Алып баручы Эльвира Фазлыева: «Туган көнемне яратмыйм һәм беркайчан да бәйрәм итмим»
«Туган көнем миңа фаҗигане хәтерләтеп тора», — дигән Эльвира Фазлыева.
Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева үзенең туган көнен яратмый икән. Моның сәбәбен ул инстаграм сторисларында язган.
«Мин туган көнемне яратмыйм һәм аны башка беркайчан да бәйрәм итмәячәкмен. Аида минем туган көнемне бик көтеп ала иде. „Әнием, кайчан туган көнең җитә инде?“ — дип, түземсезләнеп көтә иде. Бәйрәмем җитәр алдыннан гына кызым мине мәңгелеккә ташлап китте. Ел саен туган көнем миңа шул фаҗигане искә төшереп тора. Хәзер туган көнемне нигә бәйрәм итмәвемнең сәбәбен беләсез инде», — дип язган ул.