Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзәннәрдә серләр бар - 2 өлеш (Лилия Гәрәева)

Нурзия әбисен шашардай булып тыңлады. Ничек аңа беркем дә моңарчы әйтмәгән бу серне?

news_top_970_100

Ахыры.

1 өлеш.

Күзләре күрмәсә дә, үз өендә үзенә кирәкне җәлт кенә башкарып куя әле Шәмсеруй апа. Тиз генә чәйнегенә су салып, газга утыртты. Кызлары Сабантуй хөрмәтенә алып килгән тәм-томнарын чыгарды. Абына-сөртенә, йөгереп кенә йөрде. Аның бүген иң бәхетле көне.

Кунак кызны табын түренә утыртып, чәй эчкәнен сабыр гына көтте дә, еллар буе йөрәген тырнап, җан тынычлыгын алган сорауны бирде:

— Нурдидә үзе кайда? Ник кайтмады ул?

Нурзия бу сорауны көткән иде, җавабы да әзер иде. Ләкин үзенә инәлепләр баккан карт анага карап, әйтергәме, әйтмәскәме дигәндәй, бер мәл төртелеп калды.

Нурзияне әбисе белән әнисе үстерде. Алар яшәгән кышлакта кеше күп түгел иде. Барысы да бер нәсел балалары, балчыктан йортлар корып, бер кышлак булып көн күрәләр. Шофер булып эшләгән әтисе монда сирәк күренде. Аз сүзле әбисе дә, эштән бушый алмаган әнисе дә кырыслар иде. Мәктәп яшенә кергәч, кышлактагы башка балалар шикелле үк, Нурзияне дә интернатта яшәп укырга бирделәр.

Кыз мәктәпне тәмамлыйсы елны әбисе авырып китте. Алай-болай булып китсә, бәхилләшеп калсын дип, Нурзияне дә алып кайттылар. Әбисе телендә иде әле. Кызга түрдәге яшел сандыкны ачарга боерды:

— Анда яулыкка төргән хатлар булырга тиеш. Эзләп ал шуларны? Болар әниеңнең хатлары!

Нурзия, гаҗәпләнеп, әнисенә карады.

— Син башка хатыннан туган кыз, бу синең үги әниең, — диде әбисе. — Әниеңне әтиең мамык басуында эшләгәндә урлап алып кайткан иде. Яшь кенә кыз иде. Бездә каласы килмәде аның, әллә ничә тапкыр качарга тырышты. Безнең бу тау арасыннан кая кача алсын?! Әтиең артыннан куып тотып, ничә алып кайтты. Ә бу хатларны ул үзенең туганнарына дип язып, койма аша ташлый торган булган. Күршеләр табып, миңа кертеп бирәләр иде. Әнә шулай сандыкта ята бирде алар, берсен дә ташламадым…

Нурзия әбисен шашардай булып тыңлады. Ничек аңа беркем дә моңарчы әйтмәгән бу серне?

— Ул хатын хәзер кайда соң? — дип сорады ул әбисеннән. — Ул исәндер бит?

Әбисе, сызлангандай, йөзен җыерып, уфтанып куйды.

— Сине тапкач, озак яшәмәде ул… Кайнарланып, кызышып берничә ай авырды да, бакыйлыкка күчте…

Нурзия, битен ике кулы белән каплап, тезләренә сыгылып төште. Йөрәгендә ниләр кайнаганын беркемгә дә аңлата алмас ул бу мизгелдә. Бурап-бурап яуган кар өермәседәй, «Ничек? Ник? Ни өчен?» дигән сораулар бөтерелде аның җанында. «Ничек урлап алып кайтырга була кешене? Ник үлгән аның әнисе? Ни өчен Нурзиягә дөресен әйтмәгәннәр, нигә яшергәннәр?» Үлем түшәгендәге кеше янында артыгын сөйләшү дөрес булмаса да, Нурзия тезләреннән башын күтәреп, сораулы карашын әле әбисенә, әле әнисе белән әтисенә төбәде.

— Ник җибәрмәдең син аны? — Нурзиянең бу соравы әтисенә иде.

— Яраттым… Чибәр иде ул… — әтисенең сүзләреннән кызның нәфрәте көчәйде генә.

— Яраткан кешене ирексезлиләрме? Аның туганнары турында бер дә уйлап карамадыңмы? Алар беләме бу хакта?

«Юк», дигәндәй, әтисе башын гына кагып куйды.

— Курыктык без. Белеп алсалар, әтиеңне утыртырлар дип курыктык. Шуңа күрә җибәрмәдек. Ә күршеләр — алар үз туганнарыбыз, алар бу серне беркемгә дә ачмады, — әтисе өчен кызга җавапны әбисе бирде.

— Әнинең туганнары исән микән әле? — Нурзиянең уенда яңа бер фикер яралып килә иде.

Мәктәпне яңа тәмамлаган япь-яшь кызга ерак сәфәргә тәвәккәлләү җиңел генә булмады. Әзерләнү-җыенулар белән елга якын вакыт узды.

Тәрәзә төпләрендә ал яраннар үскән зәңгәр капкалы йортка курка-курка гына үтте Нурзия. Кагылыйммы-кагылмыйммы, дигән шикелле, зәңгәр ишек тоткасына бер үрелде, бер чигенде… Кайдадыр еракта гармун тавышы, җыр ишетелгәндәй булды. Чең-чең килгән кыңгырау тавышы аңа көч өстәде, Нурзия сак кына ишекне какты…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100