Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юрий Шатунов турында истәлекләр: «Соңгы концертлары хушлашу кебек иде...»

Бүген «Ласковый май» төркеменең легендар җырчысы Юрий Шатунов вафат булды. Юра Шатунов һәм «Ласковый май» төркеменең күтәрелеш чоры, аларның һушны алырлык популярлык казануының сәбәбе турында «Интертат» яшьлекләре төркемнең хитларын тыңлап узган артистлар һәм журналистлардан сорашты.

news_top_970_100
Юрий Шатунов турында истәлекләр: «Соңгы концертлары хушлашу кебек иде...»
https://vk.com/shatunov.yuriy

Юра Шатунов вафат. Бу хәбәрне ишеткәч бүген «эх…» дип куймаган кеше булдымы икән. Шатунов - миллионлаган халыкның фанатик рәвештә яраткан җырчысы гына түгел, узган яшьлекләренең символы, «Ласковый май» төркеменең төп йолдызы, тулы бер эпоха иде.

Алмаз Миргаязов: «Соңгы концертлары саубуллашу, хушлашу кебек иде»

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов:

 Юра Шатунов белән мин тыңлаучы буларак 1988 елда таныштым. СССРның соңгы сулышларын алган һәм көнбатыштагы пиар-технологияләр буенча шоу-бизнес продуктлары әзерләнә башлаган вакытлар иде ул.

Юра Шатунов һәм «Ласковый май» төркеменең танылу технологиясе бик гади - әлеге төркемне оештыручыларның берсе булган Андрей Разин егетләрне туплап, студиядә артык катлаулы булмаган җырлар яздыра һәм шул кассеталарны алып тимер юл вокзалына китә. Алар тимер юл вокзалындагы проводникларга: «Тыңлагыз, вагоннарда куегыз әле», - дип, шушы кассеталарны таратып чыгалар. Әлеге яңа сулышлы, яңа аранжировкалы кассеталар халык тарафыннан ирек, хөррият кебек кабул ителә.

Шатунов уникаль тавыш иясе түгел иде. «Ласковый май» һәм Юра Шатунов шушы СССР беткәндә барлыкка килгән яңа шоу-бизнес технологияләренең беренче җимешләре.

Ул вакытта Россия буйлап бер үк вакытта концертлар биреп, «Ласковый май» төркеменең уникеләп составы йөргән диләр. Юра Шатунов белән Андрей Разин яздырган җырлар һәм шуларның фонограммасына авыз ачып торучы малайлар меңәрләгән халык алдында, киң стадионнарда концертлар куя. Бу шушы синтетиканың бер өлеше. Хәзерге рус эстрадасында да бөтен нәрсә синтетика бит инде. Бүген синең тавышың булу-булмау мөһим түгел. Син хатын-кыз икәнсең - чыгып торган урыннарың күбрәк булсын. Егет кеше булсаң, «смазливый» булырга кирәк.

Алмаз Миргаязов: «Бүген синең тавышың булу-булмау мөһим түгел. Син хатын-кыз икәнсең - чыгып торган урыннарың күбрәк булсын. Егет кеше булсаң, «смазливый» булырга кирәк».

Фото: © Рамил Гали

Ни өчен соңгы елларда Юра юкка чыкты соң? Ни өчен килеп чыккан булса, шуңа юкка да чыкты. Чөнки синтетик продукт туйдыра. Ясалма сөт эчә башласаң, башта тансык кебек. Әмма аны гел генә эчеп булмый, ә гади сөтне син һәрдаим кулланасың.

Шатуновның сәхнәдән китүе холкы белән дә бәйле дип беләм. Сөйләүләр буенча, ул аралашырга яратмаган. Җырлый башлаган мәлләрендә интервью бирмәс өчен өстәл асларына кереп качкан дип әйтәләр. Аннан төркемне оештыручылар билгеле бер дәрәҗәгә җитеп, зур акчаларны кесәләренә салганнан соң, проектның популярлыгы аска төшә башлый һәм анда эшләгән егетләрнең кирәге калмый. Синтетик юл белән күтәрелгән теләсә кайсы шоу-бизнес продукты белән шулай була. Үзләрен яңа кешеләр эләктереп алмаса, андый кешеләр югалалар. Сәхнәдән төшүен  һәр җырчы авыр кичерә. Әмма популярлыкның чиге бар. Ишетүемчә, Юра да озак еллар кеше арасына чыкмыйча яткан. Соңгы елларда Германиядә яшәде дип беләм.

