Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шоу-бизнесның "әтисе" Марат Гәрәев үзенең баласы “Барс-медиа”ны ташлап китте: ятим эстрадага хуҗа табылырмы?

“Bars-media” компаниясе егерме ел дәвамында татар эстрадасы өчен эшләде. Әлеге оешманың җитәкчесе Гәрәев Марат Мәүлетович бу көннәрдә җитәкче вазифасын башка башкармаячагын белдерде. "Шоу-бизнес өлкәсендә мин дә, кызым да башка эшләмәячәк", - дип хәбәр итте ул "Ватаным Татарстан" газетасында. Димәк, аның урынына яңа җитәкче киләчәк. Ә яңа җитәкче – ул үзгәрешләр. Компания кайсы якка үзгәрер, “Татар җыры” фестивален нинди үзгәрешләр көтә?

news_top_970_100
Шоу-бизнесның "әтисе" Марат Гәрәев үзенең баласы “Барс-медиа”ны ташлап китте: ятим эстрадага хуҗа табылырмы?

"Төрле якка тарткалаганчы, китәргә кирәк, дигән фикергә килдем"

"Bars-media" Татар Медиа Группасы Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев "Ватаным Татарстан" газетасына үзенең һәм кызы Динәнең тулысынча шоу-бизнесан китүен әйтте. Марат Мәүлетович компанияне егерме бер ел җитәкләде.

"Тәүлек буе эшли торган татар телле радио ачтык, татар музыкаль телевидениесен булдырдык, продюсерлык үзәге төзеп, берничә дистә җырчы үстердек. Татар эстрадасы җырчылары өчен дөнья чемпионаты дәрәҗәсендә булган “Татар җыры” брендын, аннары “ТМТВ премиясе” кебек башка танылган лейбллар булдырдык. Аудиокассеталар чыгарудан башлаган идек, бөтен форматларны куллана барып, интернетта сатуга килеп җиттек. Барлыкка килгән бөтен заманча форматларны эшебездә кулландык. “Барс-медиа” – иң заманча, креатив эшчәнлек алып барган, заман таләпләренә җавап биргән контент тудырган компания дип саныйм", - дигән Марат Гәрәев.

Әлеге бизнестан ни сәбәпле китүен Марат Гәрәев акционерлар белән уртак фикергә килә алмау аркасында дип аңлаткан.

"Мин бер төрле фикер йөртәм, алар үсеш стратегиясен башкача күрә. Аларның планын мин дөрес дип санамыйм. Төрле якка тарткалаганчы, китәргә кирәк, дигән фикергә килдем", - дип сөйләгән ул "Ватаным Татарстан" газетасына.
Акционерлар барлыгы өчәү: Марат һәм Камил Гәрәевлар һәм Башкортстандагы вәкилләр. Марат Гәрәевне "Барс медиа"ның хуҗасы дип саныйлар иде. Чынлыкта аның "Барс"та нибары 25 процент кына өлеше бар икәнлеге билгеле булды. Димәк, компания белән идарә итәр өчен контроль пакет аның кулында түгел.

Марат Гәрәев үзенең акцияләрен абыйсы Камил Гәрәевның 60 яшьлек юбилеена бүләк итәчәк. Аның сүзләренчә, акцияләр акчалата 60 миллион сумга тарта. 

Рифат Фәттәхов: “Башка кешеләр эшләп карасын”

Продюсер Рифат Фәттәховка шалтыраттык.

“Безнең эшләү системабыз уртак, шуңа күрә аларның эшчәнлеген карап барам. Марат Мәүлетовичның киткәнен дә ишеттем. Бу хакта төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйм. Ул аларның эчке эшләре бит. Вакыт үтсен бераз, башка кешеләр эшләп карасын. Соңыннан гына ниндидер сүзләр әйтергә яраячак”, - дип җавап бирде Рифат Фәттәхов.

ИлСаф: “Марат Мәүлетовичның китүе миңа ошамый”

Җырчы ИлСаф та үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, Марат Мәүлетович татар эстрадасы өчен күп эшләгән.

“Белмим, акционерлар тарафыннан нинди аңлашылмаучанлыклар килеп чыккандыр. Һәм белергә дә теләмим. Шулай да бу хәбәргә мин гаҗәпләндем. Егерме ел дәвамында Марат Мәүлетович бик күп эшләде. “Татар җыры”на тиңләшерлек фестивальләр юк. Эшләп карыйлар, ләкин булып чыкмый. Шуны гына әйтә алам: аның китүе миңа бер дә ошамый. Миңа калса, әллә нәрсә үзгәрмәс тә. Белмим, карарбыз”, - диде җырчы.

“Кызганыч, чын, кызганыч”

“Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров та әлеге вәзгыятькә үз фикерен белдерде.

