Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юктыр әле күргәнең, мондый голлар кергәнен, яки Яңа замананың хоккее да заманча

Казанда узучы халыкара «Киләчәк уеннары»ның соңгы көннәре калып бара. 21 дисциплинаның кайберләрендә инде җиңүчеләр ачыкланды. Шуларның берсе – фиджитал-хоккей. «Ак Барс» командасының өчтә калуы, Данис Зариповның да кулына джойстик алуы һәм фиджитал уеннарның киләчәге турында – «Интертат» хәбәрчесе репортажында.

news_top_970_100
Юктыр әле күргәнең, мондый голлар кергәнен, яки Яңа замананың хоккее да заманча
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җитте заманалар – компьютерда уен уйнау халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Мәктәптән кайтып, ашамыйча да компьютер каршында аяк бөкләп утырганда бер уенчык кына кебек тоела иде барысы да. «Уен уйнап күзең бетә! Дәресеңне әзерлә!» – дигән сүзләр дә үз мәгънәсен югалтып килә кебек. Чөнки заманасы белән бергә киберспорт та «күзең бетә» тирәсендә генә әйләнеп йөрми. Әле үзең уйнасаң – бер хәл, башка кешенең уйнаганын карап утырулар да сәер түгел хәзер.

Компьютер уеннарында уйнау буенча миллион долларлык ярышлар үткәрелә, дөньякүләм килешүләр төзелә. Казанда узучы «Киләчәк уеннары»нда да шул тенденцияне күрәбез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фиджитал турнирда 21 дисциплина буенча ярышалар. Алар барысы да компьютер уеннарына гына әйләндерелеп калынмаган. Мәсәлән, Казан циркында роботлар көрәште, «Трудовые резервы»да дроннар узышты. Ә «Татнефть Арена»да хоккей уйнадылар. «Dota», «Мир танков» кебек уеннар, дроннар, роботларда ничек ярышулары аңлашыла да, ә хоккей, баскетбол, волейболны ничек итеп төрләндерүләре кызык тоелды. Ни дисәк тә, бу бит әле – дөньяда һәм тарихта беренче фиджитал-уеннар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фиджитал-хоккей тамашасы өчен «Ак Барс» хоккей командасын «Татнефть Арена»дан «Спорт сарае»на «сөреп» торганнар. КХЛның плей-офф сериясе башланырга торса да, «Киләчәк уеннары» мөһимрәк булган инде. «Спорт сарае» кечкенәрәк булу сәбәпле, анда җанатарлар күпләп сыймый. Шуңа күрә «Ак Барс» хәтта билет акчасын да корбан иткән.

«Татнефть Арена»ның бер ягы бөтенләй каплап алынган, анда сәхнә урнаштырганнар. Тамашачылар өчен калдырылган урыннар тулы диярлек иде. Анысы – командаларына карап. Мәсәлән, Татарстанны тәкъдим итүче «Ак Барс» командасы уйнаганда һәм «Йолдызлар матчы»нда бозга Данис Зарипов белән Павел Дацюк чыкканда, трибуналарда урыннар бермә-бермә кимеп барды.

Бу урында «Ак Барс» командасының Казанның «Ак Барс» хоккей клубы булмавын билгеләп үтәм. Икесе ике команда. Икесендә төрле уенчылар уйный. «Киләчәк уеннары»нда хоккейда Татарстанны тәкъдим итүче команданың исемен дөрес сайлаганнар. Кеше ишетмәгән, бренды булмаган исем булса, аңлап җанатучылар да булмас иде, бәлки. «Безнең «Ак Барс» уйный» дип ышанып килүчеләр дә булгандыр әле, мөгаен.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Киләчәк уеннары» үзенең технологик масштаблары белән таң калдыра. Утлар куелышы, экран кулланышы, 3D сурәтләр чыгу үзеннән-үзе җәлеп итә. Шуңа күрә дә тамашачыларның күбесе яшьләр булгандыр. Чын хоккейга йөрүче ир-атлар, өлкән абыйларны күрмәдем диярлек. Гомумән, бу турнир яшьләр өчен һәм яшьләр турында. Киләчәктә космоска да лифтта менгән кебек менеп булачак, ди бит. Шуңа күрә компьютер уеннары, заманча технологияләр – безнең киләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галәми голлар