Соңгы ике -өч ел эчендә миңа аның ике концертында булырга туры килде. Халык аны онытмаган. Аның турында хатирәләр эзләп килгән кешеләр белән концерт карау насыйп булды миңа. Яшьлегебезнең, балачагыбызның беркайчан да кабатланмаячак бер мизгеле кире кайткан кебек булды. Әлбәттә, ул җырлар хәзер актуаль түгел, аларны стадионнардан, миллионлаган аудиториягә яңгыратып булмый. Ләкин нәкъ шушы җырларда үскән, яшьлегенең иң матур мизгелләрен шушы җырлар, шушы мотивлар белән бәйләгән кешеләр өчен кыйммәтле иде аның концерты. Ул шулар өчен җырлады да. Мин аны яңадан күтәреләм, кире сәхнәгә кайтам, яңа җырлар яздырам дип йөргәндер дип уйламыйм. Аның сәхнәдән сөйләшүе дә, концертлар куюы да ниндидер саубуллашу, хушлашу кебек иде, - диде Алмаз Миргаязов.

Илдар Арсланов: «Аларның бер җырын тәрҗемә итеп башкарган идем»

«Хомай» төркеме солисты Илдар Арсланов Юра Шатуновның искиткеч популяр булуы, киресенчә, үзенчәлекле тавыш иясе булуда дип саный.

Тавышы да бик матур, җырлары да чорына туры килә торган иде. Без дә аның җырлары белән тәрбияләндек. «Барс-медиа» «Рус җырлары татарча» дигән проект чыгаргач, мин үзем дә «Ласковый май»ның «Седая ночь» җырын татарчага тәрҗемә итеп башкарган идем, - диде Илдар.

Әнвәр Нургалиев: «Юраны 50 яшьлек юбилеема чакырырга хыялланган идем»

Мин шалтыратканда җырчы Әнвәр Нургалиев кара кайгыга батып утыра иде.

Шушы хәбәрне ишетүгә күз яшьләремне тыя алмадым… Мин аның белән шәхсән таныш түгел. Ләкин быел Уфа-аренада 50 яшьлегемне уздырганда аны да чакырырга дип уйлап тора идек.

Юра Шатунов - тулы бер эпоха, эстрадага аның кебек яңалык алып килгән башка артист юк. Меңләгән кешеләрнең кумиры. Шәхсән минем шәхес буларак формалашуымда аның иҗаты искиткеч зур роль уйнады. Яшь чагымда мин бөтен барлыгым белән аңа охшарга тырыша идем. Мин гитарада уйный белмим. Өч аккордта гына мин аның бөтен альбомнарын җырлап чыктым. Аның кебек джинс костюмнар киеп... Авылга кунакка кайткан шәһәр кызлары мине «Юрик» дип йөртәләр иде.

Без аның белән яшьтәшләр, якташлар. Балалар йортыннан чыккан, түбәннән күтәрелеп, йолдыз дәрәҗәсенә җиткән артист. Үзем дә гади гаиләдә тәрбияләнгәч, аның тормышы, иҗаты ниндидер өмет, яктылык бирә иде. Минем өчен бик зур югалту бу. Хәтта бу сүзләрне сөйләве дә кыен.

Соңгы елларда Юрага игътибар бик булмады. Җырларын бирмичә, алар өчен күпме талашты.

Әнвәр Нургалиев

Фото: © Салават Камалетдинов

Вокал ягыннан әллә ни сәләте булмаса да, гадилеге белән яулап алды ул тамашачысын.

6 класста укыганда Уфада узган концертына эләгү бәхетенә ирештем. Ләкин ул анда үзе түгел, «двойнигы» килгән иде. Фонограммага җырладылар, ләкин анда җыелган кешеләр өчен бу  бөтенләй мөһим түгел иде. Шатунов ничәмә-ничә буынны тәрбияләгән артист, аңа һичшиксез һәйкәл куярга кирәк.

