Юл фаҗигасендә үлгән Лилия Гафурова турында: «Җаны чыкканда сәҗдәгә киткән кебек яткан»
25 июнь көнне Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе, кейтеринг белән шөгыльләнеп танылган Лилия Гафурова юл фаҗигасендә һәлак булды. Нибары 28 яшьлек Лилиянең үлеменә китергән фаҗига, аның соңгы минутлары, тормышка карашы, хыяллары - «Интертат» язмасында.
Лилия белән иптәш кызы Миләүшәнең Лениногорскидагы заказдан соң Чистайга, икенче көнне булачак банкетка әзерләнергә дип кайтып килешләре була. Кафега кайтып туктарга санаулы минутлар гына калган булган, югыйсә… Әмма әҗәл кычкырып йөрми, үкчәңә басып йөри, диләрме әле? «Шулай үләсе Лилиянең тәкъдиренә язылган булган. Тәкъдирдән качып булмый. Юл фаҗигасенә эләкмәсә, башка сәбәп килеп чыгар, бер дә булмаса, су эчкәндә тончыгып үләр иде», - ди Лилиянең бертуган апасы, блогер Гүзәл Хөснетдинова.
Башта әлеге фаҗиганең сәбәбен кызларның машинада йокыга китүләре белән бәйләп аңлатканнар. Соңрак исә Лилиянең дус кызы Миләүшә (рульдә ул була) юлда ремонт баруын күрсәткән билгене әйләнеп узмакчы булуын, ләкин идарәне югалтып, машиналары юл читенә төшеп каплануын сөйли.
«Фаҗига алдыннан кырда туктап, намаз укыганнар»
Мин шалтыратканда Лилиянең туганнары мәрхүмәнең өчесен уздырырга әзерләнеп йөри иде. Аның бертуган апасы, иң якын кешесе Гүзәл Хөснетдинова белән сөйләштек.
«Без Лилия белән әтисез үстек. Ялгызына гына ике баланы тәрбияләве кыен булгач, әни 9 айлык вакытында Лилияне әби белән бабай янына кайтарып куйган. 6 яшенә кадәр сеңлемне әби белән бабай карап, тәрбияләп үстерде. Шуңа да алар аңа әти-әнисе кебек якын булды, бабайның үлемен дә Лилия бик авыр кичерде.
Кафе ачу, ризыклар пешерү белән шөгыльләнү Лилиянең балачак хыялы иде. Беренче сыйныфта укыганда ук әнине эштән токмачлы ашлар, пироглар пешереп каршы ала иде ул. Кечкенәдән табыннар корырга яратты, аш-су тирәсендә кайнашканда дөньясын оныта иде.
Кафены кесәсендә төгәл 5 мең акчасы булган килеш, берничә кешедән бурычка акча алып торып ачты ул. Ул үзе бурычлы тора торган кеше түгел, әҗәтләрен тиз генә түләп тә бетерде.
«Хозур» кафесы бик тиз танылып китте, табыш китерә башлады.
Гаилә тормышы гына барып чыкмады сеңлемнең. Руслан - аның 18 яшьтә яратып кияүгә чыккан егете, баласының әтисе. Сәбәпләрен атап тормыйм, әмма кызлары туып озак та үтмәде, төрмәгә утырттылар аны. Лилия бала күтәреп аның янына төрмәгә очрашуларга йөрде. Ирен төгәл 8 ел көтте ул. Әмма быел алар Лилиягә алга таба яшәргә, тормышын көйләргә, бала табарга кирәк дигән фикергә килделәр һәм Руслан аңа талак бирде. Әле 14 июнь көнне генә сеңлем Рамил исемле егет белән никах укыткан иде. Аның белән нибары 9 көн яшәп калдылар.
Бу хәбәрне әйткәч, Руслан үкси-үкси елады. Ә икенче иренең Пенза өлкәсенә, әти-әниләре янына кайтып киткән чагы иде. Аның белән Лилияне җирләгәч кенә элемтәгә керә алдык. Рамил әлегә шок халәтендә, ни булганны аңлый алмый», - ди Гүзәл.
