“Юл каткач йөрерләр әле!” Арчаның Казаклар авылында, урамга ак балчык салып, халыкны юлсыз калдырганнар
“Казаклар авылында юл юк”, “Авыл советы нәрсә карый?”, “Авыл кешесеннән шулай көлмиләр инде”. Арча районы Казаклар авылында урамга салынган “грунтощебень”, көчле яңгырлар яуганнан соң изелеп, халыкны юлсыз калдырган. Хәзер авылдан чыгасы кеше чыга, керәсе кеше керә алмый. “Татар-информ” хәбәрчесе авыл халкы һәм җитәкчелек белән аралашып, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.
“Документлар буенча бездә асфальт булырга тиеш”
Казаклар авылындагы хәлне шул авыл кызы, хәзер атна саен әти-әнисе янына кайтып йөрүче Альбина ханым “Инстаграм” һәм “Вконтакте” челтәрләрендәге битенә урнаштырган. Яргаланып беткән урам фотолары халыкта ачу тудырган. Альбина ханым үзе “Прокуратурага да барам әле”, – ди:
- Авылга атна саен әти-әни янына кайтып йөрим. Авылга керерлек түгел, машинаны калдырып кайттым. Документлар буенча безнең авылга асфальт салынган дип баралар, беләсезме? Кечкенә авыл булгач, кеше яшәми дип уйлыйлар микән инде. Авылның ярты ягына салдылар таш, ул ягы чагыштырмача әйбәт. Ә бу ягын, шул ярты чакрым юлдыр инде ул, әле әзрәктер дә, кирәк дип санамыйлар.
Авыл халкы курка инде ул, эндәшми, түзә. Шуңа күрә бу проблеманы күтәреп чыктым. Алар бит ел саен “Менә була, менә була”, – дип ышандырып киләләр кешене. Без бит асфальт юл сорамыйбыз. Шул таш салсалар да бик әйбәт булыр иде.
Монда күбрәк олылар яши. Без менә атна саен кайтып йөрибез. Минем шикеллеләр күп анда. Әле көн саен Арчага барып эшләүчеләр дә бар. Авылда эш юк бит. Фермага хәтле асфальт безнең. Машинаны ферма янында калдырып кайтырга да кыен, арасы бер чакрым бит. Анда кемнең машина калдырасы килсен.
- Авыл кечкенә, үзара салым акчасы гына җитәр иде микән соң таш салдырырга?
- Ничек җитмәсен? Ул юлны гына бит администрация аша акча күчереп тә салып була. Ә нишләп авыл советы кешеләре хәзер эштән киткән соң? Ике тапкыр Төркиягә барып кайтырга акчасы булган бит аның! Ул җыйган үзара салым акчалары кая киткән соң? Акча җитмәүдән түгел бу, сүз генә анысы. Нишләп килеп тикшермиләр икән аны? Тикшерсеннәр иде ул авыл советын. Нишләп китте икән ул эшеннән? Чөнки курка ул авыл кешесеннән. Нишләп аларның ял итәргә акчалары бар, юл салдырырга юк? Мин моны болай гына калдырмыйм әле, прокуратурага да барам, администрациягә дә...
- Авыл халкы белән киңәшләшү бөтенләй булмадымы?
- Юк. Менә нигә кирәк булды ул ак балчык салдырып, шундый ботка ясау. Әле чүп җыя торган машина кергән анда бер көнне. Нишләп аны керткәннәр? Анда бит зур машиналар бөтенләй керергә тиеш түгел. Чөнки алар җитәкчелек кушуы буенча кергәннәр.
- Узган елларны юл ничек иде?
- Анда кара балчык иде. Әле моны бит сайлау алдыннан салдылар. Авыл советы, имеш, эш күрсәтә. Нәрсәгә кирәк булды ул ак балчык? Кара балчык әйбәтрәк тә иде бит. Ак балчык хәзер бөтенләй бата, аяк астында изелә. Машина белән йөрү мөмкин түгел. Юлны тигезләтергә алар бит трактор булса да җибәрмиләр. Ә кыш көне юлны да ачмыйлар. Кеше нишләргә тиеш соң анда? Егылып үләргә тиешме? Теге елны, юлны чистартмаганнары аркасында, эшкә бара алмыйча калдым. Ике көн юлны ачмадылар шунда. Хет шунда егылып ят, анда беркем дә, бернәрсә дә керә алмый.
- Инстаграмда куйган фото һәм видеоларыгызга җавап бирүчеләр юкмы әле?
- Администрациядән район башлыгының урынбасары: “Бу кайчан салынган юл?” – дип язды һәм бетте. Мин интернет булса да ярдәм итәр дип уйлыйм инде.
Инстаграмда Альбина ханымны хуплап төрле комментарийлар калдырганнар. Берсе бөтенләй төшенкелеккә бирелгән: “Булмады! Булмаячак! Булмый да!..” – дип язып калдырган.
“Акчаны аз җыйганнар. Аллаһы Боерса, икенче елга яхшы итеп вак таш җәяләр, автобан була, Альбина. Быел бүтән кайтып йөрмә анда пычрак вакытта, катыргач, кар яугач кайтырсың”, – дип киңәшләр дә биргәннәр.
“Алай итеп авыл кешеләреннән көлмиләр инде”, – диючеләр дә бар.
Ә бер язылучы “Көзге яңгырлар бөтен төрле юлны да бетерә ала. Бу “грунтощебень” булып, аны яңгырлар алдыннан гына салган булсалар, димәк ул ныгып өлгермәгән. Әгәр баш белән уйласак, бу бары тик нигез генә. Ә “щебень”не димәк икенче елга салырга тиешләр. Монда аларның гаебе юк”, – дип ул мәсьәләгә ачыклык кертергә теләгән.
Авыл җирлеге рәисе Гөлфия Гыйбадуллина: “Юл каткач йөрерләр әле!”
Авыл халкы бер авыздан Сеҗе авыл җирлеге рәисе Гөлфия Гыйбадуллинаны гаепли. Үзара салым акчаларын алып, хәзер эштән дә китә дигән сүзләр дә әйттеләр. Гөлфия Гыйбадуллина үзен гаепли санамый, “акчалары әз иде, 100 меңгә таш җәеп булмый”, – ди.
- Казаклар авылында халык урамга чыгып булмый дип зарлана. Сезне гаеплиләр.
- Юк, нәрсә мине гаеплиләр соң алар? Үзара салым акчасына без анда “грунтощебень” салдык. Шуны чүп сала торган машина ярып бетергән. Ник аны керткәннәр соң? Мин бит инде һәрбер урамны саклап тора алмыйм. Икенче елга шулай ук үзара салым программасы нигезендә таш салыначак. Шулай итеп эшлибез бит инде. Кечкенә авыл, акча әз җыела. Мин бит инде үз акчама аларга таш салып бирә алмыйм. Алар бит инде бик әйбәт белә. Шуңа күрә минем монда бер гаеп тә юк.
- Алар бит изелә торган начар балчык салдырды ди.
- Ну “основание” инде. Үзебезнең карьердан алынган балчык. Аларның акчалары бик әз иде. 100 меңнән бераз гына артык иде. Аңа бит инде асфальт салып булмый. Менә икенче елга вак таш салына.
- Ә халык бит “Безгә юл кирәкми иде”, – ди. Халык белән киңәшләшү булмады мени?
- Өй буенча йөрдем, “Чыгыгыз, карагыз, кая салыйм?” – дип. Йә капкалары бикле, йә болай чыкмадылар. Чыккан кеше дә дөрес киңәш бирә алмады. Өй буенча йөрдем, чыксыннар иде шунда салганда. Әллә кайда түгел ич инде алар. Үзем шунда идем, сәркатибем Лениза шунда иде. Капкаларын шакып йөрдем бит. Чыксыннар иде. Үзләре кызыксынмагач, мин нишләргә тиеш?
- Хәзер халыкка нишләргә инде? Ул юл йөрерлек түгел бит.
- Юл каткач йөрерләр әле, хәзер нишләтәсең инде? Ике арадагы юллары әйбәт бит инде, анда таш салдык. Машиналарын мәчет кырында калдыралар да, әлегә шулай йөреп торалар. Мин хәзер аны бернәрсә эшләтә алмыйм бит инде. Булмаган акча белән каян алып салыйм соң мин ул ташны? Әйбәт ташның бәясе дә әйбәт бит.
- Сезне рәис вазифасыннан китә диләр.
- Әйе, иртәгәдән эшләмим инде. Яңа рәистән сорарлар икенче елга.
- Китүегез бу хәл белән бәйле түгелме?
- Юк, юк, бәйле түгел. Ул бит бер авыл гына түгел, ундүрт авыл. Кайбер авылларга балчык салдык, берничәсенә таш салдык, чөнки аларның акчалары күп иде.