Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Рөстәм истәлегенә: «Аның кебек әтиләр бармы икән?!»
Язмышыңа язылганны кул аркасы белән сөртеп төшлап, яңадан язып булса икән дә бит ул… Адәм баласы Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерләрен озынайта алмый шул. 33 яшьлек Рөстәм Гарипов өчен дә кояш мәңгегә сүнгән инде. «Интертат» юл һәлакәтенә эләгеп гомере өзелгән Рөстәм истәлегенә язма әзерләде.
Рөстәм Гариповны арабыздан мәңгегә алып киткән фаҗига 9 май көнне Казанга кергәндә, Залесная урамында килеп чыга. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, икенче полосага күчкән вакытта бер автомобиль шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче Рөстәмнең мотоциклы белән бәрелешә. Авария шул дәрәҗәдә көчле була ки, мотоцикл юл кырыендагы коймага килеп бәрелә һәм икегә аерыла. Алган тән җәрәхәтләреннән Рөстәм фаҗига урынында ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк җан бирә.
«Баламны башка исән килеш күрмәм дип уйламадым шул…»
Инде соңгы юлга озатсалар да, Рөстәмнең әнисе Эльвира апа улының җир куенында ятуына әле һаман да ышана алмый. Улы аның ышанычы һәм төп таянычы булган. Эльвира ханымның улын чиксез яратуы һәм аның өчен бу югалтуның ни дәрәҗәдә авыр икәнлеге һәр сүзеннән сизелеп торды.
«Рөстәм — минем өлкән улым. Аңа унике, ә кечкенә улыма бер яшь чагында тормыш иптәшем вафат булды. Балалар бик иртә әтисез калды. Шуңа күрә Рөстәмгә бик иртә олыгаерга, ир-ат буларак, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга туры килде.
Кечкенәдән үк бик тыйнак, сабыр булды ул. Туганнар кунакка килгәч: «Әйдә, Рөстәм, сиңа кибеттән берәр тәмле әйбер алыйк әле», — дип чакырсалар да, тыйнак кына баш тартыр иде. Ә үзенең күңеле бөтен дөньяны колачларлык дәрәҗәдә киң булды. Соңгы акчасы булса, аны да үзенә тотмыйча, тәмле әйберләр алып, дусларын сыйлар иде.
Мин Рөстәм белән ниндидер проблемалар булганын бөтенләй хәтерләмим. Яшүсмер чоры да тыныч кына узып китте аның, мин аны сизмәдем дә. Өйдә тәртип, чисталык ярата иде. Өйләр җыештыру, ашарга пешерү аның өчен берни тормый иде. Укуы белән дә кыенлыклар тудырмады. Башта училищеда пешекче-кондитерлыкка укып чыкты, аннан институт тәмамлады. Ләкин эшне дипломым бар дип түгел, ә кызыксынуларына карап, күңеленә якын булганнарын сайлый иде.
Рөстәм ул курку белмәс егет иде. 18 яшендә машина йөртү таныклыгы алды да, эш машинасына утыртып, мине каядыр алып барды. «Әни, мин яхшы йөртәмме?» — дип сорый. «Яхшы йөртәсең, улым», — дим. «Әтидән дә яхшырак йөртәмме?» — дип елмая. Руль артында судагы балык кебек иде. Улым максатларына иреште, бөтен эшләре дә яхшы барды һәм моның белән үзе дә бик горурлана иде», - дип искә ала Эльвира ханым.
Әнисе сүзләренчә, мотоцикллар белән Рөстәм моннан берничә ел элек мавыга башлый. Әлбәттә инде, Рөстәм өчен борчылып, гаиләсе аның бу мавыгуына каршы була. Ләкин кешенең күңеленә бер кергән икән, туктатып калып буламы соң? Дуслары барысы да мотоциклда йөргәч, аның да бу транспорт төрен үзләштерәсе килә. Башта мотоцикл сатып ала, аннан соң мотоцикллар белән идарә итү таныклыгына укый. «Безгә бары тик аны «сак йөр» дип кисәтергә генә калды», - ди Эльвира апа.