Гүзәл Хөснетдинованың Лилиянең 9 яшьлек кызы Ләтифәне үз канаты астына алып, тәрбияләп үстерү нияте бар.
«Без Лилия белән шаярышып, кайсыбыз беренче үлә - шул икенчебезнең балаларын карый дип сөйләшкән идек. Ирем берсүзсез: «Ләтифәне үзебезгә алабыз, үз кызыбыз кебек итеп үстерәчәкбез, кайгырма», - дип тынычландырды. Ул хәзер мине әнием дип йөри, миндә әнисен күрә. Әмма бердәнбер бала булып үскәнгәме икән, Ләтифәнең холкы бик авыр. Шуңа да бер кыенлык белән очраштык - ул мине үземнең балаларыма көнли. Мин дүрт бала әнисе, барысына да наз-мәхәббәтемне тигез бүлеп бирергә тырышам. Хәзер Ләтифә белән көн саен аның тиздән зур гаиләдә яшәячәге, туганнарына карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында сөйләшәбез. Әлегә үз балаларым да Ләтифәнең мине әни дип йөрүен аңлап бетерми.
Без Лилия белән үлем темасына бик еш сөйләшә идек. Аның әйткән сүзләрен исемә алып, җәсәден кәфенләгәч, янына кызыннан кала беркемне дә кертмәдем. «Нигә әнине бүләк кебек төргәннәр? Аны бүләк итәләрме?»- дип аптырап карап торды сабыем», - дип сөйләде Лилиянең апасы.
Лилиянең бөтен күңелен биреп эшләгән кафе эшен әнисе Фәридә ханым дәвам итәчәк. Ул анда баш пешекче булган, бөтен нечкәлекләрне дә яхшы белә.
«Сеңлемнең күпме көч куеп үстергән бизнесы алга таба да эшләргә тиеш. Лилия шушы кафе өчен җанын бирер иде. Кешеләр турында уйлап, тәмле, матур булсын дип тырышты. Аның беркайчан да иске ризык сатканы, әзерләгәндә сыйфатсыз продукция кулланганы булмады. Бу мәсьәләдә бик тә таләпчән булды. Әйтәсен әйтә, куркып тормый иде», - диде безгә Гүзәл.
Гүзәл сеңлесенең җаны чыгар алдыннан да Аллаһы Тәгалә турында уйлавы, туктап намазлар укуы турында әйтеп үтте.
«Лилия белән без бер үк вакытта - 2009 елда дингә килдек, яулык бәйләдек. Лилия үләр алдыннан сизенгән кебек бөтен калган уразаларын тотып бетерде. Ул кичне дә Чистайга кергәнче туктап, ястү намазын укыганнар. Миләүшә сөйләвенчә, Лилия җаны чыккан мизгелләрдә җирдә сәҗдәгә киткән кебек яткан. Сеңлем соңгы сулышын алган вакытта да Аллаһы Тәгалә каршына тезләнгән. Миләүшә аны сулыш алуы җиңеләймәсме дип җилкәсенә әйләндергән, яулыкларын салдырган. Ул яулыгын әни барып алды, хәзер кочаклап йөри», - ди Гүзәл.
Хәзер Лилиянең иптәш кызы Миләүшәгә карата кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше ачмакчы булалар. Гүзәл Хөснетдинова үзе һәм барлык якыннарының моңа катгый рәвештә каршы булулары турында сөйләде.
«Миләүшәнең бер гаебе дә юк. Аның урынында мин, яисә башка кеше булырга мөмкин иде. Ул да ике баласын ялгызы үстерә. Хәзер аңа болай да шушы йөк белән гомер итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә сеңлемә шундый язмыш язган. Гомерең өзеләсе булса, әллә нәрсә эшләсәң дә үзгәртә алмыйсың. Әнине дә шулай дип тынычландырам», - диде Гүзәл.
«Берәр кайчан улым - Ризванчигым булачак дип хыялланды»
Дус кызы Алия Лилиянең бик тә намуслы кыз булуын билгеләп узды.