Юра белән бер сәхнәдә җырлау минем бик зур хыялым иде. Бик кызганыч, - дип сөйләде Әнвәр Нургалиев.

Илшат Әюпов: «Юраның популярлашуында биографиясе бик зур роль уйнады»

Илшат Әюпов, журналист:

Мин фанатик рәвештә Юра Шатуновның 12 кассетасын җыйган кеше. Институтта укыган вакытта кызлар алып торып, кире кайтармыйча гына чүпләп бетерделәр. Менә шул дәрәҗәдә тыңлаган кеше мин аны.

Юра Шатунов 1988 елда «Белые розы» җыры белән килеп чыкты. Шул елны мин мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киттем. Чыгарылыш кичәбез авылда табигать кочагында узды. Таң каршылаганда төне буе «Ласковый май»ның беренче альбомын әйләндергән идек. Хәзер дә аны ишеткәндә шул вакытларны, яшьлекләрне искә төшерәм.

Ул чакта Казанның һәр ресторан тәрәзәсеннән бары тик «Ласковый май» гына җырлады. Цойны да кысрыклап чыгарды дип тә әйтәләр бит алар турында. Алар дәрәҗәсендә популярлыкка ирешкән төркемнәр ул вакытта юк иде.

1989 елның сентябрендә «Ласковый май» Казанга концерт белән килде. Кемдер: «Минем дә карыйсым килә», - дигәч, йөгереп барып, 4әр сумга өч билет сатып алдым. Ул чакта иң шәп концертка да билетлар 1 сум 50 тиен тора иде. Мин билет алган кешеләр кыйммәт, бармыйбыз дигәч, 12 сумлык өч билет белән берүзем барып утырып, концерт карап кайткан идем. Әле анда Юра үзе  килмәде. «Төркемебез биредә, Шатунов кына килә алмады», - дигән булып нидер әйттеләр. Безгә инде анысы да ярады. Менә хәзерге заманда берәр артист шулай эшләсә, пыр туздырырлар иде. Ә алар 4 сумга билет сатып, ничә мең кешегә фонограммага җырлап кайтып киттеләр. Ләкин яшь чак - юләр чак, аңа карап кына Шатуновка карата мәхәббәт аз гына да сүрелмәде. «Ах, алдадың», - дип үпкәләмәдек.

Илшат Әюпов Шатуновның «двойнигы» концертын карый алганга да куанган.

Фото: © https://vk.com/ilshat.ayupov

 Пугачева, Леонтьев кебек җырчылар зур композиторлар язган җырларны башкарып йөргәннән соң болар сәхнәгә хулиганрак, җиңел мотивлы җырлар белән килеп менделәр. Ул вакытта совет режимында яшәп, аның патриотик җырларыннан арган яшьләр өчен чык тамчысы булды аларның иҗаты. Шуңа да аларны күтәреп алдылар. Җырлап та, биеп тә була торган җиңел музыка, бәхетсез мәхәббәт турында халыкчан попса.

Үзгәртеп кору заманнары барганда, бөтен яшьләр группировкаларга берләшеп, подвалларга җыела башлаган мәлдә килеп чыкты алар. Шуңа да егетләрнең биографиясе дә популярлашуларында бик зур роль уйнады. Үзебезнең егетләр, «наши парни со двора» дигән кебек.

Ул вакытта бит әле аларны радио-телевидениедә бирмиләр. Кайдандыр ишетеп кенә таралды аларның иҗаты. Чаллыга баргач, үзем звукозапись янында басып торып, кассетага яздырып, аларның беренче альбомнарын авылга алып кайткан идем.

Татар эстрадасында алар юнәлешендә беренчеләрдән булып «Айфара» төркеме иҗат итә башлады. Безнең факультет егетләре Айдар белән Айрат башлап йөрделәр. Нигә әле татарда да «Ласковый май» стилендәге җыр сәнгате булмаска тиеш дип, аларга йөз тотып ясалган төркем булды ул, - дип сөйләде Илшат Әюпов.

