Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юллар чатында» сериалында төшүчеләр: «Татарлар безне таный һәм якын килми»

ТНВ каналы «Юллар чатында» сериалын төшерүне дәвам итә. 20 сериядән торган сериалның премьерасы 2023 елның көзендә көтелә. Сериалның командасы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән очрашты.

news_top_970_100
«Юллар чатында» сериалында төшүчеләр: «Татарлар безне таный һәм якын килми»
Билалова Камилә

Сериал нәрсә турында?

Ягулык салу станциясе – юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели. «Юллар чатында» сериалы тамашачыларга нәкъ менә бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләячәк.

Кыска гына вакыт аралыгында АЗСта кечкенә генә тормыш уза: кешеләр гашыйк булалар, аерылалар, талашалар һәм татулашалар, үзләрен танып беләләр. Кунакларның хәсрәтләрен һәм шатлыкларын күзәтеп торган АЗС коллективы һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.

Сериалның төп героинясы – яшь, әмма АЗСның артык инициативалы хезмәткәре Ясминә. Ул «заправкага» эшләргә килә һәм кунакларның барлык теләк-тәкъдимнәрен тормышка ашыра башлый, кечкенә генә үзгәрешләр хәтта автоягулык станциясенә килүчеләрнең тормышларына да тәэсир итә. Ләкин яңа эш урынына килгәч, Ясминә шунда ук официант булып эшләүче элекке мәхәббәте Булатны очрата. Бер яктан аны карьера һәм амбицияләр борчый, ә икенче яктан – онытылмаган элеккеге мәхәббәт.

Кем, кая, ничек?

Сериал Мамадыш трактында урнашкан «Татнефть» компаниясенең автоягулык салу станциясендә (АЗС) төшерелә. Әлеге автоягулык станциясе эксперименталь мәйдан булып санала. Монда зур гына кибет, кафе, балалар зонасы, хәтта йорт формасындагы кечкенә генә китапханә дә бар.

Барлыгы төшерү процессында 80 смена каралган, шуларның 20се тәүлекнең төрле вакытында һәм төрле һава торышында төшерелә. Төшерүләрдә 18 төп актер җәлеп ителгән, эпизодик рольләр белән бергә аларның саны 40ка җитә. Техник персонал 20-25 кешене үз эченә ала.

Сериалда төп рольләрне Камал исемендәге ТДАТ актеры Илдус Әхмәтҗанов, ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актеры Раушан Мөхәммәтҗанов, Чаллы татар дәүләт драма театрының актрисасы Зөлфия Галиуллина һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкара.

Сериалны «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшерә. Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров. Сценарий авторлары – Алмаз Әкбәров һәм Альберт Шакиров.

Сериал Татарстан Республикасы каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Татарстанда киноиндустрия юк»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов Бразилия киноларының дөньякүләм дәрәҗәдә уңышка ирешә алуы һәм татар киноиндустриясенең киләчәге турында сөйләде.

«Бразилиянең сериаллары – барысы да кеше хисләре, мәхәббәт турында. Аларның киноларының «химиясе» бар: актеры да матур, сценарие да шәп. Мәсәлән, Вероника Кастроның сериаллары бөтен дөньяга билгеле. Без дә эзлибез, иҗат итәбез, дөнья буйлап ыргылып карый торган сериаллар безнең әле алда.

Фильмны төшерү өчен кешеләре дә, җиһазлары да, техникасы да, киемнәре дә, сценарие да – барысы да кирәк. Тик торганда, сикереп кенә, яхшы фильм төшереп булмый. Без әле өйрәнәбез генә, ләкин халык безнең сериалларны да карый. «Ак чәчәкләр»дән башлап, күпме сериал төшердек. «Юллар чатында» сериалын да карарлар, дип уйлыйм, чөнки ул – халык, аның хисләре турында. Безнең дөнья – ул очрашу, сөйләшү, «кайнау» бит. Бу – гади сериал, мин аны зур, катлаулы фәлсәфи проблемаларны күтәрә торган сериал, дип әйтмим.

Безнең республикада киноиндустрия юк, ә эшләргә кирәк. Күптән түгел Якутиядә булып кайттым. Алар елына 5 сериал төшерә, бөтен кинокомпанияләр шушы сериалларда уйный. Бик гади әйберләр инде, әмма төшерәләр.            1 сериясе – 100 мең. Хәзер алар «зур кино»га да күчтеләр, үзләренең тундрадагы авыр тормышлары турында төшерелгән нәфис фильм фестивальдә премиягә лаек булды. Алар курыкмыйча, акчасыз төшерәләр», – дип сөйләде ул.