«Төрле сүзләргә ышанып, чыннан да шулай булганына инанмыйча, кешегә гаеп атканы булмады. Кешеләр нинди генә начарлык эшләсәләр дә ул кешенең ниятен эзли, акларга тырыша иде.
Гел ятим, авыру балаларга акча җыешып, приютларга сәдака итеп өстәлләр әзерләп, игелекләр кылып торды.
Аллаһы Тәгаләгә сыенып яшәде, нинди генә борчуы булса да, Коръән укып тынычлана иде. Дин ягына бик җаваплы карады. Ачуланганда да: «Аллаһы Тәгалә дә гафу итә бит, ә мин ничек гафу итмәскә тиеш?» - дип әйтә иде.
Эше дип яшәде инде. Аның ялт иткән командасы, ярдәмчеләре күп. Көненә әллә ничәшәр банкет алып, Татарстанның төрле шәһәрләренә таралып эшләделәр. Әнисе, командасы аның эшен алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм.
Лилия берүзе йорт җиткерде. Эченә матур ремонт ясап, шунда гөрләтеп яшәргә хыялланды. Аннан аның бик тә малай алып кайтасы килде. "Берәр кайчан минем Ризванчигым булачак», - дип әйткәне исемдә. Бәлки яңадан кияүгә чыгуы да беренче чиратта шул бала табасы килү белән бәйле булгандыр», - диде Алия.
«Тормышы җиңелләрдән булмады»
Алып баручы Алсу Фаракшина да Лилия белән даими язышып, аралашып яшәгән.
«Ачык күңелле, искиткеч тырыш Лилия белән блогер Юлия Нәбиеваның юбилеенда танышкан идек. Мин әлеге мәҗлесне алып бардым, Лилия искитмәле тәмле өстәлләр әзерләде. Шул чарадан соң аның белән якыннанрак аралаша башладык. Минем социаль челтәрләр аша акча җыеп, авыру балаларга, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырышуымны беләсездер. Андый очракларда шактый зур аудиториясе булган Лилиягә шактый еш мөрәҗәгать иткәләдем. Киң күңелле, үзе дә кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торган Лилия постларны берсүзсез урнаштыра иде. Әле яңа гына үзе дә янгын чыгып йортсыз калган танышларына 500 мең сумга якын акча җыеп, илтеп бирде.
Лилиягә җомга көнне шалтыраттым, телефоны тотмады. Безнең классташлар очрашуына өстәлләр әзерли алмасмы дип сорамакчы идем. Кичке 22.30лар тирәсендә «доступен» дип смс килде. Бу арада гел эштә күренде, аргандыр, борчымыйм дип шалтыратмадым. Ә иртән торсам, шушы коточкыч хәбәр… Әй, шалтыратасым калган икән дип үкенәм хәзер.
Юмор хисле, җиңел характерлы иде Лилия. Бик үткен телле, тиктормас иде бит инде. Әле үзе белән таныш булмаганда сторисларын карап, болай кылану яулыклы кызга килешми дип тә уйлап куя идем. Ә инде аралаша башлагач, мин аның бик эчкерсез, нечкә күңелле кеше икәнен аңладым.
Тормышы да җиңелләрдән булмады. Ничәмә-ничә еллар буе төрмәдәге ирен көтеп, баласының өсте бөтен булсын дип көне-төне эшләп… Әле бит дин юлында булды, биш вакыт намазын калдырмыйча, барысына да җитешеп, дөрес итеп яшәде.
Бөтен нәрсәне үзе табып, барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән кеше ул. Хатын-кызның үз өстенә артыгын алуы да әйбәт түгел шул. Тормыш йөген тарту җиңел булмагандыр. Арган килеш юлда йөрүләр, табын әзерләүләр... Әгәр ире белән торып, аның канаты астында яшәсә, үз өстенә ул дәрәҗәдә күп җаваплылык алмас та иде, бәлки», - дип сөйләде Алсу.
«Сезне сагындым, күрәсем килә диде»
Блогер Юлия Нәбиева, Лилиянең дусты:
«Дөньядагы иң гадел, иң намуслы, иң ярдәмчел кеше иде Лилиябез. Даими күрешеп тору мөмкин булмаса да, беркайчан да элемтәне өзмәдек.
Әле җеназасы вакытында да сөйләшеп тордык. Күпме авырлыклар күреп тә, тормыштан зарланганын ишеткәнебез булмады. Гел уен-көлке сөйләшеп, тормыштан тәм табып яшәде.
Лилия белән соңгы тапкыр Казанда күрештек. Үзенә әйтмичә генә, Гүзәлне туган көне белән котларга килмәкче идек. Сюрприз оештырасыбыз килде. «Без Гүзәлне котлап китәбез», - дип Лилиягә шалтыраттым. «Апа бүген Казанга була. Әйдәгез, шунда очрашыйк. Мин дә аның белән киләм, сезне сагындым, күрәсем килә», - диде. Соңгы тапкыр күрешүебез шул көнне булды.
Лилия үлгән төнне миңа Гүзәл икенче яртыда шалтыратып: «Лилиябез үлде», - диде дә акырып елый башлады. Ә мин, шайтан авызны ачкан кебек, берни әйтә алмыйм. Кабат инстаграмга кереп: «Төш күрдемме мин, син чынлап та шалтыраттыңмы миңа?» - дип сорадым.
Лилиябезне җирләргә җыелган халык иде… Машиналар күп булганга хәтта трассага чыга торган юлда бөкеләр хасил булды.
Дөрес итеп көн иткән Лилиядән без чын мәгънәсендә үрнәк алып яшәдек. Арабызда шундый дустыбыз булды, аның белән аралашып яшәп калдык дип Аллаһка шөкер итәм», – диде Юлия.
«Үз эшенең остасы иде»
Лилия татар эстрадасының бик күп артистлары белән дә хезмәттәшлек итте. Үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлаучы Лилияне дуслары социаль челтәрләрдә истә алды.
Артист Данир Сабиров: «Ул артист та, җырчы да, биюче дә түгел иде. Әмма үз эшенең остасы. Концерт вакытында сәхнә артынамы, өйгәме килә дә - ялт итеп табынын корып китә. Хәләл, тәмле, матур итеп. Ул әзерләгән ризыкларны реклама өчен видеога төшерергә дә өлгерми идек, шунда ук кунаклар табынны әйләндереп алалар иде. Эх, Лилия, бик кызганыч. Урының оҗмахта булсын. Якыннарыңа сабырлык телим», - дип язган.
Җырчы Фирдүс Тямаев та: «Эх, дустым. Ике көн Чистай, тугыз көн Казан концертларымда барлык кунакларымны тәмле ризыкларың белән кунак итеп тордың. Синең белән дуслашып, туганлашып беткән идек. Эх, нәрсә булды соң! Синең көләч йөзең мәңге йөрәктә калачак. Урының оҗмах түрләрендә булсын. «Китмә» җырын башкарганда гел син күз алдымда булырсың, - дигән.
Лилия Гафурова үзенең соңгы сторисларын юлда төшергән. Ул анда Фирдүснең «Китмә» җырын тыңлап, аңа кушылып җырлап бара. «Китмә, ишетәсеңме, китмә», – дип өзгәләнә яшь күңел шушы юлда гомере өзеләчәген тойган кебек.
Лилиянең хыяллары…
Социаль челтәрләрдәге соңгы постында Лилия мотивацияне каян алу, алдагы хыяллары турында язган булган.
«Минем өчен мотивация - туганнарым, тормышка ашырырга теләгән хыялларым. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Балаларымның үземнән үрнәк алуын теләр идем. Әниемне уңышларым белән сөендерәсем, аның да хыялларын чынга ашырасым килә.
Күз алдымда зур, якты йортым, тулы гаиләм, яраткан эшем. Шушы картина миңа алга таба яшәргә, эшләргә көч бирә», - дигән ул.
Лилиянең әнисе, апасы, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең гүрләре якты, урыны җәннәт түрләрендә булсын.