Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдәге коточкыч юл һәлакәте өчен автобус йөртүчене 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә җыеналар

Зәй шәһәр суды юл һәлакәтенә юлыккан автобус йөртүче Александр Ижмуковка карата суд-тикшерү эшен тәмамлады.

news_top_970_100
Зәйдәге коточкыч юл һәлакәте өчен автобус йөртүчене 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә җыеналар

Әлеге юл фаҗигасендә 14 кешенең гомере өзелгән иде.

Ижмуков кулга алынган, аны "Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча хөкем итәләр. Аны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2 июль төнендә Зәй районында Чаллы – Әлмәт трассасының 52 нче чакрымында 28 пассажир утырган автобус юл һәлакәтенә эләккән. «Неоплан» автобусы йөртүчесе юл һәм һава шартларын исәпкә алмаган, тизлекне арттырган. Аннары бер юнәлештә баручы “МАН” йөк машинасы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән автобуска ут капкан һәм әйләнгән.

Чираттагы суд утырышы 7 февральдә узачак.

Фаҗига хроникасын биредә укый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100