news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Акчаны алды, йортны салмады» – җырчы Рөстәм Насыйбуллин гаиләсен мошенниклар алдаган

news_top
«Акчаны алды, йортны салмады» – җырчы Рөстәм Насыйбуллин гаиләсен мошенниклар алдаган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин гаиләсе узган ел йорт салу мәшәкатьләре белән йөри башлаган булган. Әмма, намуссыз төзүчеләр белән килешү төзү нәтиҗәсендә, аларга әлеге зур эшне туктатып торырга туры килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчының тормыш иптәше Юлия Насыйбуллина сөйләде.

Безгә бүген тикшерү комитетыннан хезмәткәрләр килде. Алар моңарчы эшләнгән эшләрне тикшерәләр, һәм безгә бүгеннән йорт сала башларга рөхсәт биреләчәк. Нинди рөхсәт турында сүз бара, дисезме?

Без узган ел мошенниклар кулына эләктек. Акчаны алдылар да йортны салмадылар. Бүгенге көндә ул кеше кулга алынды, тикшерү эшләре бара. Безнең белән әлеге компаниядән зыян күрүчеләр – барысы 19 гаилә.

Май аенда, гаилә ипотекасы программасы белән йорт төзергә дип, банктан ипотека алдык. Төзүчеләр белән килешү төзеп, йорт салырга керештек. Әлеге акчаларны өчкә бүлеп күчерергә тиешләр иде. Беренче өлеше күчкәч, фундамент салырга тиешләр иде. Фундаментны салдылар. Акчаның икенче өлеше күчкәннән соң, төзүчебез төрле сәбәпләр таба башлады һәм юкка чыкты, – ди Юлия.

Килешү буенча, төзүче йортны узган елның сентябрь-октябрь айларында ук салып бетерергә тиеш булган. Әлегә йортның нигезе генә бар. Хәзер гаилә төзү эшенә яңа бригада белән, яңадан керешәчәк.

Ни өчен төзүчеләр белән төзедегез, дисездер. Банк шартлары буенча, ипотека алгач, авылдан бригада алып килеп йортны төзетеп булмый. Төзүченең банкта документлары тәртиптә булырга һәм аккредитациясе булырга тиеш икән. Без шундый кеше таптык, әмма алар ышанычлы булып чыкмады. Банкка да сорауларыбыз күп. Чөнки зыян күрүчеләр арасында 2023 елдан бирел йорт төзи алмаган кешеләр бар. Без әлеге кеше белән 2024 елда гына килешү төзедек. Банк моны хуплады һәм акча күчерде. Ни өчен банк 2023 елдан 2024 елга кадәр әлеге кешене тикшермәгән, акча күчергән? Ни өчен хәзер ул безгә каршы бармый? Банкның да гаебе юк түгел бит.

Тикшерүчеләрдә, суд юлында күп йөрдек. Адвокатлар булышты, бик зур рәхмәт аларга.

Йортны хәзер яңадан төзи башладык, кирпечләр кайтарттык, ком. Бригада ялланды. Бары тик тикшерү комитетыннан белешмә көтә идек. Бүген менә йортны сала башларга рөхсәт бирделәр, Аллаһка шөкер, – дип сөйләгән ул әлеге күңелсез вакыйга турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар