Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлда кеше калдырмагыз»

news_top_970_100

«Попутка»га чыгып, күрше районга барып кайтырга уйладым. Олы юл чатына чыгып басып 10 минут та узмады, биек ак машина килеп туктады. «Ашыгыч ярдәм» машинасы нишләп туктый икән, дип уйладым мин аны башта. Ә ул зур, ак чит ил машинасы икән. Әстәгы, дип сөенә-сөенә йөгерттем машина янына. Кечкенә генә буйлы, ябык кына кыз бала төште дә, багажнигыннан чүп пакеты алып, тукталыштагы чүп савытына ыргытты.

– Мине Теләчегә кадәр ала алмассызмы, – дигән идем, чыраен сытып кына карады да:

– Я не такси, – дип китеп барды.

– Бу нечкә куллары белән ничекләр руль бора икән бу бала, – дип, әбиләрчә шаккатып карап калдым артыннан. – Исән-сау гына йөрсен.

Машиналар үтәләр дә китәләр. Тукталышта кул күтәреп торган юлаучыга әллә ни исләре китми. Әле аякка салкын үтмәгәч, һава сулап, мин дә зарланмый гына басып торам. Бер мәрхәмәтлесе килеп чыгар да утыртыр әле, дим. Бу заманда олы юл чатында машина көтеп тору килешле эш түгел икәнен дә беләм. Әмма, яшьлектә эшкә 20 чакрымны көн саен «попутка» белән йөрдек. Хәзер ни хәлләр икән «попутка»да, дип чыгу иде бу.

Берәр сәгать чамасы басып торгач, «14»ле машина килеп туктады. «Ит исе килә димәсәгез, утырыгыз», – ди машина йөртүче. «Шәһәрдәге туганнарга ит илтергә чыккан идем, артта ит бар», – ди.

Күрше район арасы әллә ни ерак түгел, ничек тә түзәремә ышанып, кереп утырдым. Гадәттә, Теләчене хәзер, яңа әйләнгеч юл салынгач, әйләнеп узалар. Район эченә кермиләр. Казан юлы уңаенда ук төшеп калсам, район эченә кергәнче хәйран гына җәяү барырга кирәк. Машина йөртүче абзый:

– Район эченә керәм, борчылып бармагыз, – дип алдан ук әйтеп куйды. Рәхмәтләр укыдым инде.

– Мине әти, юлда кеше калдырмагыз, дип өйрәтте. Сәдака биргәнгә караганда да юлда мосафир кешене утырту – зур савап, ди иде. Үземә дә, җәяүләп, районга күп йөрергә туры килде. Элек техника юк иде бит инде ул. Колхоздан көн дә районга бара торган я сөт ташый торган, я ягулык ташый торган машина гына иде. Районга барасы булсак, әниләр кичтән шуларны белешеп куя. Әле ул да гел буш туры килми. Безнең кебек район үзәгенә баручылар гел булып тора. Больницага барасы булса гына чыгабыз инде районга. Я теш алдырырга, теш яматырга. Көз көне комбайнга утырып та барган бар. Юлы булмагач, автобуслар да йөрмәгәндер инде, – дип 80нче еллардагы яшьлеген сөйләп алды машина йөртүче.

Сөйләшеп бара торгач, районга да килеп җиткәнбез.

– Монда бертуган сеңлем яши. Аның хәлен белеп чыгам башта. Туганыңнын хәлен белү дә – савап. Казанга барышлый, гел аларга тукталам. Алдан хәбәр итеп тормыйм. Алдан хәбәр итсәм, пешеренә башлыйлар, борчыйсым килми. Гел өйдә дә туры килеп бетми. Өйдә булмаса да, баскыч төбендәге көрәген, себеркесен булса да кымшатып куям, я бер таяк кисәге калдырам. «Мин синдә булдым, мин сине онытмадым, туганым», – дигән хәбәр була ул. Хәзер кибеттә ни телисең – шул бар, күбрәк игътибар, җылылык кирәк. Яшь чакта да шулай идек, – ди абзый.

Елыйсы килә башлады шушы сүзләрне ишеткәч. Күптән түгел бер танышым сөйләгән хәлләр күңелдә яңарды.

– Ирем эчәргә яратты, аерылдым. Балаларны үстергәндә җитмәүчелек үзәккә үтте. Авылдагы туганым көн саен районга йөреп эшли. Авылда тормыш мул. Без яшәгән баракның тәрәзәсеннән олы юл күренә. Көн саен торам да тәрәзәгә карыйм, туганым ярты литр сөт булса да ала кермәсме икән, дим. Керүче булмады, үзәкләрем өзелә иде шул вакытларда. Хәзер балаларым үсте, үзләре ярдәм итәләр, – дип сөйләгән иде.

Без – адәм балалары – төрле шул. Муллык ташып ашкан бу заманда бигрәк тә үзгәрдек. Файда ала алган, файда булган кешене генә якын итә күпчелек.

Шундый фәлсәфи уйлар белән Теләчегә барып җиттек. Эшләремне төгәлләгәч, кире кайтканда, такси ялларга туры килде. Үзебезнең районга кайтып җиткәч, күпер борылышында төшеп калдым. Кибеткә керәсем бар иде. Танышым Наилә апа чыгып килә. Хәлләр белештек.

– Минем онык Арчада укый. Атна башында китәләр дә, атна уртасында мунчага кайтып киләләр. Үзләре машина йөртә, шулай гына була күрсен инде, бәхетле яшәсеннәр, исән-сау йөрсеннәр. И, сезнең уку – уку мени ул, дим. Мин дә Арчада укыдым. Авылдан Шәмәрдәнгә җәяү менә идек, 10 чакрымнан артып китә ике ара. Җәяүлегә 2 чакрымы да – хәйран ара. Электричкага өлгерергә кирәк бит. Уку теләге шулкадәр көчле булган инде. Күмер төягән вагонга утырып бара идек. Утырып дигәч тә, басып барасың инде. Күрсәләр – орышалар. Әле ул Арчада туктап та тормый кайчакта. Андый чакларда сикерәбез. Берсендә шулай сикереп төштек вагоннан. Оеклар ертылып бетте, елый-елый, дәрескә чаптык. Мөхәммәт абый Мәһдиев дәресе иде. Шулкадәр кешелекле булган инде ул. Соңа калып килгәнгә орышмады да, өстебезне күреп көлмәде дә. Бергә укыган иптәшләр дә көлмәгән, кеше әйбәт булган ул вакытта. Дәрес беткәч кенә битләребезнең корымга буялып беткәнен күрдек. Ул киемне карарлык түгел, шулай итеп укып йөрдек.

Авылга да кайтасы килә шул. Иптәш кыз белән кайттык берсендә. Шәмәрдәннән җәяү төштек. Язгы пычрак. Кичке 10га гына кайтып җиттек. Иптәш кызның тагын 10 чакрым районга кайтасы бар. Бездә генә куна кал, дисәк тә, кайтып китте. Икенче көнне, якшәмбе, тагын китәсе бар бит. Төнге 1дә генә кайтып җиткән. Техника килер, дигән өмет тә юк бит ул елларда. Юк бит ул техника. Булганы да төнлә йөрми. Икенче көнне тагын җәяүләп төшеп җитте иптәш кызым. Тагын, җәяүләп, Шәмәрдәнгә менеп киттек. Менә шулай итеп укыдык. Яшьлек булган, аруны да белмәгәнбез.

Укы бетереп кайткач, эшкә урнашасы авылның исемен генә әйттеләр дә, фәлән көнне шул авылга барырсың, диделәр. Ул авылның кайда икәнен дә белмим. Шул авылга бара торган олы юлга чыгып бастым иртән. Шул авылдан сөт ташучы машина килә. Туктады да, шоферы төшеп сорашты. Юл чатында кыз бала басып торгач сәерсенгәндер инде. Укытучы булып эшкә урнашырга барам, дим. «Алайса, шунда көтеп тор, ул авылга шушы юлдан китә машиналар», – ди. Көтә-көтә төш вакыты җитте, бер техника юк. Теге абый сөтен бушатып, кире кайтыр юлда ала кайтып китте. 20 чакрымлап ара булгандыр. Әллә нинди куе урманнар яныннан уздык. Ул ир-ат зыян салыр, дип курку да булмаган. Ул елларда кешеләр әйбәтрәк иде, курку түгел, зыян сала алыр, дигән уй да булмады. Әле мин эшләячәк авылга, сөт ташучы абзый авылыннан соң да 8 чакрым барасы. Кырлар, урманнар аша җәяүләп барып җиткәндә, авыл башында 3-4 малай көтеп тора иде. Бүген сезгә яңа укытучы килә, дип хәбәр иткәннәр дә, авыл башына каршы алырга чыккан 3нче сыйныф малайлары, – дип, Наилә апа да үзенең яшьлектә «попутка»да йөргәнен сөйләп алды.

Һәр чорның үз юл михнәтләре булган шул. Һәркайсы үзенчә кадерле. Әмма элек кешеләр кешелеклерәк кебек иде. Юлда кул күтәреп торган юлаучыны утырту – игелек, дип уйлыйлар иде. Хәзер, бер әкәмәт зур машина иярләсәләр дә, уйлау түгел, юл чатындагы мосафирны күрмиләр дә кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100