Эльвира ханым сүзләренчә, бик яхшы йөртсә дә, дуслары Рөстәмнең руль артында сак булуын искәртәләр. Ул үзенең мотодусларын да: «Брат, әкрен генә яме», «Брат, бик көчле мотоцикл, җайлап кына йөр», — дип кисәтеп торган.
Эльвира ханым Рөстәмнең әйбәт әти булуын да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бала, эш яки мавыгулары арасыннан Рөстәм һәрвакыт бала мәнфәгатьләрен сайлый торган булган. «Миңа улым белән футболга барырга яки дәресләр әзерләргә кирәк», — дип, дуслары белән очрашуларны да кичектерә иде. Аның улына тавыш күтәреп эндәшкәнен дә хәтерләмим. Бик сабыр иде ул. Баланың төрле вакытлары була бит инде: тыңламаган, кәефе булмаган чаклары. Шундый очракларда да җайлап, матур итеп сөйләшә иде бала белән. Әле менә шушы көннәрдә улына ун яшь тулачак. Улының туган көненә матур планнар корган иде», - ди ул.
Эльвира ханым Рөстәм белән соңгы тапкыр күрешкән, сөйләшкән кадерле мизгелләрне дә искә алды. 8 майга каршы төндә Рөстәм әнисендә кунган. Тәмле ашларын ашатып, Эльвира апа газизен эшкә үзе шәхсән озатып калган.
«Улым ул көнне үзен гадәттәгечә тотты. Борчылганын да, кәефсез булуын да тоймадым. Тәмле итеп ашарына пешердем, үзе белән контейнерга да салып җибәрдем әле. Тәүлек буе эшли торган эшкә китте бит. Шул китүеннән баламны башка исән килеш күрмәм дип уйламадым шул…» - ди ул.
Улының хәвефкә юлыгуы турында Эльвира апага ДПС хезмәткәрләре шалтыратып әйтә. Авария дигән сүзне ишеткәч тә, ана күңеле яхшыга өметләнә, йөрәк җимеше инде исән түгелдер дигән уйны башына да кертеп карамый. «Рөстәмнең хәле ничек?» - дип кенә сорый ала ул. Ләкин: «Сезгә авария урынына килергә кирәк. Барысы да бик начар», - дигән сүзләр генә ишетә…
«Байкерларның барлык мәгълүмат та бик актив рәвештә тарала торган төркемнәре бар. Улымның һәлакәткә юлыгуы турында якын дуслары шул төркем аша белеп алганнар. Иң беренчеләрдән булып янына килеп җиткәннәр. Ул вакытта ук улым исән булмаган инде, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк җан биргән. «Эльвира апа, ул үлемен аңларга да өлгермәгәндер…» - диде дусты. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган бит…
Рөстәмнең арабыздан китүен йөрәк кабул итә алмый. Бу ниндидер хата, очраклылык кебек. Менә ишек ачылыр да, әтисенеке кебек матур, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп, балкып килер керер төсле.
Улым белән бәйле бернинди үкенечләрем юк, шунысы булса да тынычландыра. Чөнки без Рөстәм белән һәрвакыт җылы мөнәсәбәтләрдә булдык. Дуслары да бик яхшы иде аның. Барысы да гади, ягымлы. Әле барлык мотодуслары җыелып, сюрприз ясап, бик матур итеп туган көне белән котлаганнар иде үзен…. Улымны җирләгәндә дә кортеж ясап, озата бардылар….» - ди әңгәмәдәшем.
Рөстәм энесенә дә әти урынына булган, үзенең киңәшләрен биреп, ярдәм итеп торган. Ул да абыйсының үлемен бик авыр кичерә.
