«Ютуб аша акча эшләүгә кызыктым»: ДЦП диагнозлы кыз үзенең каналына рецептлар төшерә
Кукмара районы Өркеш авылында яшәүче Рузилә Ризвановага тумыштан церебраль паралич диагнозы куелган. 34 яшьлек кыз үзенең You Tube каналында ризыклар пешерергә өйрәтә. You Tube каналы ярдәмендә ул үзенең хыялын чынга ашырырга тели.
«Бик вак әйберләрне бармаклар белән тотарга җайсыз»
Рузилә Ризванованың You Tube каналыннан токмач ясаган видеосын карадым. Караган вакытта бер дә кызганмадым түгел, тик «Теләге булган кеше өчен бернинди киртәләр юк!» — дип уйлап утырдым. Ул үзенә буйсынырга теләмәгән бармакларын җайлап кына тыңлата да, пычак белән берәм-берәм токмач кисә. Рузилә һәр киселгән токмачка яратып карый кебек.
Зәңгәр чалма бәйләгән, сәламәтлеге чикләнгән ханымның күп тырышлыгы токмач кискән видеосы артында кала. Ул алдан ук камыр баскан, төшерү өчен камераны көйләгән, җайлап куйган. Болар сәламәт кеше өчен дә җиңел бирелми: бер үк вакытта эшләү, сөйләп бару һәм кадрга туры килү.
Бер видеоны караганнан соң күпмедер дәрәҗәдә барлыкка килгән кызгану, Рузиләнең үзе белән танышып аралашканнан соң, соклануга алмашты.
Рузилә белән мин «Вконтакте» челтәре аша языштым, ул бер хатасыз чиста татарча яза. Татарларның барысы да шулай язышса иде ул! «Телефон аша минем сөйләшүемне аңламассыз», — диде Рузилә, тик каналындагы видеоларда аның әйткән һәр сүзе аңлашыла.
Рузилә Ризванова тумышыннан беренче группа инвалид, ул тугыз яшеннән генә йөреп киткән. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаган, аннан соң тугызынчы сыйныфка кадәр өйгә килеп укытканнар, чөнки мәктәпкә кадәр ерак йөрисе булган. Мәктәпне тәмамлагач, ул ТИСБИда юрист белгечлеген үзләштергән, тик авылда яшәгәнгә, белгечлеге буенча эшли алмаган.
«Мин компьютерны үзем үзләштердем, беркем дә өйрәтмәде. Үзем эшләргә бик яратам, эшләгәч вакытым да тизрәк үтә, әнигә дә ярдәм була. Өйдә тузаннар сөртәм, савыт-саба юам, бакчада суган, чөгендер алам. Инвалид булсам да, үзем эшли алганны башкарырга тырышам, тик бик вак әйберләрне бармаклар белән тотарга җайсыз миңа, шуңа күрә бер тапкыр да яшелчә орлыгын чәчкәнем юк», — ди Рузилә.
Өй эшләреннән кала, героебыз ашарга пешерергә бик ярата, бигрәк тә камыр ризыклары әзерләве турында әйтте ул. «Мин бу әйберне пешерә алам микән?» — дип, үземне сынап карыйм. Пешеп чыккач, Аллага шөкер, килеп чыкты дип шатланам. Бармаклар плитәгә тиеп пешкән вакытлар да була, тик мин аларга игътибар бирмим, Аллага тапшырып эшлим.
Беренче тапкыр ашарга пешергәнемне әле дә хәтерлим. Әти хастаханәдә яткан вакытта әни гел аның янында булды. Шул вакытта үземә карабодай пешердем, янына суган белән кишер кыздырып салдым, бик тәмле булган иде ул. Өстәвенә, ул вакытта өйдә бәләкәй чебиләр бар иде, аларны да карадым», — ди Рузилә.
«Гаилә корырга үзем кебек егет табылсын иде дип телим»
Үзенең каналында Рузилә төрле рецептлар белән бүлешә: чәк-чәк, токмач, карлыган кайнатмасы. You Tube каналы ярдәмендә ул үзенең иң зур хыялын чынга ашырырга тели.
