Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл һәлакәтендә имгәнгән Илгиз хәзрәт: «Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә»

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән Илгиз хәзрәт Шәйхинуров фаҗиганең шаһитләрен эзли. Хәзрәтнең үзе белән «Интертат» хәбәрчесе сөйләште.

news_top_970_100
Юл һәлакәтендә имгәнгән Илгиз хәзрәт: «Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә»
Илгиз Шәйхинуровның шәхси архивыннан

18 октябрь көнне Чаллыда булган юл һәлакәтендә Илгиз хәзрәт Шәйхинуровның имгәнүе турында хәбәр иткән идек. Хәзрәтнең оча һәм умрау сөякләре сынуы турындагы язманы Руслан хәзрәт Абдуллин үзенең социаль челтәр битләрендә урнаштырган. Бүген Илгиз хәзрәтнең үзе белән сөйләштек.

Юл-транспорт һәлакәте 18 октябрь көнне кичке сәгать 8ләр тирәсендә булды. Мин борылышка керергә торганда, машинаны арттан бәреп, каршы як полосасына чыгарып атты. Шунда йөк машинасы эләктерде, – дип сөйли башлады Илгиз Шәйхинуров.

Аның «Яндекс такси»да эшләгән чагы булган. Юл һәлакәтендәге төп бәрелеш машина йөртүчесе ягына туры килгән. Машинада Илгиздән кала тагын пассажир да булган. Илгиз хәзрәтнең исә оча һәм умрау сөякләре сынган. Шалтыратканда, ул өйдә ята иде.

 

Фото: © «Набережные Челны Life» Телеграм каналы фотосы

Аллага шөкер, машинадагы пассажирга берни булмады. Аны шул ук көнне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән (БСМП) чыгардылар. Мин җомга көне үк хастаханәдән чыктым, дөресрәге, үзем сорадым инде. Умару сөягенә (ключица) операция ясадылар. Оча сөяге дә сынган иде. Хәзер 6 атна ятарга кирәк. Утырырга да, йөрергә дә ярамый. Хәзер өйдә ятам инде.

Юл һәлакәте буенча бәхәс килеп туарга мөмкин. Арттан килгән машина йөртүчесе, каршына кинәт кенә килеп чыктым дип, мине гаепләмәкче була. Шуңа, бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, юрист ялларга уйлыйбыз. Бер видео бар да, тик бик төгәл генә күренми, аңлашылып бетми.

Бүген әткәй бер адвокат белән сөйләшергә дип киткән иде. Видеорегистратор төшереп алган видео булса, яхшы булыр иде. Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитләрен эзләп язган идем дә, җавап бирүчеләр юк әлегә. Мин бергә укыган кардәшләрем төркеменә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идем, Руслан хәзрәт аны үзенең аккаунтына ук куйган. Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр дә булды. Күп танышлар да шул язманы күреп, хәлемне белешеп шалтырата башлады, – ди ул.

 

Фото: © «Набережные Челны Life» Телеграм каналы фотосы

«Башка зыян күрүчеләр булмады»

Илгиз хәзрәтнең иң сөенгәне: фаҗигадә башка зыян күрүчеләр булмавы. Сөйләшкән вакытта аның моны берничә тапкыр кабатлавы да ихлас күңелдән әйтүенә шик тудырмый.

Авариядә башка зыян күрүчеләр булмады, Аллага шөкер, шуңа сөенәм мин. Иншалла, сөякләр дә төзәлер.

Юл һәлакәте шундый тиз арада булды, ул бер мизгел генә. Беренче бәрелештән соң мин «сүнеп» – аңымны югалтып та алдым бугай. Бары тик машинаны әйләндереп алган вакытны һәм йөк машинасын гына хәтерлим. Ул бик тиз. Әйтәләр бит, үлем синнән бер мизгел ераклыгында гына, дип. Ул чыннан да шулай икән. Анда берни уйлап өлгереп тә булмый, – ди хәзрәт, исәнлегенә шөкер итеп.

