Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдәге коточкыч һәлакәттә зыян күрүчеләр уртак фикергә килә алмый: тикшерү дөрес булмаганмы, әллә бөтен гаеп автобус йөртүчедәме

Зәй янындагы һәлакәттә янып беткән автобус йөртүчесе Александр Ижмуков эше буенча суд ахырына якынлаша. Соңгы утырышта кара-каршы чыгышлар булды. Прокурор гаепләнүчене алты ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем итүне сорады. Яклау ягы исә судтан, гаебе исбатланмаган булу сәбәпле, автобус йөртүчене аклауны сорый. Зыян күрүчеләрнең бер өлеше тикшерүнең сыйфатсыз башкарылуына зарлана. Аларның фикеренчә, әлеге эшне җентекләбрәк тикшерергә кирәк.

news_top_970_100
Зәйдәге коточкыч һәлакәттә зыян күрүчеләр уртак фикергә килә алмый: тикшерү дөрес булмаганмы, әллә бөтен гаеп автобус йөртүчедәме

Янып беткән автобус йөртүчесе үз гаебен танымады

Кара-каршы чыгышларда беренче булып Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов сөйләде. Ул фаҗиганың былтыр 2 июльдә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасының 52 нче километрында килеп чыгуын искә төшерде.

Тикшерү версиясе буенча, Александр Ижмуков автобусның тизлеген арттырган – сәгатенә 70 километр тизлек белән бара торган урында автобусның тизлеге сәгатенә 113 километр булган. Өстәвенә, ул барлык пассажирларның да куркынычсызлык каешлары эләктерелгәнме икәнен тикшермәгән. Ижмуковны, шулай ук, алда баручы автомобильләр белән куркынычсыз дистанция сакламауда, тизлекне сәгатенә 70 километрга кадәр киметергә хәбәр итүче билгене, юлның тарайганын исәпкә алмауда да гаеплиләр. Болар барысы да “Камаз” сөйрәп баручы “Ман” машинасының арткы ягына килеп бәрелүгә китергән. Бәрелгәннән соң ук автобус капланган һәм яна башлаган.

“Юл һәлакәтендә 14 кеше үлде, тагын өч кешенең сәламәтлегенә каты зыян килде”, - дип хәбәр итте прокурор.

Ижмуков үз гаебен танымады. Сорау алган вакытта ул тизлекне арттырмавына, техник яктан төзек булган автобусны сәгатенә 80-83 километр тизлек белән алып баруына ышандырырга тырышты. Фаҗигага 1 сәгать кала, ул үзе белән парлап йөртүчене алмаштырып, автобус руле артына утырган. Шул ук вакытта пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген искә төшергән. Ижмуков, пассажирлар бу күрсәтмәне башкарганына инандым, дип ышандырырга тырыша.

Ижмуков раслаганча, аның күз күременә берни дә комачауламаган. Шулай да, аның сүзләре буенча, “Ман” сөйрәп баручы “Камаз” автомобиле аның алдында көтелмәгәндә килеп чыккан.

“Автомобильдә яктырткыч приборлар янмый иде, анда яктылык кайтаргыч билгеләре дә юк иде”, - дип ышандыра Ижмуков

Нәкъ менә шуңа күрә дә, Ижмуков сүзләре буенча, автобус “Ман”ның арткы ягына бәрелгән дә инде. Бәрелгәннән соң, “Ман” уңга таба янтая башлаган, ә автобус – сулга таба. Автобус авышып, юлларны аера торган полосага чыккан һәм капланган. Бәрелгәч, автобус яна башлаган.

Йөртүче сүзләре буенча, ул автобустан очып чыккан һәм аңын югалткан. Аңына килгәч, яна торган автобустан пассажирларга чыгарга ярдәм итә башлаган.

Сүз уңаеннан, һәлакәттә зыян күрүчеләр үзләренә яңа торган автобустан чыгарга ярдәм итүчеләр арасында “Неоплан” йөртүчене хәтерләми. Адвокатлар исә нәкъ менә Ижмуковның салондагы арткы пыяланы алуына һәм шуннан ике пассажир чыгуына игътибар итә.

Ижмуков адвокатлары “Камаз” һәм “Ман” йөртүчеләренең бу вакытта кайда булуы, кемгә ярдәм итүе турында сорау бирде. Бу сорауны моңа кадәр никтер беркем дә бирмәгән булган. Александр Ижмуков һәм аның адвокатлары әлеге фаҗигадә “Камаз” һәм “Ман” йөртүчеләре гаепле, дип исәпли.

“Камаз” сәгатенә 40 километр тизлек белән барган

Шулай да, прокурор раслаганча, гаепләнүче позициясен шаһитләрнең, шул исәптән йөк машиналары йөртүчеләренең дә күрсәтүләре кире кага.