Алмаз Шәрифуллин: «Юра белән шәхсән таныш идек»

«Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин:

Без Юра белән шәхсән таныш идек. Казандагы концертлары вакытында мин аңа музыкантлар да биреп тордым. Әйбәт, артык күп сөйләшми торган кеше булып истә калган. Юра элекке вакытларын сөйләргә бер дә яратмады. «Бу хакта кирәкми, зинһар өчен», - дип сүзне икенчегә бора торган иде.

Безнең алай «ооо» дип аралашулар булмады инде. Алар барыбер үзләрен өстен тоталар иде. Аеруча Андрей Разин. Аның безнең студиягә дә килгәне булды. Без «Мираж» төркеме музыканты Алексей Горбашев белән дус. Алексей аңа кыскача безнең тарихны сөйләп күрсәткән дә, ул әйткәнгә генә тыңларга ризалашты ул безне.

Ә Юра артык борынын чөеп йөри торган кеше түгел иде. Безнең җырларны да тыңлаганы булды.  «Кунак кыз», «Ә бүген синең туй» кебек беренче җырларыбыз аларның стиленә аеруча якын бит.

Танышканнан соң аның белән элемтәбез өзелмәде. Күбрәк директоры аша аралаша идек. Мәскәүдә берничә тапкыр очраштык. Кабат Казанга тагын бер тапкыр килде әле ул. Быел Казанда «Айфара» төркеменең 30 еллык юбилее уңаеннан концерт оештырырга уйлап торабыз. Шул чарага Юраны да чакырмакчы идек, үлеп китте…

«Айфара»

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Айфара» төркеме татар эстрадасында «Ласковый май» стилендә җырлаучылар булырга тиеш дигән уй белән оешты. Ләкин «Ласковый май» булырга тиеш дип түгел. Аларның репертуары үзенә күрә бер мәхәббәт бит инде. Без дә шул юнәлешне үз иттек. 

Әйе, без татар эстрадасына әлеге стильне беренче булып алып килдек. Безгә кадәр анда баян да «ямаха», кылтыр-кылтыр иде. Хәзер генә ул Элвин Грейлар, Тямаевлар заманча аранжировкалар ясап эшләп йөри. Ул вакытта бит әле андый нәрсәләр юк, барысы да «колхозник» иде.

Зур югалту инде, ниндидер бер эпоха, тарих китеп барды. Ул ничәмә-ничә буынны тәрбияләгән артист. Иҗаты СССР вакытында башланган җырчыны бүгенге көнгә кадәр яратып тыңладылар.

Яңалык алып килүче кеше тамашачыны җәлеп итә. Шатунов эстрадага бер яңа дулкын булып, үзенчәлекле тембр, башкару манерасы белән килеп керде. Юраның, «Ласковый май»ның үсешендә Разинның да эшчәнлеге бик зур роль уйный. Йөргән, иренмәгән, кассеталар яздырган, аларны поездларга капчык-капчык тараткан, - диде ул.

Алмаз минем Юра Шатунов соңгы вакытта артык популяр түгел иде дигән фикеремә кискен каршы чыкты.

Нигә сез аны популяр түгел дип уйлыйсыз? Популярлык бит ул ротация, телеэкраннардан күренү түгел. Ротацияләр - акча түләп үз-үзеңне күтәрергә тырышу. Әгәр ул  алай итеп йөрмәгән икән, димәк, аңа булган кадәр популярлыгы җиткән. Аның үз юлы. Урманда сукмаклар була бит, аның менә үз сукмагы. Ул сукмакны беркем дә яуламаган бүгенге көндә. Кешеләрдән: «Шатуновны беләсеңме?» - дип килеп сорагач: "әйе», – ди икән, димәк, Юра популяр. Артист сәхнәгә унар ел чыкмаска мөмкин, әмма аны беләләр, аның җырларын тыңлыйлар икән, ул популяр булып калачак, - диде ул.

Гайфулла Авзалов: «Минем Шатуновны кабатлау максатым булмады»

Гайфулла Авзалов: «Ласковый май» һәм Юра Шатуновның минем иҗатыма тәэсире зур булды. Аларга карап, юк кына кешеләр дә җырлап йөри, ә без ичмасам укып чыктык дип, җырлар яза башладык. Аларның гөрләп чыккан вакыты, безнең җырлар иҗат итә башлаган чор.