Илшат Әминов кино төшерү өчен павильон булдыру теләге барлыгын да билгеләп узды.

«Безнең «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе, кәгазьдә генә булса да, төзелгән. Шуңа күрә безнең студия павильоны эшләргә максат бар. Үзебезнең эшебезне күрсәтеп, ышаныч тудырырга кирәк, чөнки күп кенә акча тотып, кинолары чыкмаган режиссерлар булды. Һаман шул «Тёплые ветры Древних Булгар» инде. Шуннан соң кинога мөнәсәбәт үзгәрде», – ди ул.

Илшат Әминов «ТНВ»ның киләчәктә Шәкүр карак турында сериал төшерергә планнары булуын әйтте.

«Эшләргә, өйрәнергә һәм, сыйфатын үстереп, «зур кино»га барып җитәргә кирәк. Иртәгә түгел, ләкин берсекөнгә», – дип теләде Илшат Әминов.

«Сценарийлар кирәк»

Марат Әхмәтов «Юллар чатында» сериалының иҗади төркеме белән танышты һәм төшерелгән кадрларны карады, фикереләре белән уртаклашты.

«Безнең милли мохитебездә бушлык бар. Тамашачаны, яшьләребезне телебезгә, миллилегебезгә җәлеп итеп, тартып тора торган чаралар кирәк. «Яңа гасыр» компаниясенең эше – шушы эшнең дәвамы. Элеккеге күп серияле фильмнар милләттәшләребездә кызыксыну һәм ярату уятты.

«Юллар чатында» сериалында бик күп язмышлар очраша, ул язмышларны безнең тормышта булган очраклар белән дә чагыштырырга мөмкин. Әлеге сериал да безнең тамашачыларны җәлеп итәр, дип уйлыйм. Бу – беренче түгел инде, ә дүртенче фильм. Әлеге чаралар киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш, чөнки татар фильмнары бик аз. Тәрҗемә генә түгел, безнең милли тормышыбызны, аның эчке фәлсәфәсен ныграк ача торган сценарийлар кирәк», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов сериалның сюжеты, фәлсәфәсе белән танышып чыкканнан соң, минем «Сез үзегез әлеге сериалда төшәр идегезме?» дигән соравыма алдагыча җавап бирде:

«Мин чәчеп ура, терлек тәрбияли, берникадәр трибунада чыгыш ясый, үземә чыгышлар яза һәм аларны сөйли беләм, әмма сәхнәдә артист булып уйнавыма мин бик ышанып бетә алмыйм. Бик нечкә һәм аерым бик оста һөнәр ияләре генә башкара торган хезмәт. Аларның эшләренә уңышлар телик, әмма аларның урыннарына безгә омтылу кирәге юк. Халкыбызга, милләтебезгә игелекле хезмәт итсеннәр! Ә менә син үзең уйный алыр идең».

Әмма мин, бик теләсәм дә, әлеге сериалда төшә алмыйм, чөнки кастинг күптән тәмам инде.

«Татарлар – тыйнак халык»

Сериал төшерелсә дә, автоягулык салу станицясе гадәти режимда эшләп тора. Бер кырыйда сериал төшерелә, ә икенче якта – чынлап та «заправка»га туктаган халык.

Татарстанның халык артисты Радик Бариев татарларның һәм башка милләт вәкилләренең кино төшерүчеләргә мөнәсәбәте аерылуы турында сөйләде.

«Татарлар булса, алар безне таный һәм якын килми, ерактан гына күзәтә. Безнең халык – тыйнак. А башка милләт вәкилләре безнең кино төшергәнне күргәч: «О-о-о, сез кино төшерәсез? Без дә төшсәк ярыймы?» – диләр. Шунда ук телефоннарын чыгарып, төшерә башлыйлар, Интернетка чыгаралар. Кешенең тыз-быз йөрүе, киресенчә, безгә булыша. Павильонда төшергән булсак, массовка кирәк булыр иде», – ди ул.

Татарстанның халык артисткасы Фирая Әкбәрова да шул ук фикердә. «Без бер-беребезгә комачауламыйбыз, бу – параллель рәвештә бара торган процесс. Элегерәк сериаллар төшергәндә тынлык булырга тиеш иде, ә монда без табигый тавышта эшлибез», – диде артистка.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100