«Видеоларның барысын да үзем генә төшерәм. Телефонны берәр әйбергә терәтеп куеп төшерәм дә шунда ук каналыма кертәм. Фотоларны да шулай үзем төшерәм, җаен таптым мин аның.
Минем бер зур хыялым бар — үз фатирымны булдыру. Каналымны ачуның да сәбәбе шул булды. Ютуб аша акча эшләүгә кызыктым, күп кеше аннан акча эшли бит. Мин дә шулай эшләргә телим, барып чыгар дип ышанам.
Ютубка видеолар кертеп, үземне дә күрсәтәсем килә, чөнки мин аралашырга бик яратам, кая барсам да ошаталар, яраталар үземне. Авыл кешеләре ярата мине, бер начар сүз әйткәннәре юк. Дусларым белән «Вконтакте»да аралашабыз. Анда минем бер дустым бар, ул бик ышанычлы дус. Мин алдакчы, усал кешеләрне яратмыйм. Серләремне, гадәттә, әни белән генә уртаклашам», — ди Рузилә.
Рузилә татарча җырлар тыңларга бик ярата, иң яраткан җырчысы — Салават Фәтхетдинов. «Миңа аның барлык җырлары да ошый. Ул былтыр районга концерт белән килде, анда бардым. Салават абыйны якыннан күрәсем килгән иде, насыйп булды», — ди ул.
Тагын Рузилә шигырьләр укырга яратуы турында язды. Ул бигрәк тә Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин шигырьләрен яратып укый. «Мәхәббәт темасына язылган шигырьләрне укырга бик яратам. Минем дә гашыйк булганым бар, тик ул кеше миңа насыйп булмагандыр. Тагын бер хыялым бар: насыйп ярымны табып, гаилә корырга, балалар үстерергә телим.
Гаилә корырга үзем кебек егет табылсын иде дип телим, чөнки сәламәт егетләр инвалид кызга карамас шул. Алдан белеп булмый, бәлки, сәламәт егет туры килер, барысы да Ходай кулында инде. Ул ир-ат акыллы, эчми-тартмый торган һәм хөрмәт итә белүче булсын иде.
Үземне һәрвакыт пөхтә тотарга тырышам, бизәнергә яратам, һәр көн биткә крем сөртәм, чөнки өйдә дә матур булырга кирәк. Төрле алтын әйберләр яратам», — ди Рузилә.
Мин әле видео караганда ук аның бармакларындагы алтын йөзекләргә игътибар иткән идем.
«Ул пешергән ризыклар бик тәмле килеп чыга»
Рузиләнең үзе белән телефоннан сөйләшә алмасам да, әнисе Рафилә ханым белән элемтәгә чыктым.
«Рузилә барлык видеоларын да үзе төшереп куя. Мин җәй көне колхоз ашханәсенә эшкә йөрим. Мин эштән кайтуга берәр тәмле ризык пешереп куйган була инде ул. Әле чия кайнатмасы ясап куйган. Куркып тормый үзе, барысын да эшли, пешерергә бик ярата. Пешерергә махсус өйрәтмәдем. Ул әзерләгән ризыклар бик тәмле килеп чыга. Ул өйдә, мин ашханәдә пешерәм, дип көләм инде.
Өйдә ул бик иркен йөри, тик урамда егылырга курка, шуңа таяк белән хәрәкәтләнә. Бәләкәй чагында таяксыз йөрергә курыкмый иде, үсә төшкәч курка башлады, чөнки гәүдә дә бар.
Рузилә компьютерда язарга бик ярата, аның өчен бер эш ул. Акыл ягыннан сөбханаллаһ, туганнар: «Ул әллә кем була алыр иде», — диләр.
