Үзәннәрдә серләр бар - 1 өлеш (Лилия Гәрәева)
— Әни, китим инде Сабира апалар белән! Ичмасам, без дә бераз кешечә яши башлар идек. Әни дим? – Менә ничә көн инде шушы сүзләре белән Нурдидә әнисенең йөрәк итен ашый. Авылга Сабантуйга кайткан күрше апасы белән Үзбәкстанга китмәкче.
Сабирасын да әйтер иде инде… Ник башын әйләндерә япь-яшь кызның? Анда, имеш, эшләгән өчен акчасын түлиләр… Имеш, анда җылы, имеш, тамагы туяр, сезгә дә ярдәм итәр. Ни йөрәге белән җибәрсен ул газиз баласын җиде ят арасына? Җиткән кызга кем генә күз салмас та, кем генә кул сузарга омтылмас…
Әйтеп тә карады, сүгеп тә, хәтта елап та карады Шәмсеруй апа, ләкин кызын уеннан кире кайтара алмады. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле кул белән унбишәр сыер савып, тәмам йончыган Нурдидәнең тизрәк бу авыр тормыштан котыласы, Сабира апасы шикелле матур итеп киенеп, авыл Сабан туенда мәйданнарны бер урыйсы килә иде.
Ахырдан түзмәде, Сабира янына үзе китте Шәмсеруй апа. Котыртмасын кызын әллә ниләр сөйләп!
— Шәмсеруй апа, мин котыртмыйм. Ләкин ничек яшәгәнегезне үзең дә беләсең. Ни көтә алда Нурдидәне? Һаман да шул бушка колхозга эшләп йөрүме? Өегез өстегезгә җимерелергә тора. Анда, ичмасам, эшләгән өчен акчасын да түлиләр. Мамык фабрикасына биш куллап алачаклар. Ел да яныңа кайтып йөрер, тормышыңны бөтәйтергә булышыр. Әле артыннан ничә сеңлесе үсеп килә бит, аларның да өс-башын карыйсы юкмыни?
Эх Сабира, иң авырткан җирләренә генә басасың ла йөрәкнең! Өсләренә юньле өс-баш юклыктан, кызлар быел Сабантуйга да бара алмадылар. Аларның мәйдан ягына карый-карый боегышканнарын күрү Шәмсеруйның йөрәген парә-парә телмәдеме әллә?
— Укыйм дисә, Үзбәкстанда да укырга була. Укымаса, эшләр… Фабриканың үз торагы бар, кешедә яшисе түгел…
Шәмсеруй апаны тәмам күндерде Сабираның сүзләре. Чынын әйтә лә, ни бар инде ул балага бу колхозда? Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр фермадан кайтып керми. Сыер җилене тартып, куллары бирчәеп бетте әнә. Егерме яшьлек кызның кулы димәссең дә…
Кара сарыкның көздән туган бәтиен Сабантуйлар узуга суярбыз дип тора иде Шәмсеруй апа. Кызын озатасы булгач, аны тулысы белән сатып кына җибәрде дә Әтнә базарыннан көрән кәвеш белән, чуар күлмәклек алып, Нурдидәгә яңа күлмәк тектерде. Калган акчасы юллык кына иде.
— Барып җитү белән хат язып сал! — дип күз яшьләренә коенып озатып калды Шәмсеруй апа кызын. Алар утырган атлы арба күздән югалып, юл тузаны чирәмле сукмакка сузылып ятканчы, кулын маңгаена куеп, артларыннан мөлдерәп карап торды. Кабат күрә алыр микән бәгырь кисәккәен?
Нурдидәнең хаты алай озак көттермәде үзе. «Әйбәт кенә барып җиттек. Әлегә Сабира апаларда яшәп торам, аннары тулай торактан урын бирәселәр. Килү белән эшкә алмадылар, башта өйрәнчек булып йөрисе икән. Мондагы тавыш, мондагы тузан! Татар кызлары да күп», — дип язган. Баласының кыйгачлап чигеп кенә баргандай тезгән тигез хәрефләренә Шәмсеруй апаның күз яшьләре тамды.
Яңа ел алдыннан почтага барып, көрән сургучка түгәрәк мөһер төшерелгән агач әрҗә күтәреп кайтты Шәмсеруй апа. Баласының беренче посылкасы! Чәер исе бөркеп торган бәләкәй әрҗәне баласын кочагына алгандай кысып кочаклады ул. Кызының кул җылыларын тойгандай булды. Капкачын ачуга, өйгә хуш ис таралды. Кәгазь төргәкләр өстендә хаты бар иде. «Борчылып тормагыз. Эшлим, торуым тулай торакта. Биш кыз бер бүлмәдә яшибез. Эшебез өч сменалы. Инде тавышка да ияләнеп киләм. Хезмәт хакы алай зур булмаса да, яшәргә җитә. Үземә плүш бишмәт белән бер куфайка алдым. Калганын сезгә җибәрәм, яңа өйгә ничек тә тырышырбыз, әни», — дип язган иде Нурдидә. Өрекләр, кара җимешләр астында кәгазьгә кат-кат итеп төргән кәгазь акчаларны Шәмсеруй апа сандык төбенә яшерде.
