Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Yummy Music Band»тан Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт: «Яңарту – ул бозу түгел»

«Yummy Music Band» төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды. Музыкантлар аны заманчалаштырып, «трибьют», «Илһам Шакировка багышлау» дип атыйлар. 14 музыкантның тулы залга сәгать ярымлык концерты турында «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Yummy Music Band»тан Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт: «Яңарту – ул бозу түгел»

Шимбә көн кич белән Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров репертуарында булган легендар җырлар яңгырады. Холлда Malsi Music җырларны винил пластинкадан яңгыратса, сәхнәдә Yummy Music Band төркеме тамашачыны тере тавыш һәм тере музыка диңгезендә йөздерде.

«Yummy Music» лейблы – альтернатив, заманча музыка тудыручы, тәкъдим итүче мәйданчык. Шуңа күрә Шакиров җырларын баянга гына тыңларга өйрәнгән тамашачы өчен «Yummy Music Band» бөтенләй яңа дөнья ачкандыр.

«Сәнгать белән шөгыльләнгән һәркемнең бурычы – мирасны саклау һәм аны киләчәк буынга җиткерү»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәхнә музыкантлар һәм инструментлар белән тулган. Әйтерсең, тулы бер оркестр. «Мондый проект бөтен Татарстанда юк», – дип таныштырды төркемнең директоры, бас-гитаристы Илнар Фатыйхов.

Төркемнең тарихы 10 еллап элек башланды. 2015 елда 5 җырдан торган альбом чыгардык та, аннары 7 ел пауза алдык. Иҗат туктап калды, нәрсә эшләргә белмәдек. Бер ел элек «Таткультфест»ка без тагын бер тапкыр яңа музыкантлар белән җыелып карадык. 1 ел эчендә күп кенә кире элемтә булды. Төркем чыннан да кешеләргә ошый. Социаль челтәрдәге язмаларга да гел позитив комментарийлар гына күрәбез.

«Yummy Music Band» – ул 100 процент тере тавыш. Төркемгә Татарстанның, Казанның профессионал «текә» егетләре, кызлары җыелды. Без шулай бергәләп иҗат итәбез, – дип сөйләде Илнар Фатыйхов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хәтерләсәгез, «Yummy Music Band» Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов белән берлектә дә концертлар куйган иде.

«Yummy Music Band»ның җырлары аранжировкалары белән аерылып тора. Алары – төркемнең саунд продюсеры, сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров хезмәте. «Әзерләнү бик көчле барды. Күләмле зур эш башкардык. Безнең төркемгә искитмәле музыкантлар җыелган. Тамашачылар өчен шәп концерт әзерләргә тырыштык», – дигән иде ул концерт алдыннан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чыннан да төркемгә һәрберсе профессональ музыкант булып танылган шәхесләр җыелган. Алар – барабанчы Марат Мөхәммәтҗанов, перкуссионист Тимур Хәйретдинов, гитарист Азат Гыйлметдинов, скрипкачы Динә Закирова, саксофончы Наил Исмәгыйлев, баянчы Айдар Вәлиев, синтезаторда Дмитрий Лысов, синтезатор һәм тынлы уен коралларында Алексей Макаров. Бэк-вокалист Аида Багдасарян, солистлар – Илгиз Шәйхразиев белән Эльвира Мифтахова.

Үзенчәлекле Илгиз Шәйхразиев һәм тыйнак Эльвира Мифтахова

Концерт Илгиз Шәйхразиев солистлыгында «Бик еракта идек без» җыры белән башланды. Гомумән, Илгиз концертта алып баручы ролендә дә иде. Әлбәттә, озак нотыклар булмады. Ул тамашачыны музыкантлар, җыр тарихы белән таныштырды. Азактан, инде кул чабып бетереп, таралышабыз дигәндә генә: «Туктагыз, китми торыгыз, миңа әйтергә кушканнар иде бит», – дип, кәгазьгә язылган рәхмәт сүзләрен укыды. Анысы да Илгиз тарафыннан шундый самими, кызык килеп чыкты. Аннары Илгиз Шәйхразиев сәхнәдә үзен үтә дә иркен тота, тамашачы белән күз карашы, мимика, хәрәкәтләр аша аралаша. Менә шундый Илгиз инде. Үзенчәлекле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Болар барысы да – музыка. Музыка мине шулай йөртә. Минем артымда – берсеннән-берсе профессиональ музыкантлар. Ләкин «уен законнары» буенча мин уртада. Кеше музыканы миңа карап кабул итә. Шуңа күрә җырның «пуп-пуп» дигән җирләрендә дә мин аны тәнем, мимика белән дә күрсәтәм. Мине «фронтмен» дип әйтергә була инде. Тик мин бу төркемнең үзәге түгел, ләкин, уртада булгач, үземне шулай тотам.

Олы яшьтәгеләр дә, яулыклы апаларны да күрдем. Алар миңа елмаеп карап тордылар. Алар елмайгач, димәк, без дуслаштык дип, үземне тагын да иркенрәк тоттым. Күп кеше «мин монда беренче тапкыр» диде. Без яшьләргә Филармония залын да ачтык, – ди Илгиз.

Шулай да, җырларны башкаруы буенча, аны икенче яктан ачтым. Чөнки Илһам Шакировның «Бик еракта идек без», «Чулпан», «Син сазыңны уйнадың» җырларын ул шулкадәр тирән итеп башкарды.

«Син сазыңны уйнадың» дигәннән, Илгиз җыр тарихын да әйтеп үтте. Бу җыр – Илһам Шакировның үз җыры икән, ул иҗат иткән көй. Ә сүзләре Нәкый Исәнбәтнеке. «Илһам Шакировны җырчы гына дип уйлаучылар күптер, ә ул композитор да булган», – диде Илгиз.