«Абыйсының сүзенә һәрвакыт колак сала иде. Мин фаҗига турында шалтыратып әйткәндә Эмиль эштә иде. Башта ышанмады…. Кабат бар көченә трубкага кычкырды, бу сүзләрне берничек тә кабул итә алмады. Абыйсын югалтканнан соң Эмиль улым тагын да җитдиләнеп китте сыман, миңа карата да мөнәсәбәте башка хәзер. Ул ничек тә миңа терәк булырга тырыша.
Гомумән, кайгыбызны уртаклашучылар, мондый авыр вакытыбызда ярдәм итүчеләр бик күп. Чөнки Рөстәм үзе дә бик яхшы күңелле, бернинди конфликтларга керми торган кеше иде.
Без әти-әниләр бу тормышта балаларыбызны куркыныч хәлләрдән, бәла-казалардан сакларга тырышабыз. Хәтта мәктәпкә озатканда да «юлны карап чык», «матур гына йөр» дип, изге теләкләребезне әйтеп калабыз. Ләкин ни кадәр генә яратсак та, якларга теләсәк тә, чзмышларга язылганны үзгәртә алмыйбыз шул, - дип уртаклашты безнең белән Эльвира апа.
«Рөстәм кебек әтиләр бармы икән?!»
«Интертат» Рөстәмнең тормыш иптәше Айгөл белән дә элемтәгә керә алды. Айгөл белән Рөстәм, юллары аерылуга карамастан, дуслар һәм уллары Кәрим өчен иң яхшы әти-әни булып кала белгән зирәк пар. Айгөл тормыш иптәшен иң яхшы, матур сүзләр белән генә искә алды, күз яшьләрен тыеп кала алмады.
«Рөстәм искиткеч ир һәм әти булды. Изге күңелле, олы йөрәкле булуы һәрвакыт сизелеп торды. Рөстәм кайгыртучан, намуслы һәм ярдәмчел иде. Ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә — теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Бу аның өчен табигый иде.
Без ун ел бергә яшәдек. Рөстәм кебек баласы өчен барысын да бирергә әзер булган, баласының барлык кызыксынуыларын да уртаклашкан әтиләр бармы икән? Ул үзе дә бик иртә әтисез калган һәм әтисез үсүнең ничек авыр икәнлеген яхшы белә иде. Улыбыз тугач: «Мин улымның бөтен нәрсәсе булсын өчен булдыра алган, кулымнан килгәннең барысын да эшләчәкмен», - диде. Һәм вәгъдәсендә торды.
Фото: © Айгөлнең шәхси архивыннан
Рөстәм улыбызны үлеп яратты. Аның белән горурланудан туктамады. Улыбыз футбол белән шөгыльләнә. Әтисенең аның уеннарын калдырганы булмады, тренировкаларда һәр уңышына сөенә иде. Рөстәм һәрвакыт улыбыз янәшәсендә булды - ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Ул улыбыз өчен әтисе генә түгел, аның иң тугры җанатары һәм остазы да булды, - ди Айгөл.
Әлбәттә, ун яшьлек Кәримгә дә хәзер бик авыр. Якын кешесенең арабыздан мәңгегә китүен, аны беркайчан да күрә, кочагына сыенып «әтием» дип әйтә алмаячагын бала күңеле берничек тә кабул итә алмый. Ләкин Айгөл баланы алдарга һәм өмет бирергә теләмәвен әйтте.
«Фаҗига булган көнне үк улыбызга барысын да сөйләдем. Бераз вакыт узып, уй-фикерләремне туплагач, әлбәттә. Чөнки улыбызны алдап йөртергә теләмәдем. Шулай ук аның бу хакта башкалардан түгел, ә мин - әнисеннән белүе дә мөһим иде. Әтисенең китүен әйткәч, ул елый башлады. Бу барыбыз, шул исәптән улыбыз өчен дә бик зур сынау, шок… Мин аңа без бу сынауны бергә җиңеп чыгачакбыз, мин янәшәңдә, дип әйттем…
Улыбыз кичләрен гел елый…. Әтисе белән уздырган мизгелләрне, матур вакыйгаларны искә төшерә. Әтисенең башка беркайчан да янәшәбездә булмаячагын аңлый.», - дип сөйләде Айгөл.
