Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина: «Онлайн концерт куймыйм, өй юам, агач агартам, коймак пешерәм»

Коронавирус «читлеккә» утыртты барыбызны. Иркен сулап яшәргә күнеккән кешелек дөньясының маңгаена чиртте. Тамашачысыннан, сәхнәдән аерылган йолдызлар аеруча кайгыга баткандыр? Җырчы Зәринә Хәсәншина коронавирус турында уйлары, аның белән ничек көрәшүе, үзизоляция режимында ничек яшәве турында сөйләде.

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина: «Онлайн концерт куймыйм, өй юам, агач агартам, коймак пешерәм»
Автор

Зәринә коронавирусны җитди авыру дип саный. Үзизоляция режимына да бик җитди карый икән.

«Вирустан саклану кагыйдәләрен үтим, кулларымны еш юарга тырышам, кунак чакырмыйм, үзем дә йөрмим. Тегәргә дә өйрәтте бу коронавирус! Битлекләр тектем, - диде җырчы.

Әлбәттә, иң беренче чиратта бу афәт безгә, иҗат кешесенең эшенә кагылды… Минем атна саен 2-3 мәҗлесем үтәргә тиеш иде. Эх, кызганыч булды… Без бит шул мәҗлес, концертлар белән яшибез. Төшенкелеккә бирелә яздым. Тик тиз арада үземне кулга алдым да, ике дә уйламыйча үзизоляция чорына авылга кайтып киттем. Монда да урамга чыккан һәрбер кешене туктаталар, штраф та салалар. Ләкин үзебезнең ишегалды да зур, шунда казынабыз. Рәхәтләнеп бакчада эшлим, саф һава сулыйм. Өйне, мунчаны юып чыгардык әле менә, җирләрне тырмаладык, агачларны буядык. Тәмле-тәмле ризыклар пешерәбез. Тик болай майлы-майлы коймаклар ашап авылда яту озакка китсә, үзем дә шул коймак кебек булып бетмәмме, дип кенә куркам. Фигура өчен бераз борчылдыра, дип әйтәсем килә инде. 

 Карантин вакытында барысы да социаль челтәрләрдә активлаштылар. Мин дә авылда ничек көн үткәргәнемне төшереп торырга тырышам. Халыкка бит, ни дисәң дә, синең тормышың кызык. Аннары, күпләр онлайн концертлар куярга тотынды. Мин бу «хәрәкәткә» кушылмаска булдым, ул туры эфирлар төшерүне гомумән аңламыйм. Үзем төшермим дә. Кешенең вакытын гына алам кебек. Ләкин шулай да, бу көннәрдә бер баянчы егет белән туры эфирга чыгырбыз, дип торабыз. Аннары, Казахстан, Төркиядәге дусларым дөньякүләм флешмобка кушылырга чакырып мөрәҗәгать иткәннәр иде, өйдә генә җыр җырлап төшерергә куштылар. Катнашам, дип вәгъдә иттем. Шуның белән генә чикләнеп торам әле бу мәсьәләгә килгәндә. 

Ләкин болар берсе дә сәхнәдә басып җырлауга тормыйлар шул… Эх, шу-у-ундый сагындым сәхнәне! Тамашачымны. И, белсәгез, инде бер ел җырламаган кебек, гастрольләргә чыгып китәсем килә… Концертларда төшерелгән видеоязмаларымны карап утырам кайчак. Рәхәт булып китә. 

Минем кешелеккә мөрәҗәгать итәсем килә. Өйдә утырыйк, кешеләр! Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк! Бармак аша карамасак иде бу вируска! Хәзер инде барысы да үзебездән генә тора. Ә бу изоляцияне март башында ук игълан иткән булсалар, бәлки күптән бу афәтне җиңеп, хәзер инде бөтенебез дә эштә булыр идек. Хәерлесе белән тәмамлансын инде, берүк тиз арада берсен бу нәрсә. Сау-сәламәт булыйк барыбыз да!» — дип фикерләрен җиткерде җырчы Зәринә Хәсәншина.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100