Хатларны еш язды Нурдидә. Әнисенең өзгәләнеп хәбәр көткәнен белә бит. Соңгысында «мамык җыярга бер ерак колхозга җибәрәләр, анда хат язарга җай булырмы, яза алмасам, борчылып тормагыз», дип язган иде.
Сабира апасы шикелле, бидәр чәчәкле матур күлмәк, ялтыравык туфли киеп, Сабантуй мәйданнарын бер әйләнәсе килсә дә, быел бәйрәмгә кайта алмады кыз. Ике елның ялын бергә кушып алырга була, дигәч, киләсе елга озаккарак кайтырмын дип ниятләп куйды. Почтальон хатын ай саен Шәмсеруй апага кызыннан акча килү турында кәгазь тоттырды. Сандык төбендәге акча янчыгы шактый калынайды. Сеңелкәшләр дә кырык ямаулы киемнәрен салып, апалары җибәргән ситсадан өс-баш яңарттылар. Кызыннан посылка килгән саен, Шәмсеруй апаны бер яктан горурлык басса, икенче яктан баласын кызганып яшен түкте. Бу акчаларны, бу бүләкләрне үз авызыннан өзеп җибәргәнен белә бит ул. Фабрикада да өеп бирмиләрдер акчаны…
Әллә чынлап та бик караңгы кышлакка җибәрделәрме, өч айлап инде Нурдидәдән хат та, хәбәр дә юк. Кызының элеккеге адресына җибәргән хатлары да бераздан кире кайтты. Аптырагач, туганнарыннан адресын алып, Сабирага язып карады. Авылдашыннан алган җавап әни кешене түшәккә үк екты. «Шәмсеруй апа, Нурдидәләрне сентябрь башында мамык җыярга җибәргәннәр иде. Алар белән киткән кызлар кайтты, Нурдидә — юк. Аны төшке аш әзерләргә кыр станына билгеләгән булганнар. Мамык җыючылар өйләгә җыелгач, Нурдидәне таба алмаганнар. Җир йоткандай юкка чыккан. Син, алай да, артык борчылма инде. Без монда милициягә хәбәр иттек. Үзбәк егетләре татар кызларына тәкать тота алмый, берәрсе урлап китмәдеме икән дигән шигебез бар. Кеше энә түгел, табылыр…» — дип язган иде ул.
«Ы-к», — дигән тавыш кына иңрәп чыкты ана йөрәгеннән, телсез калып, идәнгә авып төште. Сизде бит ул баласына куркыныч янаганын, ярдәм сорап, ничә кат төшенә керде Нурдидә. Тар гына караңгы чокырга егылып төшкән дә, чыга алмый ята икән, имеш. Сагынадыр, кайтасы киләдер, дип юрарга тырышты Шәмсеруй апа ул төшләрне.
Урыныннан тора алса, кызын эзләргә җәяүләп тә чыгып китәргә риза ул. Йөрәге генә кузгалырга ирек бирми менә. Аз гына башын калкыттымы, күкрәгенә мең энә чәнчә, тыны куырылып килә. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга, Нурдидәне кайлардан эзләп табарга дип, чарасызлыктан бәргәләнде Шәмсеруй апа. Авызын ача алса да, сүзләрен әйтә алмый, торыйм дисә, урыныннан кузгала алмый… Ул күңеленнән бары тик Аллаһы Тәгаләгә ялварып, аннан гына рәхим-шәфкать сорый ала.
…Яшисеңме син, интегеп җан гына асрыйсыңмы — тормыш аңа карап тормый. Һәр көнне Нудидәдән яки Сабирадан берәр хәбәр көтте Шәмсеруй апа. Көтә-көтә, кышлар үтеп, язгы кояш җирне кар-боздан әрчеде. Бер дә язмады түгел Сабира, ара-тирә язгалады. Нурдидә өчен үзен дә җаваплы тоя һәм шушы хәл килеп чыкканга Шәмсеруй апа алдында бик кыенсына иде. Ләкин аның хатларында җан җылытырдай, күңелдә өмет кабызырдай яңалыклар гына юк иде. Суга төшкәндәй юкка чыкты Нурдидә. Исәнме ул, әллә инде… юк, юк, андый уйны башына кертергә дә курка Шәмсеруй апа!
