Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юрий Шатунов һәйкәленә бәйге игълан ителгән

news_top_970_100
Юрий Шатунов һәйкәленә бәйге игълан ителгән
https://vk.com/shatunov.yuriy

Җырчы Юрий Шатуновның гаиләсе артистның һәйкәлен ясау буенча бәйге игълан иткән. Һәйкәл бронзадан булырга һәм артист тулы гәүдәсенә басып торырга тиеш, - дип әйткән «РИА Новости» агентлыгына артистның директоры Аркадий Кудряшов.

Һәйкәл Юра Шатуновның каберенә куелачак. Бәйгедә катнашучылар һәйкәлнең сәнгать эскизларын тәкъдим итәргә шулай ук сынчы буларак үзләре белән таныштырырга тиеш.

«Бәйгенең вакыты чикләнмәгән. Иң мөһиме - Юрий Шатунов истәлегенә лаеклы һәйкәл ясау», - диелә сайтта.

Танылган артист 23 июнь көнне 49 нчы яшендә вафат булды. Үлем сәбәбе итеп киң инфаркт күрсәтелә. Җырчының гәүдәсе кремацияләнде. Көлнең бер өлеше Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләнде, икенче өлеше, җырчының үз васыяте буенча, Германиядәге күлгә чәчеләчәк. 

  • «Ласковый май» солисты Юрий Шатунов вафат булган
  • Юрий Шатунов турында истәлекләр: «Соңгы концертлары хушлашу кебек иде...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100