Ә хәзер фиджитал-хоккей турында тулырак сөйләшик. Биредә кагыйдәләр чын хоккейдан аерыла. Башта тамашачыларга командаларны тәкъдим итәләр. Һәр командада 9 уенчы санала. Беренче өлештә хоккеистлар шлемнарын, перчаткаларын һәм кәшәкәләрен калдырып, сәхнәгә менә. Хоккей формасыннан, тимераякларда алар компьютер алдына утыралар. Фиджиталның «диджитал», ягъни хоккей симуляторында уен өлеше өч тапкыр өчәр минут дәвам итә. Период саен киберспортчылар алмашынып ала.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Вакыт бетүгә, хоккейчылар бозга чыга, һәм уен дәвам итә. Компьютер симуляторында керткән голларга бозда керткән голлар кушыла. Бозда исә 7шәр минутлык 3 период уйныйлар. Периодлар арасында 3 минутлык тәнәфес ясала. Вакыт бетеп, голлар исәбе тигез кала икән, хоккейдагыча буллит сугыла.

Голлар дигәннән, «Татнефть Арена»ның бер матчта аның кадәр голлар күргәне булды микән ул? Мәсәлән, «Liga Pro Team» командасы «Baltic Select»ны 11:2 исәбе белән отты. Ә Казахстаннан килгән «Барыс» белән Төньяк Америкадан килгән «Мексика» командаларының исәбе 11:12 булды.

Шулай ук, кагыйдәләр буенча физик көч куллану тыела. Кулланылган очракта штраф – көндәш команда бергә-бер чыгып, буллит суга. Башка төр кагыйдә бозулар өчен «удаление» йә кисәтү каралган.

«Ак Барс» җиңелде

Фиджиталның чын хоккей белән бер охшаш ягы бар. Мәсәлән, хоккейда сакчыларның да, һөҗүмчеләрнең дә әзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Һөҗүмчеләр яхшы булып, сакчылар бераз калыша икән, уңышка ирешү авыррак булачак. Фиджитал-хоккейда исә киберспортчылардан да, хоккейчылардан да осталык сорала.

«Ак Барс» командасы ярымфиналда «Liga Pro Team» командасына җиңелгәч, трибуналардан чыгып баручы җанатарлардан: «Безнекеләр әйбәтрәк уйный бит инде!» – дигән сүзләр күп ишетелде. Чыннан да «Ак Барс» физик яктан көндәшләреннән бер башка өстенрәк иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ә беренче «диджитал» өлеш булган хоккей симуляторында 2:5 исәбе белән оттырдылар. Джойстикларны калдырып, кулга кәшәкә алганда, «Ак Барс»лыларның ачуы чыкканы сизелде. Команда капитаны, шул ук вакытта тренер да булып торган Даниэль Насыйбуллин да ачулы караш ташлады. Тренер дигәннән, «Ак Барс»лыларның протоколда язылган өч тренерларының берсе дә тренер булмавы да ачыкланды әле. Анысы инде, русча әйткәндә, «совсем другая история».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бозда «Ак Барс» исәпне тигезләде. Хәлиткеч голны исә өченче период бетәргә 4 секунд калгач керттеләр. «Ак Барс!», «Ак Барс!» дип бер тында кычкырган арена җанланып китте. Финалист команда буллитларда ачыкланды. Кызганыч, «Ак Барс» командасы 3 буллитның берсен генә кертә алды, ә көндәш «Liga Pro Team» 2 гол кертеп, финалга үтте.

«Ике бертигез команда очрашты. Кемдер – приставкада, кемдер бозда көчлерәк иде. Нәтиҗәдә, көчләр тигез», – диде Даниэль Насыйбуллин, җиңелгәннән соң.

Фиджиталдагы профессиональ хоккейчыларның «йолдызлы» исемлегенә керүчеләр арасында булган Максим Пестушко да «Ак Барс»лыларның физик өлештә көчлерәк булуын әйтте. «Без азакка кадәр җиңүебезгә ышандык», – диде ул.

