
Лилия Муллагалиева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Вил Усманов белән гармунга кушылып моңлануын күрсәтте. Видеода Вил Усманов гармунда уйный, ә Лилия «Зәңгәр күлмәк» җырын җырлый. Видеоязма өйдә төшерелгәне дә күренә.
«Иң матур җырларның берсе – «Зәңгәр күлмәк» җыры. Бергәләп җырлыйбыз», – ди Лилия Муллагалиева һәм видео астына: «Вил Усманов белән моңланып алдык әле. 1987 елда көрәшеп алган гармун әле дә матур яңгырый», – дип язып та куйган.