Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлсызлык аркасында әти үлә язды» — юлсыз авылларда ничек яшәп яталар?

Юлсыз авылларда яшәүчеләр нинди каршылыкларга дучар була? Цивилизация аларга кайчан барып җитәчәк? Бу турыда — «Интертат» күзәтүендә.

news_top_970_100
«Юлсызлык аркасында әти үлә язды» — юлсыз авылларда ничек яшәп яталар?
Салават Камалетдинов

Бүгенге тормышта яшәү шуның кадәр җиңеләйде: һәр кешедә интернет, телефон, кер, савыт-саба юу машиналары, тузансуырткыч роботлар һәм тагын әллә нәрсәләр. Ләкин мондый рәхәт тормыш бөтен кешедә дә түгел шул. Казаннан бераз читкәрәк, районнардагы авылларга күз салу җитә — шундук XX гасырга кире әйләнеп кайтасың. Нишләпме? Чөнки кайбер авылларда гап-гади асфальт юл әле дә юк. Бөтенесендә түгел, әлбәттә. Кайбер авыллардагы асфальт шәһәрнекеннән яхшырак та була әле. Ләкин бүген сүз чәчәк аткан авыллар турында түгел, ә юлсызлары турында барачак.

Безнең редакциягә Арча районының Иске Җөлби авылында яшәүче Фидаил Сабиров мөрәҗәгать итте. Дөрес, аларның авылларында юл яхшы, ләкин Иске Җөлби белән район үзәге арасы — карурман юлы икән. «Ике арада асфальт түгел, таш та юк», — ди Фидаил абый.

«Авыл эчендә юл бар. Район үзәгенә таба юк. Арчага йә Әтнә, йә Биектау аркылы, Казан юлына чыгып барырга кирәк. Турыдан Арчага 24,5 километр барасы, әйләнеп — 60 километр чамасы. Авылның эчендә дә асфальт түгел, таш. Анысы да авыл халкының үзара салым акчасына салынды», — диде ул.

Арча — Иске Җөлби юлына да асфальт сорамый авыл халкы. «Безгә таш та менә дигән булыр иде», — ди алар. «Арчага илтүче юлның булганы да юк, кайчандыр булып, тузган, таушалган юл түгел ул. Анда дамба юлында су аркылы күпер бар. Шул күперне бик әйбәтләп төзекләндереп киттеләр. Ә юлы юк. Шунда яз, көз көне яңгыр яуса, бөтенләй йөреп булмый. Машиналар батып кала. Тракторларның да батып калганы булды», — диде ул.

«Табиблар 10 минутка соңга калган булса, әтием…»

Машиналар батып калу — бер хәл. Ә бер-бер хәл була калса? «Ыскорый» кирәк булса? Алла сакласын, янгын чыгып, сүндерүчеләр, коткаручылар батып калып, килә алмыйча интексә? Бу вакытта нишләргә? Безгә мөрәҗәгать иткән Фидаил абый мондый хәлләрне үзендә татып караган инде.

«Алла бирсә, минем әтигә 80 яшь тула хәзер. Беркөнне аның кан басымы төште, йөрәге авырта башлады. Арчага ашыгыч ярдәм сорап шалтыраттым. Мин әйтәм: „Турыдан килә алмыйсыз, юл юк бездә“, — дим. „Трактор табыгыз, берәр нәрсә белән алып чыгыгыз“, — диделәр. Үзләре урыннан торгызмаска кушты, аннары трактор белән алып чыгыгыз, диләр. Ничек шулай була ала инде? Шуннан соң Коркачык аркылы әйләнеп килделәр. Әтинең кан басымы илле алтыдан утызга төшеп беткән иде. Әгәр дә ун минутка соңга калган булсалар… Әгәр дә Коркачыктан юл ябык булган булса… Әздән генә калды. Тфү-тфү, Алла сакласын», — диде ул.

«Үзегез йөрегез, мин район башлыгын узып йөри алмыйм»

Әлбәттә, юлсызлык мәсьәләсенең Иске Җөлбидә кискен торуын авыл җирлеге җитәкчелеге дә, район администрациясендә дә яхшы беләләр. Ләкин бу проблеманы алар гына хәл итә алмый булып чыкты.

«Авыл җирлеге җитәкчесе: «Үзегез йөрегез, мин район башлыгын узып йөри алмыйм», — ди. Шуннан соң мин башта главага, аннан соң Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына авыл халкы исеменнән күмәк хат алып бардым. Бер ай эчендә алардан да хат килде. Шул хат белән яңадан район җитәкчесенә киттем. Ул: «Без бернишләтә алмыйбыз. Ул төбәк юлга керә», — диде.