СССР вакытында син нинди талантлы булсаң да халыкка танылу юллары ябык иде. СССР таркалгач, шул ирекнең беренче җимешләре булып килеп менде алар сәхнәдә. Халык шул дәрәҗәдә күтәреп алгач, дәүләт тә берни эшли алмады.

Җырлый башлаган мәлләрдә мине дә: «Шатуновны кабатлыйсың, аңа охшатып җырлыйсың, татарчаң шуның хәтле генә», - дип сүгәләр иде. Ләкин минем иҗатымда аларны кабатлау максатым булмады. Гел моңланып кына утырып булмый, татарның яшьләре дә бар бит әле. Мөмкинлек булганда, башка юнәлеш белән чыгып калыйк дип уйладык. «Килмә, килмә», «Сау бул, Сәрия»ләрдә алар стиле бар, килешәм. Татар эстрадасына ритмлы, бии торган җырлар белән килдек без.

Продюсеры Разин белән аңлашылмаучанлыклар башланып, хитлары репертуарыннан төшеп калгач, популярлыгы аска тәгәрәде аның. Чөнки ул хит җырлары хисабына популяр иде, - дип сөйләде җырчы.

Фото: © Гайфулла Авзаловның шәхси архивыннан

Балалар йортында кабынган йолдыз

Юра Шатуновның тормыш юлы һәм иҗатына күз салыйк. 

Юрий Шатунов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә дөньяга килә. Әти-әниләре аерылышканда Юрага нибары 3 яшь була. Шуннан соң язмыш аны төрле якка суккалап йөртә башлый. Әнисе Вера, Юраны алып, авылга күченеп кайта, кияүгә чыга. Үги әтисе эчкәләү сәбәпле, Юрага еш кына өйдән качып китәргә туры килгәли. Әле әби, әле әнисе белән яши. Шатуновка 11 яшь вакытта әнисе үлеп китә. Туганнары тәрбиясенә калган Юра сукбайлыкка бирелә, өйдән бик еш кача башлый.

 Булачак йолдызның яшүсмер чоры башта Акбулак, соңрак Оренбург балалар йортында уза. Соңгысында Юра «Ласковый май» төркеменә нигез салган Сергей Кузнецов белән таныша. Музыка түгәрәге җитәкчесенең игътибарын музыкаль белеме дә, җырларга теләге дә булмаган Юра җәлеп итә. Юраның табигатьтән биргән музыкаль ишетү сәләтен, яңгырашлы тенорын күреп ала ул.

Кузнецов әңгәмәләрендә баштарак Юраның музыкага карата битараф мөнәсәбәт күрсәтүен искә ала. Шатуновның җырлар яздыру һәм репетицияләр урынына шугалакка барып шайба суккан көннәре дә аз булмаган. Ләкин Кузнецов егеткә ышана һәм Юрий Шатунов өчен « Вечер холодной зимы» дигән беренче җырын яза.  Үз канаты астына бас-гитарда уйнаучы Вячеслав Пономарев белән Сергей Серковны да алгач, «Ласковый май» төркеме оеша. 1988 елда төркемнең беренче музыкаль альбомы дөнья күрә.

Төркемнең 1986-1988 елларда яздырылган «Белые розы», «Лето», «Седая ночь», «Пусть будет ночь», «Тающий снег» җырлары «Ласковый май»ның төп хитларына әверелә.

«Ласковый май», баш әйләндергеч уңыш һәм куркыныч фанатлар

Төркемгә баш әйләндергеч уңыш 1988 елда килә. Алар турында «Мираж»төркеменең администраторы Андрей Разин белеп ала. Ул Шатуновның җырларын сыйфатлы тавыш яздыру аппаратурасында яздырырга тәкъдим итә. Төркемнең актив гастроль турлары башлана. 