Алар, үз чиратларында, судта ”Ман”ның тоташтыру механизмы (сцепление) сафтан чыгуы, шуңа күрә машинаны сөйрәп барырга туры килүе турында сөйли. Йөк машиналары йөртүчеләренең сүзләре буенча, “Ман”ның арткы ягында габарит утлары янып торган һәм өчпочмак формасындагы авария тукталышы турындагы яктылык кайтара торган билге дә булган. Йөк машиналары юлның уң ягыннан сәгатенә 40 километр тизлек белән хәрәкәт иткән. Һава торышы яхшы булган. ”Камаз” йөртүче якынлашып килүче автобус фараларының яктылыгын күргәч, авария очрагын булдырмас өчен, рулен уңга – юл кырыена таба борган.

Нәтиҗәдә “Ман” да шул якка таба күчкән. Шуннан соң, машина йөртүчеләр “Ман”ның арткы ягына көчле бәрелү тойган, йөк машиналары янтайган һәм уң якка капланган. “Камаз” кабинасыннан чыккач, йөк машинасы йөртүчеләре юл уртасында яна торган автобусны күреп алган. Шул ук вакытта “Камаз”ның да бер өлеше яна торган булган.

Ижмуков белән парлап эшләүче йөртүче Качкин судта бәрелгәнне тойган мизгелдә йоклап баруын әйткән. Автобус янтайгач, ул салоннан юлга атылып чыккан. Торып баскач, Качкин автобустан кешеләрне чыгарырга ярдәм итә башлаган. Ижмуков аңа габаритларсыз фура килеп чыгуын һәм берни дә эшли алмый калуын әйткән.

Бәрелгән мизгелдә барысы да йоклый торган булган

Зыян күргән пассажирларның берсе дә диярлек һәлакәт мизгелен күрмәгән. Барысы да йоклый торган булган. Бары тик бер пассажир хатын гына бу вакытта тәрәзәгә карап барган. Ул раслаганча, автобус зур тизлек белән барган. Бу турыда ул янындагы утыргычта яткан пакетның даими рәвештә урыныннан күчеп, идәнгә төшеп китүе буенча фикер йөрткән.

“Һәлакәттән соң башта ялкын күрдем, аннан кызу була башлады, автобусны бер яктан икенче якка чайкады һәм ул капланды.Түбәдәге люк аша автобустан чыктым. Аннан соң бер йөртүченең икенчесенә көтмәгәндә генә машина килеп чыгуы, аның аны абайламый калуы турында әйткәнен ишеттем”, - дип сөйләде әлеге пассажир судта.

Исән калган пассажирларның күбесе үзләренең ут капкан автобустан атылып чыгуын турында сөйли. Куркынычсызлык каешлары турында алар болай ди: йә алар каешны эләктерү турында хәбәрне ишетмәгән, йә ишеткәннәр, тик күрсәтмәне үтәмәгәннәр.

Ижмуковның тизлекне киметү өчен техник мөмкинлеге булган, тик ул моны эшләмәгән

Кара-каршы чыгышларда прокурор берничә тапкыр кабатлады: Ижмуковның тизлекне киметү һәм бәрелешүне булдырмас өчен техник мөмкинлеге булган, тик ул моны эшләмәгән. Ул шулай ук, “Камаз” һәм “Ман”да габарит утларының техник яктан төзек булуын әйтте.

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм сораштырылган башкалар раслаганча, алар юл һәлакәте урынында йөк машиналарын тикшергәннәр һәм “Ман”ның арткы ягына берткетелгән аварияле тукталыш билгесен күргәннәр. Шул ук вакытта, “Камаз” сәгатенә 40 километр тизлек белән хәрәкәт иткән. Гаепләүче як фикеренчә, ул юл һәлакәтенең сәбәпчесе була алмый.

Прокурор 5 июльдә тикшерү эксперименты булуын хәбәр итте. Шундый ук автобус ярдәмендә фаҗига килеп чыккан әлеге юл һәлакәте очрагын кабатлап караганнар. Эксперимент нәтиҗәләре тикшерү чыгарган нәтиҗәләр белән туры килә, дип ышандыра Кәримов.

“Неоплан” автобусына урнаштырылган һәм соңрак экспертлар бетергән, бу очрак вакытлы матбугатта шау-шу куптарган видеорегистраторга килгәндә, прокурор сүзләре буенча, ул авария вакытында бик җитди зыян күргән булган. Өстәвенә, видеорегистратор язмасын башта Казанда, аннары Мәскәүдә укырга тырышып караганнар, ләкин, кызганычка каршы, бу эш барып чыкмаган. Яраксыз булу сәбәпле, аны утильләштергәннәр.

