news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы хәзрәте авариядә җитди имгәнгән

news_top
Чаллы хәзрәте авариядә җитди имгәнгән
"Татар-информ" архивы

Чаллы хәзрәте Илгиз Шәйхинуров авария вакытында җитди имгәнгән. Хәзер ул хастаханәдә ята. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Юл һәлакәте 18 октябрьдә булган. «Оча һәм умрау сөякләре сынган. Умрау сөягенә операция ясаганнар, оча сөяге сыну сәбәпле, хәзрәткә ай-ай ярым утырып торырга ярамый, ул ятып кына торырга тиеш, дигән табиб. Аннары – реабилитация, ягъни кимендә 2 ай ул эшкә яраксыз була», – дип сөйләгән Казан хәзрәте Руслан Абдулин. Хәзрәтләр Ислам университетында бергә укыган.

Руслан хәзрәт сүзләренчә, авария факты буенча бәхәсле мәсьәлә килеп чыккан, шуңа күрә адвокат яллау кирәк. Хәзрәт битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар