Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшьләр көтәр дибез, яшьләр дә ашыга икән»: театр артисты Илшат Агиев һәлак булды

26 мартта кичке җиделәрдә Казан-Оренбург трассасында — республиканың Әлмәт районында юл һәлакәте була. Ике кеше вафат. Үлгәннәрнең берсе - Әлмәт театры артисты Илшат Агиев.

news_top_970_100
«Яшьләр көтәр дибез, яшьләр дә ашыга икән»: театр артисты Илшат Агиев һәлак булды
Рамил Гали

Казан-Оренбург трассасында булган юл һәлакәтендә өч машина бәрелешә. 33 яшьлек Слава исемле «Тойота» шоферы каршы юлга чыгып, «Богдан» автомобиленә килеп керә. «Тойота» машинасы «Хундай солярис» автомобиленә барып бәрелә. Авария нәтиҗәсендә «Тойота»да баручы Слава һәм «Богдан» машинасының хуҗасы Илшат Агиев җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. «Богдан»да Илшатның 29 яшьлек хатыны да була. Аның башы бәрелгән. «Хундай» машинасының хуҗасына бернәрсә дә булмый.

Илшат Агиев турында табиблар: «Аның бер исән җире дә юк, сөякләре сынып беткән», — дигән. Бу мәгълүматны Илшатны морг янында озатучылар хәбәр итте. Алар арасында Агиевның коллегалары Мәдинә Гайнуллина белән Динар Хөснетдинов та булган.

Динар Хөснетдинов: «Соңгы тапкыр 25 мартта күрешкән идек»

«2007 елда Илшат белән бергә театр училищесына укырга кердек. Укуны тәмамлагач, бергә Әлмәт театрына эшкә керергә булдык. Без алты кеше килгән идек. Безне «Хәйруллинские» дип атыйлар. Илшат турында: «Аңа бит рольләрне башкарасы да юк. Һәр роль аңа җиңел бирелә иде», — дип искә алабыз. Икенче елга театрда эшләвебезгә ун ел булыр иде. Әмма Илшат инде безнең арада түгел.

Ул беркайчан да беркемгә дә каты бәрелми иде. Нык ярдәмчел, тырыш булды. Кешегә үч саклый белми иде ул. Кәефе булмаса, моны беркемгә дә күрсәтми иде.

Дуслар соңгы тапкыр 25 мартта күрешкән булган. «Театрда эш беткәч, Илшат: «Динар, брат, мин киттем, пока», — дип саубуллашты. Алар ул көнне хатыны Резидә белән атларда йөрергә барды. Бу көнне без соңгы тапкыр күрешкәнбез икән.

Резидәне кызганам. Ул бернәрсә дә аңламый… Илшат безгә үрнәк булды: өйләнде, фатир булдыртты, машина алды. Илшат, дустым, син мәңгегә безнең йөрәкләрдә…» — ди Динар.

25 мартта Илшат хатыны белән авылга кайтырга теләгән икән. Әмма 28 март көнне Илшатның эше килеп чыккан. Кем белгән, бәлки 25 мартта авылга кайтып китсәләр, алар алдына «Тойота» машинасы чыкмас иде… Әмма язмыштан узмыш юк.

«25 мартта кайтып китәм, дигән иде. Эше барлыкка килгәч, шимбә көнне кайтырмын, диде. Ул бик тырыш иде. Ремонт эшләрен тизрәк ясап бетерергә ашыкты. Чапты, эшнең төрлесенә алына иде», — дип сөйләде актер.

Динар безнең белән сөйләшкәндә, Илшатның туган ягына - Башкортстан районы Тәтешле районы Күрдем авылына юл тота иде. Илшат шунда, үзенең туган авылында җирләнәчәк. «Илшат авылга кайтырга тели иде бит. Менә кайтабыз, әмма ансыз гына…» — диде Динар.

Мәдинә Гайнуллина: «Кояш кебек гел елмаеп тора иде»

«Илшат безнең театрга 2011 елда килгән иде. Килгәннән бирле: „Нәрсә эшлибез? Әйдә болай итик“, — дип гел янып йөрде. Артистлар арасында төрттерүләр дә була. Ул аларга беркайчан да үпкәләми иде. Һәрвакыт шаяртуга, көлүгә борып җибәрә иде.

Соңгы арада ул каядыр ашыкты. Барысын да тиз арада гына эшләде. Өйләнеп тә куйды, фатирын да, машинасын да алды. Өстәвенә, биш вакыт намазын да укый башлады. Китеп барды, өлгерде», — дип сөйләде артистка.

Илшатны хатыны Резидә белән 26 мартта дуслары кунакка чакырган булган.

«Илшат, гариза язып, өч көнгә китәм, дигән иде. Менә китте. Бөтенләйгә, мәңгегә китте. Хатыны калды. Ул бик авыр хәлдә хәзер. Ап-ак иде. Беркем белән дә сөйләшми. Алдагы көндә аның бәхете булсын. Ничек авыр булса да, тормыш дәвам итә. Илшат кояш кебек гел елмаеп тора иде. Шулай елмаеп китеп тә барды», — дип сөйләде Мәдинә.

«Хатынын үз гәүдәсе белән каплаган булган»

«Хәтерлим: диплом яклау вакытында без Илшатларның курслары белән очраштык. Шул чак: „Юк, мик театрга бармыйм“, — дигән иде. Илшат җырчы булырга хыялланды. Ә минем аны театрга китерәсем килә иде. Ни гаҗәп, ул безгә кайтты. Аларның курслары театрыбызга килгәч, безнең театр янәдән яши башлады. Алар алтау иде. Менә хәзер минус бер булды…» — дип сөйләде театр директоры Фәридә Бәгыйсовна.

«Ул башкарган рольләрнең исәбе юк инде. Кайсы рольне бирсәң дә, ул аны башкарып чыга иде. Ул үзенең харизмасы, якты йөзе белән бөтен кешене үзенә гашыйк итә иде. Режиссерга гел ярдәм итеп тора иде. Берсендә Барнаулга фестивальгә барганда Алмаз Шаһимәрдановны, паспорты булмаганга, поездга утыртмаганнар иде. Ул паспортын югалткан. Нишләргә? Поезд менә-менә китә. „Алмазны кайтарып җибәрик, Илшат иртәгә икенче поезд белән килер“, — дидек. Илшат килеп җитте. Репетициясез рольне искиткеч итеп башкарды», — дип искә төшерде Фәридә Бәгыйсовна.

«Бер гаепсез китеп барды… Хатынын үз гәүдәсе белән каплаган булган. Ул хатынын саклаган. Өйләнешкәннәренә 1,5 ел булды. Илшатны алыштырыр артист булмас та инде бүтән. Аны бөтен шәһәр белә иде. Күп санлы халык җыелырга тиеш түгел, дигәч, театрдан озатып та булмады. Карантин да бер афәт булды. Моргтан гына җибәрдек. Хастаханә янына халык барыбер җыелган иде... Әле эшлисе эшләр күп иде. Хуш, Илшат!» — диде ул.

Илдар Хәйруллин: «Әрәм булды. Бу һәлакәттә үзе дә гаепле түгел бит…»

Илшат Агиев Казан театр училищесында укыган. Ул Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаган.

«Бик авыр. Көтелмәгән хәбәр. Минем укучыларым барысы да сәләтле, эшкә таләпчән, итәгатьле булды. Илшат алар арасында аерылып тора иде. Аны уналты яшендә әтисе училищега китерде. „Минем улымны укытып чыгарыгызчы“, — диде. Ул аракы эчми, тәмәке тартмый иде. Бик итәгатьле, игътибарлы. Өлкән яшьтәге артистларны хөрмәт итә иде. Иртән аларга шалтыратып, хәлләрен сорап торган булган икән. Артист буларак үзенчәлекле иде», — диде Илдар Хәйруллин.