Чыгышын йомгаклап, прокурор Александр Ижмуковны алты ел ярымга гомуми режимдагы колониягә хөкем итәргә таләп итте. Прокурор шулай ук Галимовлар һәм Мельниковның мораль зыян турында таләпләрен канәгатьләндерүне сорады. Искә төшерәбез, Галимовлар зыянны 50 миллион сум , һәлакәттә хатынын һәм ике улын югалткан Валерий Мельников 4,5 миллион сум дип бәяләгән.

“Тикшерү өстән-өстән генә башкарылган”

Беренче көтелмәгән хәл: зыян күрүчеләрнең бер өлеше судта Ижмуков версиясен тикшерүне, аның никадәр дәрәҗәдә хаклы булуын ачыклауны сорый.

Кара-каршы чыгышларда әлеге фаҗигада һәлак булган Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы, физика-математика фәннәре докторы, Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Россия ракета һәм артиллерия гаскәрләре академиясенең әгъза-корреспонденты Али Алиевның тол калган хатыны Ольга Мищенкова әлеге һәлакәт буенча тикшерүнең өстән-өстән генә булуы һәм тулы күләмдә башкарылмавы турында әйтте.

“Минем өчен, зыян күрүче буларак, әлеге вакыйганың чын сәбәбен ачыклау бик зур әһәмияткә ия. Исбатлауларның бер өлешенә карата минем сорауларым бар. Беренче чиратта, тикшерү эксперименты буенча. Минемчә, аны чынбарлыкка максималь дәрәҗәдә якын итеп башкарырга кирәк иде. Ә бу очракта, хәтта фотографияләрдән дә күреп булганча, экспериментта катнашучы автомобильче-статистлар һәлакәттә катнашкан машина йөртүчеләргә караганда күпкә яхшырак халәттә булганы күренә. Эксперименты Ижмуков сөйләгәннәрне исәпкә алып башкарып карамау да мине гаҗәпкә калдырды. Әгәр “Ман”ның арткы өлешендә габарит утлары янмаса, аварияле тукталыш билгесе булмаса, вакыйга ничек барган булыр иде? Моның нәрсәгә китергәнен без белми калырбызмы?” – диде Ольга Мищенкова.

Мищенкова сүзләренчә, тикшерү вакытында дүрт кеше “Ман”да аварияле тукталыш билгесе булуын һәм аның корымлы икәнен әйткән. Бу шаһитларны судка чакыргач, алар аны тасвирлый да алмаган.

“Ә бит вазифалары буенча, алар моны белергә тиеш”, - дип әйтте зыян күрүче.

“Мин үзем бу билгене күрдем, аны миңа штрафлы тукталышта күрсәттеләр. Анда тимерчыбык эзләре юк, тикшерү ышандырырга тырышканча, ул бик нык җимерелгән кебек тә күренми. Ә бит “Ман” шактый озак янган һәм аны шундук сүндермәгәннәр”, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Удмуртия кешесе.

Мищенкова сүзләренчә, видеорегистратордагы материаллар белән флешкадагы язманың бетерелүе дә бик күп сораулар тудыра.

“Бу “Камаз” белән “Ман”ны тоташтыра торган җайланма (сцепка) түгел. Ул техник параметрлары буенча “Ман” өчен туры килми”, - дип аңлатты тәҗрибәле йөртүче-дальнобойщик.

Шуны әйтергә кирәк, Ижмуковның адвокатлары берничә тапкыр ике йөк машинасын тоташтыра торган җайланма ватылган булырга мөмкинлеген кабатлады. Шул сәбәпле, “Ман”ны бер яктан икенче якка болгаган һәм тоташтыргыч өзелгән, нәтиҗәдә һәлакәт килеп чыккан булуы бар.

Регина Галимова башка фикердә: “Мең экспертиза уздырсаң да, аңлашыла бит. Барысы да дистанцияне сакламаганга һәм тизлек режимын исәпкә алмаганга килеп чыккан. Әгәр Ижмуков кумаган булса, вакытында тукталса, барысы да исән булыр иде”.

Асфальтка шулкадәрле ягулык каян агып чыккан?

Ижмуков адвокатлары да янгын-техник экспертиза уздыруны сорады.

“Юл һәлакәте нәтиҗәсендә өч машина янды. Асфальта зур күләмдә ягулык материаллары табылды. Бу сыеклыкның каян килеп чыкканы билгеле түгел. Техник экспертиза бу урында ачыклык керткән булыр иде. Тик аны үткәрүгә каршы килделәр. Әлегә кадәр шунысы аңлашылмый, “Ман”га ни өчен ут капкан?” – дигән сорауны бирә адвокатлар.