“Хәбәрне кичә генә ишеттем. “Bars-media” – бүген әйдәп баручы компания. Алар татар шоу-бизнесын күтәрделәр. Бу күренеш, минем өчен, кызганыч. Өстәвенә урын кешесе дә килергә тиеш. Белмим, нәрсә булып бетәр. Марат Мәүлетович татар һәм башкорт эстрадасын берләштерүгә өлеш кертте, эстрадада кагыйдәләр булдырды. Яңа кеше килсә, үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. “Үзгәреш җиле” ягына борырлар микән, белмим. “Bars-media” беркайчан да билетлар таратып йөрмәде, ә үзгәрешләр таратты. Кызганыч, чын, кызганыч”, - ди ул.

“Әлеге бизнес халыкка кирәк”

“Bars media” компаниясенең эшчәнлеген тәнкыйтьләүче журналистлар бар. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әйтүенчә, компаниянең егерме бер эшчәнлек дәверендә уңышлы һәм уңышсыз еллары да булды. Гөлнара белән дә аралашып алдык. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Марат Мәүлетович һәм аның кызы Динә Маратовнаның шоу-бизнес өлкәсеннән китүе хакында беренче булып "Ватаным Татарстан" баш мөхәррире Гөлнара Сабирова язды.

“Марат Мәүлетович хөрмәткә ия, чөнки ул татар дөньясына татарча шоу-бизнес дигән төшенчә кертте, коммерцияле җырны күрсәтте һәм яшьләрне татар җырына җәлеп итте. Заманча форматлар уйлап табылды, татар дискотекалары оештырыла башлады. Ул беренчеләрдән булды. Марат Мәүлетович җыр аша татар теленә уңай караш тудырды. Ул күп кешеләр эшләмәгәнне эшли алган кеше. Динә дә милли җанлы кеше, аларның гаиләсендә татарча сөйләшү таләп итеп куелган. Ул да әтисенең юлын дәвам итте. Бүген аларның икесенең дә китүе көтелмәгән, аянычлы һәм күңелсез хәбәр. Әлбәттә, алардан соң килгән кешеләр Марат Мәүлетович булдырган традицияләрне дәвам итәр дип ышанасы килә”, - дип сөйләде Гөлнара.

Гөлнара Сабирова үзе дә журналист, шуңа күрә татар дөньясына кагылган чараларга ул тәнкыйть күзлегеннән дә карый.

“Әлбәттә, начар җырлар, камил булмаган шигырьләр, сүзләр, җырлый белмәгән җырчылар дип тәнкыйтьләргә була. Алар белән турыдан-туры сөйләшеп, тәнкыйть белдергән бар. Бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: алар бизнесменнар, әлеге эш аларның шәхси бизнеслары. Беркем дә беркемне дә мәҗбүри “Татар җыры”ны йөртми. Декабрь аенда булган “Татар җыры”на августта билетлар сатып алалар. Калган концертларында да заллар тулы. Димәк, әлеге бизнес халыкка кирәк. Ә бизнесмен гел халыкка кирәк бизнесны сайлый. Шуны да онытмаска кирәк: татар җыры, татар көрәше халыкны саклаячак”, - дип сөйләде Гөлнара Сабирова.

Илшат Әминов: “Марат Гәрәев – бөек татарларның берсе”

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе белән “Bars-media” компаниясе узара көндәшләр дип әйтергә була. Шулай да “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Марам Мәүлетович турында начар фикердә булучыларга, аны яклап, мөрәҗәгать иткән.

“Аноним рәвештә, үзләренең йөзләрен яшереп, ямьсез сүзләр язып утыручыларга җавап итәсем килә. Марат Гараев – ул татар эстрадасына зур өлеш керткән сәләтле һәм уңышлы продюсерларның берсе. Ул татар “Шоу-бизнес”ына нигез салучы, һәм моның белән дә беркем дә бәхәсләшә алмый. Продюсерлык үзәген булдырды. Әлеге үзәк яшь башкаручыларга үз юлларын табуда ярдәм итте. Ә бу җиңел эш түгел. Ашаган белми, тураган белә, диләр татарлар. Һәр кешедә әлеге өлкәдә уңыш яулый алмый. Марат Гәрәев эшләгәннең 5 процентын булса да эшләп карагыз. Менә аннан соң гына бәхәсләшеп йөрерсез. Диванда ятып, кемнедер тәнкыйтьләү җиңел. Татарда эшләргә сәләтле кешеләр әз, ә, кычкырып, тәнкыйтьләүчеләр күп. Милләтебезнең зур бәласе шунда. Марат – бөек, әйе, курыкмыйча әйтәм, бөек татарларның берсе. Ул төрле карарлар кабул итәргә, сәхнәгә яңа формалар һәм жанрлар кертергә курыкмаган. Дан һәм хөрмәт аңа!” - дигән Илшат Юнысович.

“Җыр сәнгате белән бизнесның кушылуын күңел кабул итми”

Язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән дә элемтәгә кердек. 