Кукмара тирәсендә фатир алу турында бик хыяллана кызым. Шул хыялын тормышка ашырырга омтыла. Аның вак хыяллары чыннан да тормышка аша, тик зурраклары ашмый шул әле. «Фатир булдыру өчен мин барыбер тырышачакмын», — ди ул. Ничек булыр инде… Фатирны чират белән генә бирәләр, без 2008 елда чиратка баскан идек, иртәрәк басасы булган шул, уйламадык та. Төрле җирләргә хатлар яза үзе. Ул берәр кешегә хат язганын башта әйтми миңа, соңыннан җавап килгәч кенә әйтә.
Авылдагы фельдшер аның матур язуын аерып әйткән иде. Рузилә укол ясарга килергә чакырган булган. Мәктәп укучылары да ул кадәр матур итеп сорый белми, дип әйткән иде ул. «Бөтенесе Казанга укырга китә, мин генә укымыйча калдым. Минем дә студент буласым килә», — дип кайгырган иде кызым. Шул хыялы чынга ашты. 2007 елда җәйге каникул вакытында Кукмарага ТИСБИдан укытучылар килгән иде. Шулай өч ел ярым укыды, диплом алды.
Элегрәк видеога төшүгә бик исе китми иде. Хәзер фотоларга төшәргә ярата. Кукмара тирәсендә торса, чыгып йөри алыр иде, авыл җирендә алай мөмкинлекләр юк шул. Авыл да бик бәләкәй генә, барысы алтмышка якын хуҗалык бар», — дип сөйләде Рафилә ханым.
«Инвалидлар көнендә мине искә алучы булмый»
Рузиләнең энесе Кукмарада үз гаиләсе белән яши, ә әтисенә 2015 елда инсульт булган. Рафилә ханым сүзләренә караганда, аның сул як кулы эшләми, таякка таянып йөри. Ул Рузилә белән өйдә генә тора.
Авыл җирлегендә яшәгән сәламәтлеге чикле кешеләргә һәрвакыт игътибар җитми кебек. Шул сәбәпле дә Рузилә Кукмарага якынрак төпләнергә тели.
«Инвалидлар декадысында гына булса да, авыл советы ярдәме белән безне бергә җыйсалар иде. Үзем кебекләр белән аралашу, күңел ачу өчен мөмкинлек бирсәләр иде. Ул турыда уйламыйлар шул. Өлкәннәр көнендә пакет өләшкәндә шунда миңа да бирәләр, тик инвалидлар көнендә искә алучы булмый.
Авыл җирлеге башлыгыннан эш урыны, фатир буенча ярдәм булмасмы дип сораганым бар. Юк шул ярдәм итүче. Безнең авыл тирәсендә мин генә беренче группа инвалид. Инвалид кеше булсам да, кирәк вакытта ярдәм итсеннәр иде. Без дә бәхеткә, хөрмәткә лаек. Шушы матур тормышта зарланмыйча, барына шөкер итеп яшик», — ди Рузилә.
Рузилә авыл җирендә яшәп, татар телендә сөйләшергә ияләнгән. Тик шәһәргә баргач, русча аралашырга туры килә. «Хастаханәләрдә яки башка шундый оешмаларда эшләгән татар кешеләре дә русча сөйләшәләр бит. Татарлар татарча сөйләшсәләр иде һәм татар теленең ана теле булуын онытмасак иде», — дип язды ул.
Рузиләдән: «Нәрсә ул бәхет?» — дип сорадым. «Бәхет — әти-әни янда булу, үз аякларың белән йөрү һәм барысына шөкер итү. Минем күңелсезләнгән вакытлар бик сирәк була. Мин йокыдан торганда ук елмаям, әни кайвакыт: „Йокыдан торганда ничек көләсең килә?“ — ди. Елмаю гомерне озынайта, дим мин аңа. Авырлыкларга бирешмичә, елмаеп, көлеп яшик», — ди Рузилә Ризванова.
Рузилә Ризванова белән сөйләшкәннән соң, инвалидларның авыл җирлегендәге тормышы турында күп уйладым. Шәһәрдә дә барлык шартлар булмаганда, авылда… Чын күңелемнән Рузиләнең барлык хыяллары да тормышка ашуын телим. Ул — көчле рухлы кыз, күпләр өчен үрнәк булырлык.