Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юмор жанр буларак үлде, аны гайбәт жанры алыштырды. Килешәсезме?

Әдәбиятта, матбугатта элек юмористик язмалар була иде. Хәзер юк. 1 апрель - көлке көнендә әдәбиятта юмор бармы дигән сорауга җавап эзләдек.

news_top_970_100
Юмор жанр буларак үлде, аны гайбәт жанры алыштырды. Килешәсезме?
Рамил Гали

Юморга мөнәсәбәте аша татар кешесенең яшен әйтеп була. Фаил Шәфигуллинны укыган икән, димәк, ул сиксәненче елларны хәтерләүче кеше, Зөлфәт Хәкимне юморист дип саный, Илфак Шиһаповны укыган икән, димәк, ул туксанынчы елларда формалашкан. Бүгенге көн кешесе өчен юмор — ул Данир Сабировлардыр, бәлки. Әмма бу инде башка юмор, хәер, юмордан бигрәк шоу-бизнесның бер тармагы диик. Кызык, элек юмор дигәч, әдәбият күзалланган, бүген бары тик сәхнә булып чыга түгелме?

Бүген тирәлегебездә юмор бармы соң? Татар әдәбиятында булган юмор кая китте?

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь: «Мин юмор хисе бетте димәс идем һәм актуаль түгел дип тә әйтмәс идем. Без бит шундый чорда яшибез — жанрлар, үзара буталып, трансформацияләнеп бетте. Без хәзер бер үк әсәр эчендә кәефсезләнергә дә, елмаеп та алырга, уйланырга да мөмкинбез. Бу җәһәттән караганда Камил Кәримов романнарын, Марат Кәбиров әсәрләренең кайберләрен мисалга китерә алам, Ркаил Зәйдулла фаҗигане сурәтләгәндә дә юморга мөрәҗәгать итә, Марсель Галиев әсәрләре… Гел бетте димәс идем. Юмор чиста жанр буларак кимегәндер. Бүген элеккеге кебек монологлар да күрмибез, Фаил Шәфигуллиннар да юк инде. Ләкин юмор үзгә сыйфатта бар дип саныйм».

Азат Зарипов, режиссер: «Сәхнәдә никадәр трагик эшлисең — шулкадәр комичныйрак була. Комедия бит ул шундый нәрсә — кем өчендер ул трагедия. Мәсәлән, Чарли Чаплин егыла да без көләбез. Ә син егылып кара — ул бик авырта — егылучының үзенә кызык түгел.

Безнең юмор русныкыннан аерыла, мәсәлән, мин иртән тешне чистартмадым дигәннән руслар көлә, ә татар «фу» дип әйтә, безнең юмор икенчерәк.

Татар тамашачысы ситуациядән түгел, сүздән көлә, аңа «чәйнәп бирергә» кирәк. Жванецкий бит әйтеп бетерми, фигыльләр белән генә әйтә дә көлдерә: күрдем, карадым… Ә безнең татар өчен «Мин күрдем — ул карап тора иде күзләрен челт-челт йомып», — дип, чәйнәп бирергә кирәк.

Шуңа күрә безнең юмористлар күп түгел — бөтен кеше юмор яза алмый. Ркаил Зәйдулла юмор яза алмый бит инде. Хәбир Ибраһимның, Ләбиб Леронның юморы бар — берничә шундый кеше бар. Мәрхүм Әмир Камалиев юмор яза иде. Камил Кәримов яза иде — хәзер ул да язмый. Кыскасы, әдәбиятта юмор бар, юмор белән генә шөгыльләнә торган кешеләр юк.

Мин Рәмис Латыйповны укыйм, чиста юмор кебек, ә бит ул сәяси әйбер яза. Шуңа безнең чиста юмористлар юк, сатириклар бар дип әйтер идем. Рәмис Латыйпов безнең чын сатирик, тагын бар әле андыйлар, укыштыргалыйм».

Алмаз Гыймадиев, язучы: «Хәзер юмор юк шул. Беренчедән, мәгълүмат агымы бик көчле, кеше «Камеди клаб”ны, «Тик-ток”ларны карый, хәзер һәр районның үз юмористлары бар. Барган җирдә андый блогерларны күп күрәбез — әллә кемнәр бар.

