Зөлфәт Зиннуров "Татар радиосы"на кире кайткан!
Шоумен, популяр алып баручы Зөлфәт Зиннуровның тавышы бүген "Татар радиосы"нда иртәнге тапшыруда яңгырады. Кайчандыр шул ук радиода ди-джей булып эшләгән Зөлфәт Зиннуров кире кайтканмы әллә? Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә үзе сөйләде.
- Зөлфәт абый, "Татар радиосы"нда бер эшләп алган идең, әллә киредән кайтырга булдыңмы? Бүген иртән синең тавышыңны ишеттем әле. Сине һәркөнне радиодан тыңлый алачакбызмы?
- Әлегә билгесез шул...
- Ягъни сине баштан сынап карыйлар?
- Шулайрак. Үзем дә белмим, әлегә бер атна эшләячәкмен, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.
"Татар радиосы"ның оештыручысы - "Барс медиа" ширкәтендә үзгәрешләр булды, аның 20 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе Марат Гәрәев эшеннән китте. Бу үзгәреш тә шуңа бәйлеме икән әллә?