Яклау ягы фикеренчә, тикшерү эксперименты җинаять-процессуаль кодексны бозып башкарылган. Адвокат Низамовны экспериментка кертмәгәннәр. Шул ук вакытта “Ман”ның арткы утлары пычрак булуы исбатланган. Ә экспертларга күрсәтелгән ике йөк машинасын тоташтыргыч җайланма “Камаз” белән “Ман”ны тоташтыру өчен туры килми.

Ижмуковны гаепле итеп “билгеләгәннәр”

Кара-каршы чыгышлар вакытында тикшерү экспериментына карата бик күп сораулар белдерелде. Майданчук экспериментның юл һәлакәтенең бик күп детальләрен исәпкә алмыйча башкарылуын әйтте. Искә төшерик, экспериментны 5 июльдә, һәлакәт булганнан соң ук диярлек, башкардылар. Соңрак автобусның сәгатенә 113 километр тизлек белән баруын хәбәр иттеләр.

“Мондый тизлектә транспорт берничә минут эчендә ике километр юл уза. Димәк, эксперимент вакытында озын юл профилен исәпкә алырга кирәк иде. Ә экспериментта 900 метр исәпкә алынган. Ике километрлы дистанциядә һәлакәт урыныннан ике яклы авышлык бар. Бу - йөртүче урыныннан караган вакытта, юлның берникадәр өлешен күреп булмаска мөмкин дигәнне аңлата. Куркыныч көтелмәгәндә, “Ман”ның арткы өлеше рәвешендә килеп чыккан. Ә эксперимент тигез юл профилен исәпкә алып башкарылган”, - дип әйтте Майданчук.

Адвокат автобусның тизлеге турында мәгълүмат буенча да шикләнә. Ул судның игътибарын тикшерү , автобусның алгы тәгәрмәченең тормозлау юлы 37 метр, дип раславына юнәлтте.

“Транспортның бер тәгәрмәченең генә тормозлау юлы була алмый, ул барлык тәгәрмәчләре белән тормозлый, - диде Майданчук. – Сәгатенә 113 километр тизлек булганда, автобус 40 метрны секунд эчендә узарга тиеш. Шулай итеп, бу тормозлау юлы түгел, ә ватылган тәгәрмәч юлы була. Автобус исә калган өч тәргәмәче белән тормозлаган. Ни өчен шулай килеп чыккан соң? Тикшерү эксперименты бу сорауга җавап бирмәде”.

Майданчук шулай ук ГЛОНАСС биргән соңгы мәгълүматлар автобусның сәгатенә 80 километр тизлек белән баруын күрсәтүен әйтте. Тикшерү версиясе буенча, ГЛОНАСС тизлек артуны терки алмый, чөнки аның күрсәткечләренә бик күп факторлар йогынты ясый, шул исәптән транспортны каплаучы ниндидер предметлар барлыкка килү дә. Шулай да, дәлил дәлил булып кала – теркәп куелган сәгатенә 80 километр тизлек бар, башка мәгълүматлар юк.

Адвокатлар, шулай ук, тикшерүнең мондый мәгълүматына игътибарны юнәләтә: бәрелгән вакытта автобус “Ман” тәгәрмәченә 20-30 градуслы почмак ясап тәэсир иткән. Әгәр тикшерү раслаганча, “Камаз” һәм “Ман” туры сызык буенча хәрәкәт итә дип исәпкә алсак, Ижмуков билгеле бер моментта автобусны нәкъ юл кырыена таба юнәлткән булып чыга.

“Бу ни булган инде? Камикадзе гамәле, террорлык акты йә ул бөтенләй акылдан язганмы, башкаларны да теге дөньяга алып китергә җыенганмы?” – дип кинаяләде Майданчук.

Аның сүзләре буенча, мондый почмак ясап бәрелешү түбәндәге очракта булырга мөмкин: йөк машиналарын тоташтыргыч җайланма өзелер-өзелмәс кенә булганлыктан, “Ман”ны төрле якка болгаган. Димәк, бу һәлакәттә нәкъ менә ул гаепле.

Адвокат Роман Майданчук кара-каршы чыгышлар вакытында Ижмуковны гаепле итеп “билгеләделәр” дигән версия әйтте.

“Һәлакәт вакытында югары полиция түрәсе, гадәттән тыш хәл турында комментарий биргәндә, автобус йөртүче закон буенча бөтен җәзасын алачак, дип белдерде. Шулай итеп, тикшерү өчен ачык юнәлеш билгеләнде. Башка версияләрне тикшереп тә тормадылар”, - диде адвокат.

Нәтиҗә чыгарганда каршы якларның фикерләрен исәпкә алырлармы, бу турыда хөкем карары укылганда белербез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100