Икенчедән, форматлар да үзгәрде. Элек Фаил Шәфигуллиннар, Фәнзаман Батталлар бар иде. Аларның әсәрләрендә тирән мәгънә, көчле сюжет иде. Миңа калса, кешегә хәзер андый юмор кирәкми дә.

Исемнәр әйтеп сөйләсәң, кемгәдер дошман буласың инде, сәхнәне генә алып карасаң да, мәгълүм иптәшләр оештырган юмор концертларына баргалаган бар. Яшьләр әби булып киенеп чыга инде, исерек булып кылана, гаишник булып киенә, ләкин мин алардан көлә алмыйм. Корифейлар олыгайдымы соң, яшьләр арасында юмор язучылар да юк шул… Нишләп алай икән соң ул? Шап итеп бәрә торган юмористлар юк. Данир Сабиров, Рифат Зариповлар бар инде, әмма алар бит чиста юмористлар түгел, алар җырчы да. Миңа Эмиль Талипов киләчәктә көчле юморист булыр кебек тоела иде. Ул бу юнәлеш буенча китмәде. Болар сәхнә юморы инде, чөнки юмор сәхнәгә, инстаграмнарга күчеп бетте.

Ә язма юмор юк. Язма матбугат та бик юк ич инде хәзер. Газета-журнал мөхәррирләре белән сөйләшәм: «Юмор таба алмыйбыз», диләр. Классикларны бастырыгыз дип әйтәм инде.

Минемчә, юморга ихтыяҗ бар, телевидениедә югары рейтинглы өч тапшыруның берсе «Кәмит Җәвит» ди. Кыскасы, ихтыяҗ бар, язучы юк».

Камил Кәримов, язучы: «Алданасым килә, алдаучы да юк бит хәзер. Юмор да азайды, аны язучылар да юк. СССР вакытында күп әйберне әйтергә ярамый иде. Әйтергә ярамаган әйберне без кинаяләп, төрттереп әйтә идек тә, укыган кеше төбендә ни ятканын аңлап рәхәтләнеп көлә иде. Элек тамашачы бик грамоталы иде, шундук эләктереп ала иде. Юмор өчен тамашачы укымышлы булырга тиеш. Алты сүздән көлә торган тамашачы белән ерак китеп булмый.

Хәзер бит кинаяләп тору юк, турысын әйтеп сөйлиләр. Элек оят әйберләрне бөгәрләп-бөгәрләп әйтә идек. Хәзерге автор әйтәсе килгәнен туп-туры әйтә. Аты-юлы белән… шәп-шәрә… Юмор бит ул яшереп, кинаяләп әйтелүе белән кызык. Сәхнәдә дә атап-атап җырлыйлар. Шуңа күрә хәзер юморның роле юк. Шундый заман! Юмор хәзер үлеп бара торган жанр дип саныйм. 

Мин ул чорларны сагынам, афишаларын саклыйм, ләкин ул чор тарихта гына калыр инде. Юмор модада түгел. Хәзер юморны гайбәт жанры алыштырды».

Ләбиб Лерон, язучы: «Мин татар юморын халык мәзәкләрендә генә күрәм. Кайбер газеталарда күренә ул — кеше чын булган вакыйгаларны язганда. Үземә килгәндә, вакыт-вакыт язгалыйм, чын-чынлап тотынган юк. Башка өлкәләр вакытны бик ала: төрлесенә кагылып карыйм.

Безнең юмор - икенче төрле, яһүд юморы безгә керә алмады. Исерек булып сөйләү, хатын-кыз булып киенү, әби булып уйнаудан ары китә алмадык. Билдән түбән юмор дибез, акыллы юмор булмады инде безнең, миңа калса. Бәлки, кайдадыр энҗе бөртекләре дә ята торгандыр, минем күзгә алар чалынмады әле.

Хәзер юмор яза дип беркемне дә әйтә алмыйм. Театрда да комедияләр юк бит. Вазгыять шундый… Ләкин бер күтәрелеш булыр, дим. Туксанынчы еллардагы күчеш чорында туган балалар калкыр, дим әле мин. Кайчандыр юмор язган безнең кебекләрне сискәндереп алыр әле алар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100