Министрлыкта: «Каралырга тиеш, проектка кертәбез», — дигән булдылар. Белмим, кертерләрме икән инде. Каралырга да ошамаган…

Җирле депутатлар белән дә сөйләшеп карадык. Бернишләтә алмадылар. Президентыбыз Рөстәм Нургали улына хат язарга куштылар. Мин колхозда эшлим. Яз көне эштән күп нәрсә юк. Басудан кайтып кереп булмый», — дип сөйләде Фидаил Сабиров.

«Балалар елгада батса?»

Юл булмау өлкәннәргә караганда, балаларга аеруча авырлык тудыра икән. Ни өчен дигәндә, Иске Җөлби балалары күрше Кушлавычка барып укый. Юл булмагач, алар турыдан түгел, ә елга аркылы чыгып, әйләнеп бара.

«Кушлавыч мәктәбендә егерме бала укый. Бер бала Кушлавычтан, калганнары Җөлбидән. Ул укучылар бу юлдан түгел, суны басмадан чыгып, җәяү йөри. Кушлавычка су аркылы чыксаң, 2 километр юл үтәсе, ә турыдан гына 500 метр бармы икән инде…

Яз көне су җыела. Балалар бакчасына да шул басмадан җәяү йөриләр. Быел яз көне су бик күп җыелды анда. Шунда төшеп китеп батсалар, аны безгә чыгарырга, алып кайтырга кирәк. Карт-корыга да читен. Этләр дә күп, Алла сакласын.

Казан телевидениесен дә чакырып караган идем инде. Килделәр. Аларга авыл җирлеге җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчеләре сөйләде. Ул чагында безгә: «Анда йөреп булмаслык юл түгел әле ул. Авыл халкы асфальт юл сорый», — диделәр. Безгә асфальт юл кирәкми, безгә таш кирәк.

Бу участокны авыл кешеләре генә бернәрсә дә эшләтә алмый. Кызыл балчык бит анда. Әз генә таш салсаң да, шул балчыкка сеңеп, таралып, югалып бетә. Таш күп кирәк анда. Мин үзем джип алып, биш еллап шуның белән йөреп карадым. Шуннан йөрисең дә, аннан соң көне буе машинаны юарга кирәк. Ул пластилин шикелле ябышып бетә», — дип зарланды әңгәмәдәшебез.

Авыл җирлеге җитәкчесе: «Әлегә сөенечле хәбәрләр юк»

Иске Җөлби — Утар Аты авыл җирлегенә кергән алты авылның берсе. Без шушы авыл җирлеге җитәкчесе Альбина Мөхәмәтгалиева белән сөйләштек. Ул да: «Өметне өзмибез», — ди.

«Иске Җөлбидә 32 хуҗалыкта 94 кеше яши. Кушлавыч — Иске Җөлби юлы, төбәк юлга керү сәбәпле, авыл җирлеге дә, район да карый алмый. Әлеге проблема 2019нчы елдан бирле ачык булып кала бирә. Без районга, „Татавтодор“ га мөрәҗәгать иттек. Район тарафыннан да тиешле органнарга хатлар юлланды. Әлегә сөенечле хәбәрләр юк. Шулай да өметебезне өзмибез, киләчәктә авыл халкы юллы булыр дигән өметтә калабыз», — дип җавап кайтарды җирле түрә.

Район җитәкчелеге: «Юл салырга 73 миллионнан артык акча кирәк»

2 километрдан аз гына артык участокны җайга салу шулай озакка сузыла торган әйбермени? Шушы сораулар белән Арча районы Башкарма комитетына шалтыраттык.

«Без үзебез дә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Андый авыллар бар. Дөрес, күп калмады алар. Кушлавычтан Җөлбигә кадәр юл «Главтатдортранс» оешмасы карамагында. Бөтен төбәк юллар шулар карамагында. Хезмәт күрсәтү «Татавтодор»да. Ул булган хәлдә карап тора инде, чистарта. Ләкин асфальт юк.

Министрлык безгә исәп-хисаплар бирде. Проект әзерләү һәм экспертизага 2 миллион 652 мең сум, ә юл салырга 73 миллион 640 мең сум акча кирәк. 2023 елга булмасмы икән?.

Төбәк юлы булгач, район бюджетыннан хәл итә торган әйбер түгел ул. Министрлыктан: «Акча бүлеп бирү белән мөрәҗәгать киләсе елларда каралачак», — дигән җавап алдык. Алар да өстенлекле авылларны карый. Ничә кеше яшәгәнен дә исәпкә алалар.

Арча — Әтнә юлыннан Кушлавычка кадәр юл да тузган. Габдулла Тукайның юбилей елы булгач мөрәҗәгать иттек. Анысы да бик кирәкле юл», — диде Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин.

Ташлы була торып, ташсыз калган авыл

Юлсызлык проблемасы Иске Җөлбидә генә түгел. Хәтерләсәгез, язгы ташу вакытында Мамадыш районының Күк Чишмә авылындагы күперне су басу турында язган идек. Әмма күперне су басар өчен, анда башта күпер булырга тиеш. Ә монда күпер дисәң, күпертеп әйтү була… Күптәннән ясалып бетә алмыйча тора инде ул шунда.

Мин үзем Мамадышның Югары Кыерлы авылыннан. Күк Чишмә белән янәшә генә тора Кыерлы. Шуңа күрә Күк Чишмәдә юлларның нинди булуын бик яхшы беләм. Күк Чишмәне халыкта Ташлык дип атыйлар. Бу авылда гомер буе таш чыгардылар. Әле бүген дә чыгаралар. Шуңа күрә Ташлыкка әйләнгән дә аның исеме.

Ташлык кешеләренең асфальт күргәне булмады инде аның… Асфальт булмаса — булмасын, ә нишләп таш җәймиләр? Югыйсә, ул ташны әллә кайлардан китерәсе дә түгел. Әйтәм бит, Күк Чишмәнең үзеннән таш чыгаралар. «Читекченең читеге юк», — диләр шул. Монда да шулайрак килеп чыга.

Дөрес, авылда кеше күп түгел. Ел әйләнәсе шунда торучылар 3-5 йортлап кынадыр. Әмма монда җәйгә халык кайта. Рәхәтләнеп бакчада казынып, кызынып, җиләк-җимешләр үстерәләр. Табигате дә гаҗәеп матур Күк Чишмәнең. Әле тагын да күбрәк кайтырлар иде. Юл булмагач, кыен шул. Эссе көнне кайтырсың да, киткәндә яңгыр яуса? Машинаң ниең белән бергә батып калсаң нишлисең? Шуңа да яз-көз кеше күренми монда.

Камал театры артисты Эмиль Талиповның әнисе Ташлыктан. Эмиль туган авылын саклап калырга дип, Сабан туе шикелле авыл җыеннары да уздырды. Ләкин юл булмагач, авылны ничек саклыйсың соң ул?

«Авылның гөрләп торган чагын, бөтен картларын хәтерлим. Дөресен генә әйткәндә, авыл бетте бит инде. Җыен белән бераз селкетеп җибәрдек без аны. Җәй көне булса да кайтып йөри башладылар. Юл булмау комачаулый. Яз, көз кыен, машина белән авылга кадәр кереп булмый. Машинаны Албай дигән икенче авылга китә торган юл кырыенда калдырып, җәяү керәсең. Аннан машина өчен эч пошып тора.

Мин аңлыйм аны, бүгенге көндә халык күпләп яшәгән кайбер авылларда да асфальт юк. Күк Чишмәдә асфальт булмый инде. Кирәк тә түгел ул. Шунда таш алып килеп җәеп булмыймы икән ни? Югыйсә, авылның үзендә таш чыгаралар бит. Анда бер километр ара бардыр инде. Әзрәк булмаса… Таш өстендә утыра торган авыл бит ул. Таш җәйсәләр, авыл җыенына килгән кешеләр алдында да оят булмас иде.

Карьердан гомер буе күпме таш ташыганнар бит инде. Шуны рәхәтләнеп җәеп куясы. Изге эш бит ул. Бөтен авыл халкы бергәләшеп дога кылыр иде. Дөрес, күперен ясый башлаганнар ди бугай инде.

Күк Чишмә таулы җирдә урнашкан. Кайберәүләр авыл башындагы асфальт юлдан түгел, ә түземсезлек белән Югары Кыерлы ягына бара торган тау юлыннан китә. Ә ул таулар биек. Алла сакласын, шуннан мәтәлеп төшсә… Елгасына да төшеп китәргә була. Бу бит инде фаҗига.

Менә бер тапкыр авылдан чыгам дигәндә, минем сеңелкәшемнең машинасы тегендә-монда болгый башлады. Идарәне югалтасың. Алар әздән генә күпер астына төшеп китми калды. Матур көннәрдә кайтасың да, киткәндә яңгыр яуса нишлисең?», — дип сөйләде Эмиль Талипов.

Күк Чишмәдән ерак түгел «Дуслык» бистәсе бар. Бистә диярлек җире юк аның. Бик кечкенә бер авыл. Халыкта аны Кардон диләр. Анда да җиделәп кенә гаилә яши. Юлның булганы юк инде анда. Моннан 7-8 ел элек үземнең дә булганым булды ул авылда. Яз көне авыл советы җитәкчесе белән бардык. Кар әле эреп тә бетмәгән иде. Чакыр-чокыр юлдан урман буйлатып «Нива» да бардык. Берзаман батты да калды шул «Нива». Бергәләшеп этә-төртә торгач чыгардык.

Барасы юлым тузан, тузан булса да узам

Артистның: «Халык күп яшәгән авылларда да асфальт юк», — диюе дөп-дөрес. Без дә шундый авыл таптык. Мөслим районы Метрәй авылындагылар да юлсызлыклар интегә. Халык әллә ничә ел асфальт көтә. Юлсызлыктан тилмергәч, алар «Метрәйгә асфальт керә» дигән кызык видео да яздырган. «Ниһаять, Метрәйгә 35 ел көткән асфальт керәчәк. Асфальт авылның бөтен урамнарында да булачак. Халык чын күңелдән сөенә. Бик матур тормышларда, ду китереп яшәрбез. Татарстанның һәр авылына шундый бәхет телибез», — дип бауга бәйләнгән бер асфальт кисәген юл буйлап өстерәп авылга алып керәләр.

Көлсәң — көл, еласаң — ела инде монда. Юктан гына чыккан видео түгел бит ул. Авыл, чыннан да, асфальт көтә. Метрәй халкы белән без дә аралаштык.

@intertat

Мөслимгә асфальт керә! Юл булмаган авылларга язгы #лайфхак #татарча #татары #муслюмов #татарскийюмор #мөслим #муслюмовскийрайон #муслюмово #татарстан

♬ оригинальный звук - ИНТЕРТАТ

«Юл — авылыбызның иң авырткан җире. Бөтен әйберне авыл халкы күтәрергә тырыша. Ярминкәләр оештырабыз. Аллага шөкер, авылда яшьләр бик күп, өйләр салалар, эшмәкәрлек чәчәк ата. Ләкин юл салу — безнең кулдан гына килә торган эш түгел. Таш та юк. Шулкадәр интегәбез. Тигезләп китәләр дә. Ике көннән юл кер тактасына әйләнә. Аннан күтәрелә тузан… Мәңге бетмәс тузан!

Авылыбызда бик матур бер традиция бар — кич белән бөтен халык җыелып, капка төбенә чыгып утыра. Көтү кайтканын көтеп, өлкәннәр гәҗит укып, аралашып утыра, балалар сәпиттә йөри. Менә шушы матурлыкны тузан боза. Әкрен генә үтсәң дә туза ул. Урта урамнарда яшәүчеләргә бигрәк авыр, түбәләренә куна, юган керләрен дә элә алмыйлар.

Авылыбыз зур, 625 кеше яши. Асфальт керсә, без тулы канлы, чын татар авылы булып яшәр идек», — дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән Метрәй кешесе.                           

Шулай… Алты йөздән артык кеше яшәгән авылда асфальт, хәтта таш булмагач, 3 кешелек Күк Чишмәдә нәрсә көтәргә инде, әйеме? Югыйсә, һәр үтүктән: «Авыл бетсә, шәһәр дә бетә. Авылларны үстерергә, авыл хуҗалыгын үстерергә кирәк! Бер мескен авыл сыерыннан шуның кадәр сөт алып, гомер куелмаган рекорд куярга кирәк!» — дигән лозунглар яңгырый.

Авылларда юл булмагач, кем тотсын ул рекордсмен сыерны? Мал асрарга кеше калачакмы соң авылларда? Ул авыл халкының болай да мәшәкате күп инде аның… Иртән әтәчтән алдан торып, сыер савулар, аннан аны көтүгә куу, шул арада кәҗә бәтиен болынга алып барып арканлаулар, әле кош-кортларын әйтмим дә…

Хәзер җәй. Бакчадан керми авыл кешесе. Менә шул авыл халкы асфальт турында уйласынмы, эше турындамы, бәрәңгесенең соңгы яфрагын кимереп яткан колорадо коңгызы турындамы? Печән өсте башланырга күп калмады. Катлап-катлап өелгән арбалар белән шул юллардан ничек узасы?  

«Тукта, безгә юлны 2023 елда гына вәгъдә иттеләр. Бер-ике ел печән алып кайтмый торыйк әле. Маллар ач ятсын», — дияргә тиештер инде ул бар проблемалары белән күзгә-күз калган мескен авыл кешесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100