news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үз тавышыннан үзе куркып уянучы Эльвира Фазлыева инстачылардан киңәш сораган

Алып баручы соңгы вакытта начар төшләр кереп борчуы турында сөйләгән.

news_top
Үз тавышыннан үзе куркып уянучы Эльвира Фазлыева инстачылардан киңәш сораган
https://www.instagram.com/elviratnv/

Җырчы, алып баручы Эльвира Фазлыева инстаграмдагы дусларыннан киңәш сорап язган.

«Сезнең кайчан да булса үз тавышыгыздан куркып уянганыгыз бармы?

Инде күптәннән йокым, начар төшләр күрү сәбәпле, үземнең кычкырган тавышым белән бүленә. Күп вакыт төшләрнең нәрсә турында икәнен дә хәтерләмим. Нәрсә булганын төшенер, тынычланыр, ә кабат кире йоклап китәр өчен вакыт кирәк була. Бу җиңел түгел.

Элек мондый хәлләр бик еш була иде, хәзер сирәгрәк. Ләкин көрәшү мөмкин түгел. Бәлки берәрегезнең мондый хәл белән очрашканы бардыр?» — дип язган ул инстаграм сәхифәсенә.

Инстаграм дуслары алып баручыга сомнолог-неврологка мөрәҗәгать итеп карарга кушканнар.

  • Алып баручы Эльвира Фазлыева: «Туган көнемне яратмыйм һәм беркайчан да бәйрәм итмим»
  • Эльвира Фазлыева кызының туган көнендә: «Чәчәкләр һәм бүләкләр алып, зиратка барам»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар