
Лилия Муллагалиева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа җыр яздыруын күрсәтеп үтте. Видеога ул студиядә җырлаганын төшерелгән. Җырның сүзләре Марс Хәфизовныкы, ә көен җырчы үзе иҗат иткән. Баян һәм аранжировка өчен Рүзәл Зыятдинов җаваплы булган.
«Күңелем халәтенә туры килгән сүзләрне күзләрем күреп ала да, ул сүзләр көйгә салына. Әлеге җырым да күңелемнең бер боеккан чагында туды. Бу җырым – үземнең үземә эндәшүем кебек. Бу җырымны мин үземә атап җырлыйм! Марс Хәфизов сүзләре – «Юкка-барга йөрәк янмасын», – дип язып үткән Муллагалиева видео астына.