Юл газабы гүр газабына әйләнмәсен: Быел Казанда 268 юл фаҗигасе булган, 11 кеше үлгән
Язның җылы, кояшлы көннәре барыбызны да урамга чакыра. Ләкин саклык турында онытмаска кирәк: җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә, самокат, мотоцикл яисә велосипедта йөрүчеләргә дә юлларда игътибарлы булу мөһим.