Илдар абый: «Аллаһы Тәгаләгә дә яхшы кешеләр кирәктер», — ди. «Илшат тырыш иде. Өйгә, гаиләгә дип чаба иде. Әрәм булды. Бу һәлакәттә үзе дә гаепле түгел бит… Тегесе каршыга чыккан. Урыны оҗмахта булсын», — диде Татарстанның халык артисты.

Рузилә Мөхәммәтова: «Илшат олы гәүдәле сабый иде»

Журналист Рузилә Мөхәммәтова Илшат белән Грозный шәһәренә барган булганнар.

«Без Илшат белән бер сөйләшеп утырырбыз, интервью ясарбыз дип килешкән идек. Грозный юлында ясалмый калган ул интервью күңелемә тынгылык бирми. Шулай инде, башта өлкәнрәкләр белән эшлибез дип уйлыйсың бит ул, яшьләр көтәр, имеш. Бөтен нәрсәдә шулай, премия-фәлән бүлгәндә дә, сүз биргәндә дә, яшьләр көтәр, дибез.

Кайчагында алар көтмиләр дә икән шул. Көтеп тормыйча китәләр дә баралар. Әйтелми калган сүзләре белән.

Без артистлар белән ике көн дәвамында поездда бардык. Үзем өчен бу егетне шунда ачтым. Акыллы, фикерле, ихлас иде ул. Олы гәүдәле сабый иде — балалыгы да бетмәгән кебек иде. Дин юлында иде. Импровизация көчле иде, фикер алышканда югалып калмый иде, һәрвакыт үз сүзен әйтте. Һәрхәлдә, минем күңелемдә ул шундый булып калды.

Әлмәт театры «Федерация» фестиваленә үзенең Мольер әсәре буенча куелган «Әҗәлгә дару бар диләр…» комедиясен алып барган иде. Төп рольдә — Сганарель ролендә — Илшат Агиев. Шактый олы гәүдәсе белән сәхнәдә очып кына йөрде ул. Спектакль бер тында уйналды. Бу спектакльдә бәлки икенче состав та бардыр. Әмма минем өчен әлеге спектакль — ул Илшат иде», — дип сөйләде журналист.

Асия Харисова: «Ул данлыклы булып, үзенең эзен калдырып китте»

«Мин театрда труппа мөдире булып та, артист булып та эшлим. Труппа мөдире буларак 16 июль көнне Илшат үзенең курсташлары белән безнең театрга кайттылар. Алар театрны күтәрделәр. Илшат илаһи, инсафлы, иҗатлы, актив һәм, әлбәттә, сәләтле иде. Ул: „Минем мелодрамаларда уйныйсым килә иде“, — диде.

Рәмзия Габделхакованың „Адашкан ир“ әсәрен сәхнәләштергән идек. Премьерасы көзгә көтелә. Илшат та бу спектакльдә уйнарга тиеш иде. Әмма ул безне ташлап китте. Репетицияләрнең берсендә хореограф килгән иде. Илшат шаярырга бик яратты. „Илшат, тукта инде, шаярмыйча тор“, — дигән идек хәтта. Ике секунд та үтмәде, ул сәхнәдә башка кешегә әйләнеп куйды. Әлмәт шәһәрендә аны хөрмәт иттеләр һәм итәчәкләр. Бик күп туйлар алып барды ул. Безне, өлкән артистларны, хөрмәт итә иде. Мин аны кичә иртән соңгы тапкыр күрдем. „Асия апа, хәлең ничек?“ — дип сораган иде. Ул данлыклы булып, үзенең эзен калдырып китте. Илшат, артист кеше гомер буе яшәп тә, уйнап бетерә алмаслык рольләр башкарды. Авыр туфрагы җиңел булсын, Амин», — дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Алия Харисова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100