1990 елга кадәр төркем уннан артык альбом чыгара, «Ласковый май» композицияләре барлык дискотекаларда, кафе-ресторан, йорт тәрәзәләреннән яңгырый. Музыкантларның иллешәр мең халыкка көненә берничәшәр концерт биргән көннәре дә була. Музыка тәнкыйтьчеләре «Ласковый май» ның популярлыгын «The Beatles» популярлыгы белән чагыштыра. «Ласковый май» егетләреннән автограф алу өчен кызлар әллә нинди адымнарга бара. Төркемнең чып-чын куркыныч фанатлары да барлыкка килә. Мәсәлән, «Ласковый май»ның гел үзләре артыннан йөрүче бер фанат кызлары трансформатор будкасында төн куна һәм ток сугудан үлә. «Ласковый май» тарихында тагын 20 фанатның тормышы шулай фаҗигале тәмамлана.

Фото: © https://shatunov.com

Сольный карьерасы һәм Юраны тетрәндергән вакыйга 

Соңрак Разин белән Шатунов арасында коллективның иҗади юлына кагылышлы конфликтлар чыга башлый һәм Шатунов «Ласковый май» төркеменнән китәргә карар кыла. «Ласковый май» исә үз юлын Шатуновтан башка, Разин җитәкчелегендә дәвам итә.

1991 елда Шатуновның сольный иҗат юлы башланып китә. 1992 елда җырчы «Вот и кончился май» дип аталган беренче мөстәкыйль альбомын яздыра. Ләкин аның исемен «Знаешь» дип алыштырырга туры килә. Аннан соң да җырчының күп кенә альбомнары дөнья күрә.

1993 елда Юраны тетрәндергән бер вакыйга була. Аның иң якын дусты, «Ласковый май»ның клавишнигы, ялган концертларда аның урынына чыгышлар ясаучы Михаил Сухомлиновны үтерәләр. Төрем таркалгач та Юра белән Михаилның дуслыклары дәвам иткән була. Дуслар Юраның фатирыннан чыгып килгәндә үтерүченең Юрага дип төбәлгән пулясы Михаилга эләгә.

Бу хәлләрне бик авыр кичерә Юра. Россия йолдызларына чит илләрдә концертлар оештырырга ярдәм итүче оешма аны Германиягә чакыра.

1998 елда Юрий «звукорежиссер» белгечлеге буенча белем ала. 2001 елдан 2013 елга кадәр ул биш  альбомын чыгарды һәм уннан артык видеоклип төшерде. Концертларында Юрий «Ласковый май» төркеменең таныш композицияләрен дә, яңа җырларын да башкара.

 

Фото: © https://shatunov.com/

Андрей Разин белән катлаулы мөнәсәбәтләре турында

Шатунов белән Разин арасында Кузнецов тарафыннан язылган җырларга хокуклар өчен җитди конфликт килеп чыга. Музыкантлар суд юлын таптый. 2020 елда конфликт яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Разин җырчыны чыгышлар ясаудан тыймакчы була,  хәтта Шатуновның концертларын оештырырга җөрьәт иткән кешеләргә дә суд белән яный. 

2022 елның 17 июнендә Шатуновның судта җиңүе билгеле булды. Шул рәвешле, Юра «Ласковый май» төркеменең барлык хитларын башкару хокукын үзенә кире кайтарган иде. 

Әлеге ызгыш, суд процесслары да Шатуновның сәламәтлеге какшауда шактый нык йогынты ясаган дип яза массакүләм мәгълүмат чаралары.

Җырчының үлеме турында нәрсә билгеле?

22 июнь көнне Шатунов Домодедово районы Растуново авылында дуслары белән сыра эчеп утырганда үзен начар хис итә башлый һәм аны хастаханәгә алып китәләр. Ни сәбәпледер, хастаханәгә аны каталкада алып кермиләр, өстерәп кертәләр. Табиблар аңа инфаркт диагнозы куя. Ашыгыч ярдәм машинасы җырчыны Домодедово хастаханәсенә алып китә. Җырчы юлда вафат була.

Юра Шатуновның соңгы видеосында аның хәле бик авыр икәне аңлашыла. Ни сәбәпле дуслары һәм табиблар аны шулай азаплаган – билгесез.

Юраның хатыны Светлана тол, улы Дэннис һәм кызы Эстелла ятим калды.

Юра Шатунов үзенең соңгы концертын 19 июнь көнне Мәскәүдә куйган булган.

Җырчы белән хушлашу якшәмбе көнне Мәскәүнең Троекурово зиратында узачак.

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100