«Илгиз Шәйхразиевны, кайсы юнәлештә үзен табар икән дип, күптән күзәтәм. Әлбәттә, ул үзенчә – Илгиз Шәйхразиев шикелле, әмма шул ук вакытта ул тыйнак та, аның һәрбер әйткән сүзе урынлы да», – диде тамашачылар арасында утырган Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Тамашачылар арасында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин да бар иде. Айдар абый җырларны башын селкетә-селкетә тыңлады. «Фольклор белгеченә әллә ошамый микән?» – дип уйлап куйдым. Ирада Әюпова исә, вакыты-вакыты белән, чыгышларны телефонына видеога төшереп барды. Бигрәк тә икенче солист Эльвира Мифтахова җырлавын охшатты, ахры, министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Эльвира Мифтахова Казан тамашачысына «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе буларак таныш. Яшь кенә кыз татар сәнгатенә кечкенә, шулай да ныклы адымнар белән кереп бара. Ул концертта «Сарман вальсы», «Әдрән диңгез» һәм башка җырларны башкарды. Илгиз сәхнәдә очып-очып йөрсә, Эльвира күпчелек бер урында тыйнак кына, матур гына басып торды. «Ретро җырларны яңа сулыш белән яшьләргә дә күрсәтергә тырышабыз, олы буынны да үзебез белән алып барабыз», – ди Эльвира.

«Яңарту – ул музыканы бозу түгел»

Сәгать ярымлык концерт «Идел буе каеннары» җыры белән тәмамланды. Тамашачы, аягүрә басып, музыкантлар белән бергә җырлады. Чәчәк бәйләмнәрен дә сәхнә астыннан гына суздылар. Менә шундый болгавырсыз, күп сүзсез заманча-ретро концерт карады Казан халкы.

Минем булган бөтен шикләремне бетереп, Айдар Фәйзрахманов музыкантларның бөтенесе белән дә кочаклашып, кул биреште. Илгиз Шәйхразиевны аерым чакырып китереп тә сөйләште. «Бу концерт күңелемә бик ятты», – диде Айдар Фәйзрахманов.

Мәшһүр җырчыларыбызның, милләтнең күренекле өлкән буын җырчыларының репертуарына яңа иҗади тормыш өстәгән кебек булды. Мондый проектлар алга таба да дәвам итсен. Мәшһүр җырчыларыбыз Илһам абыйдан кала да бик күп. Әлфия апа, Рәшит Ваһапов, Таһир Якупов һәм башкалар. Аларның шундый изге эшкә тотынулары, әлбәттә, күңелгә бик ятышлы әйбер.

Яңгыраш, әлбәттә, заманча. Ул башкача була да алмый. Чөнки алар – шул заман мохитендә тәрбияләнеп үскән балалар, алар яшьләр, алар дөньякүләм төрле музыканы тыңлыйлар. Татар музыкасы дип кенә, элекке яңгыраш белән аны яшьләргә тәкъдим итә алмыйбыз. Шуңа күрә бу заманча сулыш та – бик кыйммәтле әйбер. Сәләтле яшьләребез бик күп. Аларның үз эшләренә мөкиббән китүләре, мөнәсәбәтләре сәхнәдән күренеп тора. Татар дәүләт филармониясе өчен дә ул яңалык, ачыш булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Элеккеге җырларны җырлый башласалар, барыбер, «җырны бозалар, тимәсеннәр» дип әйтүчеләр табыла. Яңарту – бозу түгел, димәк?

Мин дә концертны тамашачы буларак кабул иттем. Беренчедән, көйнең нигезен саклаганнар, көйнең гармониясендә дә артык үзгәрешләр юк, сүзләре дә шул ук. Алар бары Илһам абый җырларын бераз киңрәк итеп тәкъдим итәләр. Хәзер бит музыка уен кораллары да үзенчәлекле, элеккеге замандагы кебек түгел. Мин һич тә бозу дип кабул итмим, – диде Айдар Фәйзрахманов.

Тамашачыларны икегә бүлеп була: өлкән буын һәм яшь буын. Өлкән буын Илһам Шакиров җырлары дип килгән дисәк, яшьләр – заманча музыка тыңларга дип.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Милли музыка оркестры җитәкчесе Айдар Ниязов концертны «бик әйбәт» дип бәяләде.

Тыңлавы рәхәт, мин мондый музыка яратам. «Үзгәреш җиле» белән чагыштырсак, «Үзгәреш җиле»нә әле өйрәнергә дә өйрәнергә. Монда бик яхшы итеп милли колорит сизелә, бигрәк тә баян бик әйбәт аерылып тора. Концертның нәкъ менә Филармониядә булуы да символик, – ди Айдар Ниязов.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Илһам Шакиров – безнең кодыбыз»

Бу яшьләр коллективы үз өстенә шундый зур миссияне алган. Ике сүз белән әйткәндә – заманча да, татарча да. «Яшьләр татарча сөйләшми, татар җырларын тыңламый», – дип чаң сугабыз сугуын, ә татарча музыка тыңлаучы яшьләр байтак икән ул.

Без җырларга яңа сулыш өрдек. Чөнки Илһам абыйның язмаларын без кайда да тыңлый алабыз, ә тере тавышта инде ишетә алмыйбыз. Без җырларны Илһам абый кебек үк җырласак, тәкъдим итсәк, берәү дә «аһ» димәс иде. Шуңа күрә без үзебезчә ясадык. Илһам Шакировның иҗаты – ул безнең кодыбыз. Аны онытырга ярамый, – ди Илгиз Шәйхразиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100