Илгиз инде бер атна дәвамында ятып кына тора, тик шулай да тавышы көр, күңел төшенкелегенә бирешмәгән.

Әле генә шушы оча сөякләре сынуы турында укып ята идем. 8 атнадан рентген ясыйлар. Аннары реабилитация, ЛФК үтәргә кирәк булачак. Айдан артык ятып, аяклар да эшләмәскә өйрәнә бит инде, анда инде яңадан йөрергә дә өйрәнергә кирәк. Реабилитациясе күпмегә сузылыр, белмим.

Бөтен нәрсә дә Аллаһы Тәгаләдән. Безгә мондый авырлыклар имтихан буларак бирелә. Бәлки, гөнаһлардан арындырыр, сынар өчендер. Аллаһы Тәгаләнең ниятләре бик киң, без аның эшләренә бәя бирә алмыйбыз.

Борынны салындырып утырырга ярамый. Бар нәрсәгә дә шөкер итәргә кирәк. Бәлки, бу – Аллаһы Тәгаләнең моннан да авыррак, начаррак нәрсәдән коткаруыдыр, – ди ул.

«Гел авыр булмый»

Илгиз алда барысы да яхшы булачагына ышана. Аның машина йөртү стажы да 10 елдан артык. Таксида әле 1 айлап кына йөргән.

Бу хәлләрдән соң, тагын да игътибарлырак булырга кирәк, дигән нәтиҗә ясыйсың инде. Күп йөргән вакытта, барыбер, игътибарлылыкны әзме-күпме югалтабыз. Кеше факторы – аны да үзгәртеп бетереп булмый, тик шулай да саграк, игътибарлырак булырга тырышырга кирәк. Без үзебез өчен генә түгел, ә тирә-ягыбыздагы башка кешеләр өчен дә җаваплыбыз. Ярый, бу очракта башкалар зыян күрмәде, Аллага шөкер, – дип сөйләде хәзрәт.

Илгиз Шәйхинуров – дини гаиләдән. Ул күп еллар Чаллыда «Нур-ихлас» мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшләгән, бүген дә шул мәчет тормышында катнашып тора. Мәчеттә олылар өчен дин сабаклары кертергә ниятләп йөргән булган. Илгиз тормыш иптәше Зөлфинә белән 2 бала үстерәләр: улына 6 яшь, кызына – 4.

Балалар да кайгырдылар. Балалар бакчасыннан кайталар да, яныма килеп утыралар, мине кызганалар. Хатыным да минем өчен кайгыра, борчылмыйча булмый инде. Аның җилкәсенә дә бик күп авырлык төште. Ул реабилитолог, ЛФК инструкторы булып эшли. Ул – нәкъ менә мине аякка бастырачак кеше. Хастаханәдә ятканда да гел оча сөякләре өчен борчылып, табиблардан сорашып тора иде. Умрау сөяге белән йөреп була инде дә, менә оча сөякләре сыну яхшы түгел. Тернәкләнү дә бик күп вакыт һәм көч сорый.

Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә. Бу – минем өчен бер шигарь кебек. Алга таба барысы да җайланыр, иншалла. Гел авыр булмый, – ди Илгиз хәзрәт.

«Юл һәлакәтенең шаһитләрен эзлим»

Бүген Илгиз хәзрәт Шәйхинуровка ярдәм кирәк. Ул 18 октябрьдә Чаллының «Бахор» кафесы каршында булган юл фаҗигасенең шаһитләрен, видеоязмаларын эзли. Видеорегистратор төшергән видеолар юл һәлакәтенең бәхәсле урыннарына ачыклык кертергә ярдәм итәр иде. Адвокат яллау да билгеле бер финанс чыгымнары таләп итә. Хәзер Илгиз эшли алмый, 2 айга диярлек урын өстендә ятарга мәҗбүр. Матди ярдәм күрсәтергә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

8917 920-26-36 телефон номерына Сбербанк һәм Тинькоф карталары беркетелгән (Шайхинуров Ильгиз Камилович).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100