“Ишетмәгән идем. Бу хакта нәрсә дип әйтим?! Мин шоу-бизнес белән кызыксынмыйм, “Татар җыры” фестиваленә дә йөрмим. Мин фанат түгел. Татар эстрадасының язмышы мине, әлбәттә, борчый. Шоу-бизнес проблемаларын эчтән төпләп белмим. Шуны гына әйтә алам: бүгенге җырчыларның җырлары, гомумән, сыйфат ягыннан бик түбән. Ни сүзләре, ни көе...”, - дип сөйләде язучы.

Аның фикеренчә, татар җыры бизнес белән тиңләшергә тиеш түгел. “Әйе, Гәрәевлар бизнесменнар. Элекке кеше буларак, шуны әйтәсем килә: җыр сәнгате белән бизнесның кушылуын күңелем кабул итми. Сәнгатьне акча эшләү өчен кулланулары, әлбәттә, сәнгатьнең үзенә йогынты ясамыйча калмый. Ә бизнеста бер кеше килә, икенче кеше килә. Тагын берсе дилбегәне кулга алачак та җигәчәк. Монда проблема юк”, - диде Ркаил Зәйдулла.

Язучы Разил Вәлиев исә бу хакта шулай ук бездән генә ишетте. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе берни дә әйтә алмаганын гына җиткерде.

Гөлнара Тимерҗанова: “Кешеләрне рәнҗетүләре кире үзләренә кайта”

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова “Интертат”ка биргән әңгәмәсендә “Bars-media” компаниясе турында тискәре фикерен белдергән иде. Аның белән дә сөйләшеп алдык.

“Әле ишеттем, рәхмәт. Анда Марат Мәүлетовичның абыйсы Камил дә эшли бит. Шулар талашканнардыр. Берәрсе булгандыр, күрәсең. Туганнарның уртак бизнес булдырырга тиеш түгел. Татарларда да шундый ук әйбер. Мәсәлән, “Алмаз-Холдинг”, берсе бер якка каера, икенчесе – икенче якка. Шулай була инде ул дөньяда! Мыскыл итеп, ялганлап йөргәч, эшләр дә уңышлы булмый”, - диде Гөлнара.

Шулай ук җырчы компаниягә яхшы продюсер кирәк булуын әйтте. “Яхшы продюсерлары булса, эшләре алга барыр. Акча эшләү максаты белән генә эшләргә кирәк түгел. Хәзер билгеле бер система булдырылган бит. Бераз үзгәрешләр кертсәләр дә була”, - дип сөйләде җырчы.

Римзил Вәлиев: “Әле яңа проектлар юк, инде булдырылганнары юкка чыкмасын”

“Бу хәбәрне бик сискәнем кабул иттем. “Bars-media” иң беренче булып эстраданыы хосуси теләк белән яңа дәрәҗәгә күтәрде. Алар башлаган вакытта татарча кассетадан җыр тыңлау хыял гына булып күренгән инде. Ул кассеталарда, аннан соң дискаларда бары тик чит ил җырлары, рус музыкасы гына була дип уйлый идек. Бу – чын көчле индустрия. Бизәлеше, аранжировкалары сыйфатлы. Әгәр дә алар эшләгәнне президент указы яки махсус дәүләт программасы белән эшләсәң дә, бу дәрәҗәдә булмас иде. Марат Гәрәев һәм аның командасы шаккатырып эшләде. Әйе, алар белән бәхәсләшкән чак та булды. “Bars-media”ның проектлары алдынгы һәм заманга якын. Әлбәттә, хәзерге эстрададагы “шырдым-бырдым”нарны өлкән буын яратмаса да, яшьләргә заманча кирәк”, - дип сөйләде журналист.

“Bars-media” компаниясе “Татар радиосы”н һәм “TMTV” телеканалын булдырды. Римзил Вәлиев әлеге проектларны да телгә алды.

“Радио белән телевидение булдырдылар. Әлеге эшләрне дәүләт эшләргә тиеш. Шулай ук күп җырчылар “Bars-media” аркылы танылдылар. Бүген эстрадага тәэсир итердәй проектлар юк. “Үзгәреш җиле” дә йогынты ясый алмады. Шуннан соң әйтәсем килә: өлкән буын буларак минем, мәсәлән, машинада барганда, татарча музыка ишетәсем килә. Марат Гәрәевның китүе минем өчен аяныч. Маратның үзе белән дә аралаштым. “Башка эш белән шөгыльләнәм”, - ди. Әле яңа проектлар юк, инде булдырылганнары юкка чыкмасын. Бу – куркыныч күренеш. Егерме ел буена эшләгән эш заяга булмасын, таркала күрмәсен”, - дип өстәде ул.

Әлеге яңалык күп сораулар булдырды: "Bars-media" компаниясен нинди үзгәрешләр көтә? Татар эстрадасы сагына кем килер? Марат Гәрәев булдырган система сакланып калырмы? Болар барысы да әлегә риторик сораулар, ләкин ышаныйк: әлеге сорауларга җавап уңай булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100