Язлар җиһанга һәрчак шифа алып килә. Бер тереклек әсәре калмаган җир уяна, кабаттан гөрләп тормыш кабына. Кыш буе урыннан тора алмаган анага да язның шифасы тиде. Башта сүзе чыкты, әкренләп йөрәгенә гайрәте кайтты, аркасын зур ястыкка терәп, торып ук утырды.
Нурдидәнең элеккеге класс җитәкчесе Мөршидә белән сөйләшеп, кызы эшләгән фабрика җитәкчесенә хат язарга булды Шәмсеруй апа. Сабирадан белешеп, адресларын кулга төшерде. Алардан килгән җавап хаты рус телендә иде. Бер авыз сүз белмәгән Шәмсеруй апа кабат Мөршидәгә килде. «Милиция бу хакта белә. Эзлиләр. Табылу белән хәбәр итәрләр…» ише коры сүзләр генә язылган иде анда. «Ни гомердән бирле эзләп, ничек таба алмыйлар икән соң инде? Эзлиләр микән соң?» — дип әрнеде Шәмсеруй апа.
«Сабантуйга кайтырмын», — дигән иде Нурдидә. Менә инде ничә еллар, июнь җитсә, кызын көтә Шәмсеруй апа. Никтер нәкъ Сабантуй җитәрәк ишектән баласы кайтып керер кебек тоела аңа. Кызын кайчан да бер күрү өметен өзмәде ул. Нурдидәдән соң үсеп килгән ике кызы инде күптән кияүдә, үзләре әни. Нурдидә белән бергә мәктәптә укып, фермада эшләргә калган кызлар да күптән гаилә корып, инде аларның үз кызлары кияүгә бирер яшькә җитте. Аларны күргән саен үзәге өзелә Шәмсеруй апаның. Аның кызының да йөзләрен шулай җыерчыклар ермачлады микән? Аның да чәчләренә көмеш чыклар төшкәндер. Аның да балалары шулай зур үскәннәрдер. Баласының исәнлегенә бер генә мизгел дә шикләнмәде ул. Ана йөрәге сизәр иде, исән аның кызы!
Картайды Шәмсеруй апа. Күзләре бик сынатты. Аның яшьтәшләре — авыр сугыш елларында үзле балчыкка бата-чума аркаларына асып симәнә орлыгы ташыган, иртән кояштан алдарак торып, кәкре урак белән гектарлаган басуларны урган хатыннарның күбесе бакыйлыкта инде. Шәмсеруй апа яши әле. Аның әле кызын күрәсе бар, ул кызын көтә. Нурдидә җибәргән акчаларны кушып салган өйнең бүрәнәләрен кытыршы учы белән сыпырганда, баласын сөйгәндәй була Шәмсеруй апа. Йөрәген инде миллионнарча тапкыр «никләр җибәрдем» дигән үкенеч телеп үтә. Күз яшьләрен бирчәйгән бармаклары белән сыпырып ала да, ничә еллардан бирле тарта-тарта шомарып, кечерәеп беткән тәсбих төймәләренә үрелә. Тәсбихны алганда, кулы йомшак сөлгегә орынып үтә. Сабантуйга дип әзерләп куйган бүләге ул Шәмсеруй апаның. Ел да шулай адарынып, кибеттәге иң йомшак, иң матур сөлгене сайлап алдырта кызларыннан. Әле дә менә урам башыннан гармун, шөлдерле ат тавышлары ишетелгәнне көтә. Бүген Сабантуйга бүләк җыясылар.
Тәсбих тарта-тарта, уйларына бирелеп киткән Шәмсеруй апаны ишеккә кемнеңдер кагылуы сискәндереп җибәрде. Күзләре рәтләп күрмәсә дә, колагы сак аның. Күрше-күлән, кызлары-мазар булса, болай шакып тормаслар иде. Шәмсеруй апа өстәл-урындыкларга таяна-таяна өй алдына чыкты. Аның: «Кем бар?» — дигән соравына йомшак кына хатын-кыз тавышы җавап кайтарды. Ананың йөрәге дерт итте. Кызы Нурдидәнең тавышына охшаган түгелме соң? Каударланып килеп, ишекне киереп ачып җибәрде ул. «Нурдидә! Нурдидә, кызым!» — Шәмсеруй апа кулларын сузып, ишек уемыннан кызын эзләде. Сизгер бармаклары зифа гәүдәле яшь кенә кызыкайга орындылар. Юл тузаны сукмакка ятканчы кулын маңгаена куеп озатып калганда, Нурдидә дә шундый зифа, яшь кенә иде бит. Шәмсеруй апаның бармаклары йөзен сыйпаганына кунак кыз сабыр гына тора бирде. «Син Нурдидә түгел бит?» — карт ана, инәлеп, гаҗизләнеп, кызга төбәлде. «Мин Нурзия. Нурдидәнең кызы…» — дип җавап бирде йөрәгенә газиз тавыш иясе...
Ахыры бар.