«Ул беркайчан да тормышын куркыныч астына куймады»
Блогер Нариман Хөснуллин да безгә якын дусты Рөстәм турында истәлекләр белән уртаклашты.
«Рөстәм белән танышуыбызга бер ел гына булуга карамастан, без бик якын булдык. Ун елга торырлык дуслык иде бу. Әлбәттә инде, безне уртак кызыксыну берләштерде. Без икебез дә байкерлар төркемендә торабыз. Әлеге төркемдәге дусларыбыз белән бер гаилә әгъзалары кебек якынаеп беттек. Бер-беребезгә туган көннәр белән котлыйбыз, кунакларга йөрешәбез.
Рөстәм бик шат күңелле, ярдәмчел, позитив кеше иде. Аның белән күрешми калган көнебез булмагандыр. Рөстәм белән төнлә мотоциклда йөри, ә аннары яр буенда туктап, таңга кадәр сөйләшеп утыра торган идек.
Шушы таңга кадәр сөйләшүләр вакытында Рөстәм үзенең уй-хыяллары белән дә уртаклаша иде. Аның бик хур хыялы булды – ул да булса диңгез күрү, ял итәргә чит илгә бару. Зур компаниябыз белән Таиландка ялга баруны да планлаштырып куйган идек.
Фото: © Нариман Хөснуллинның шәхси архивыннан
Рөстәм үзенең бөтен буш вакытын улына багышлады. Хәзер менә аның ун яшьлек улы әтисез калды....Рөстәм улы белән кая гына бармады. Әле циркта, әле зоопаркта була алар. Икенче караганда инде велосипедта йөриләр. Улы белән уздырган матур вакытларын ул безгә дә төшереп җибәрә, бүлешә иде.
Рөстәм белән соңгы тапкыр 8 май төнендә күрештек. Компаниябез белән иртәнге өчкә кадәр сөйләшеп тордык, бик күп шаярдык, рәхәтләнеп көлештек. Рөстәм белән 9 май кичендә дә мотоциклда йөрергә килешкән идек. Кызганычка, шушы фаҗига килеп чыкты.
Шунысын да әйтергә кирәк, Рөстәм мотоциклда йөргәндә бик сак булды. Беркайчан да үзенең тормышын куркыныч астына куймады. Гел төгәл исәп белән, юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрде. Минем беркайчан да Рөстәмнең свотофорның кызыл утына чыкканын яки куркыныч маневрлар ясаганын күргәнем булмады. Хәтта бу очракта да Рөстәмнең гаепсез булуын аңладык. Без һәлакәтнең шаһитларын таптык, камераларны карадык. Машина шашка ясап, ике полоса аша сул якка күчкән һәм Рөстәмне бәреп киткән. Ә Рөстәм тыныч кына үз полосасыннан барган…Машина руле артындагы кеше Рөстәмнең туганнары белән элемтәгә дә чыкмады. Күрәсең, бу эшне тыныч кына ябып куярга телиләрдер. Ә без барысының да гадел булуын, гаепле кешенең закон буенча җавап тотуын телибез һәм моңа ирешергә тырышачакбыз», – дип сөйләде безгә Нариман.
Бүгенге көндә Рөстәмнең дуслары мәрхүмнең гаиләсенә ярдәм җыя. Без дә изге нияттә булган, күңеле кушканнарга Рөстәмнең әнисе Эльвира ханымның номерын калдырабыз.
8-917-866-78-44 (Озонбанк, Эльвира Г.)
Рөстәмнең әнисе, энесе, тормыш иптәше, улы һәм барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Рөстәмнең урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Башка мондый авыр кайгы-хәсрәтләр килмәсен.
Фото: © Нариман Хөснуллинның шәхси архивыннан