Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл һәлакәтендә үлгән яшь артист Илшат Агиев истәлегенә видео төшергәннәр

26 мартта кичке җиделәрдә Казан-Оренбург трассасында — республиканың Әлмәт районында юл һәлакәтендә Әлмәт театры артисты Илшат Агиев үлде.

news_top_970_100
Юл һәлакәтендә үлгән яшь артист Илшат Агиев истәлегенә видео төшергәннәр
Рамил Гали

Әлмәт театры мәрхүм артист Илшат Агиев истәлегенә видео төшергән. Илшат Агиев Казан театр училищесында укыган. Ул Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаган. Аңа 29 яшь иде.

Кадрлар дога уку белән башланып китә. Аннары ул уйнаган спектакльләрдән күренешләр рәте башлана. Аның хатыны белән төшкән сурәтләре дә күрсәтелә.

Ике сәгать ярымлык видеода артистның рольләре белән видеоөземтәләр дә куелган.

«Яшьләр көтәр дибез, яшьләр дә ашыга икән»: театр артисты Илшат Агиев һәлак булды, дип язган идек.

«Бер гаепсез китеп барды… Хатынын үз гәүдәсе белән каплаган булган. Ул хатынын саклаган. Өйләнешкәннәренә 1,5 ел булды. Илшатны алыштырыр артист булмас та инде бүтән. Аны бөтен шәһәр белә иде. Күп санлы халык җыелырга тиеш түгел, дигәч, театрдан озатып та булмады. Карантин да бер афәт булды. Моргтан гына җибәрдек. Хастаханә янына халык барыбер җыелган иде... Әле эшлисе эшләр күп иде. Хуш, Илшат!» — дип сөйләгән иде театр директоры.

Былтыр 21 июньдә Әлмәт театры артисты Илшат Агиев өйләнгән, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100