Аларның киберспортчылары көчлерәк булуын аңладык. Шуңа күрә исәпне тигезләргә кирәк булачагына әзер идек һәм физик өлештә җиңеп чыктык. Ә буллитларда бәхет елмаймады. Без – максималистлар, беренче урын турында гына уйладык. Шулай да призлы урын өчен көрәшәчәкбез. «Liga Pro Team» беренче урын алыр дип уйлыйм. Егетләр әйбәт уйный, – диде Максим Пестушко.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Чыннан да «Liga Pro Team» финалда «Cosmos x17»ны җиңде. «Ак Барс» өченче урын өчен уенда «Baltic Select»ны 20:4 исәбе белән отты. «Җиңәбез дип уйныйчакбыз, бүтән сайлау мөмкинлеге юк», – дигән иде Даниэль Насыйбуллин.

Тик, баксаң, барсларга мондый җиңү ошамаган. Чөнки икенче көнне «Ак Барс шоу» эфирында Максим Пестушко көндәшләренең уенны «бирүләрен» һәм профессионалларча эшләмәүләрен сөйләде. Чыннан да ярымфиналга килеп җиткән команданың 20 гол керттереп җиңелүе махсус эшләнелгән кебек. Бәлки, шуңа күрәдер дә фиджитал уеннар шоу кебек кабул ителә. Мәсәлән, Универсиада, дөнья чемпионатлары, Олимпиадаларда бронза медаль өчен боз өстендә төтен күтәреп, ут уйнатып ярышалар, ә «Киләчәк уеннары»нда 20:4 исәбе белән махсус җиңеләләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Безнең өчен 70% – ярыш, 30%ы – шоу. Ярымфиналларда егетләрдә шоу дигән нәрсә икенче планга күчте, чөнки бөтен кеше ярышка чын-чынлап әзерләнде. Нәтиҗә өчен уйнадык, – дигән иде Максим Пестушко ярымфиналда җиңелгәннән соң. Күрәсең, «Ак Барс» хоккейчылары көндәшләреннән дә шундый ук җавап көткән.

Данис Зарипов: «Яшьләр диваннардан торсыннар»

«Киләчәк уеннары» Казанга, танылган стример, блогер, киберспортчылардан кала, легендар спорт «йолдыз»ларын да алып килде. Камилә Валиева, Алинә Заһитова, Артем Дзюба кебек спортчыларны кабул иттек. Хоккей сөючеләргә аеруча зур бүләк ясап, «Татнефть Арена»да «Йолдызлар матчы» үткәрделәр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татарстан капитаны» Данис Зарипов, Олимпия чемпионнары Павел Дацюк, Василий Кошечкин, Сергей Мозякин, дөнья чемпионнары Максим Афиногенов, Евгений Артюхин, Александр Семин Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән күрсәткеч уен уйнадылар. Фиджитал кагыйдәләрен исәпкә алып, Зарипов белән Дацюк та кулларына приставка алды. Аларның көндәшлеген бозда гына күрергә өйрәнгән җанатарлар да, хоккейчылар үзләре дә бу тамашаны елмая-елмая күзәттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хоккейның бөтенләй яңа форматы. Миңа калса, кызыклы формат. Бу спортның киләчәге бар дип уйлыйм. Хәзер үстерергә генә кирәк. Балалар кечкенәдән шөгыльләнә башласыннар, диваннардан торсыннар иде», – диде Данис Зарипов үз командасы белән «Дацюк командасы»н җиңгәннән соң.

Шулай да легендар хоккейчылар казанлыларга буллитлар да сугып күрсәттеләр.

«Монда иң мөһиме җиңү түгел. Иң мөһиме – җанатарлар бәхетле. Бүгенге матчта уйнаган балалар хәзер бозга икеләтә җаваплылык белән чыгачак», – диде Данис Зарипов «Йолдызлар матчы»ннан соң.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шуның белән Казан халкы да, реаль спортчылар да хәзерге тормышның төп девизындагыча «замана белән бергә атлап» карадылар. Фиджитал-хоккейның, гомумән бу уеннарның киләчәге булыр шикелле. Дөньяда беренче тапкыр үткәрелүче спорт төрләренең инде федерацияләре дә бар. Шулай да бу уеннарны күпчелек, шул исәптән мин дә шоу кебек кабул иттем. «Беренче коймак төерле» булдымы әллә?

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100