Бал бәясе уртача 200-300 сумга арткан: умартачылар быелгы уңыш, бәяләр турында ни сөйли?
Социаль челтәрләрдә умартачылар бал аерткан фотолар һәм видеолар күбәя башлады. Димәк, умартачыларның иң кызу чоры җитте. Быел бал уңышы нинди? Бәяләр артканмы? «Интертат» Татарстанның төрле районнарындагы умартачылар белән сөйләште.
«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, быелгы сезон уңышлы булса да, умартачылар өчен бер зур проблема кала – бал кортларының химик матдәләр белән агулануы.
«Ел да уйламаган җирдән берәр районда әлеге проблема килеп чыга. Быел Яңа Чишмә, Аксубай һәм Нурлат районнарында бик күп умарта кортлары үлде. Өч очракта да «Чистополье» оешмасы гаепле. Бу районнар безнең оешмага керми, шуңа күрә башта безгә мөрәҗәгать итмәделәр. Әмма Яңа Чишмәдән бер умартачы безнең белән элемтәгә чыкты. Белгеч җибәрдек, экспертизалар үткәрелде. Кырда сипкән агу белән умарталарда табылган матдәнең бер үк булуы расланды», - ди ул.
Хәзер оешма гаепле якка 1,8 миллион сумлык дәгъва хаты юллаган. Әгәр җавап булмаса, эшне судка тапшырырга әзерләнәләр.
Бал уңышына килгәндә, Шәүкәт Хәйруллин сүзләренчә, май ае җылы килү сәбәпле, язгы бал яхшы булган.
«Халык иң яраткан бал – юкә балы. Әмма көньяк районнарда (Нурлат, Чирмешән, Әлки, Сарман, Актаныш) юкә чәчәк аткан вакытка яңгырлар туры килде. Иң яхшы чагында умарталар юкәне ала алмады, нибары 2-3 көн генә җыя алдылар, шуңа күрә безнең якта юкә балы әзрәк. Ә төньяк районнар - Балтач, Кукмара, Саба якларында юкә соңрак чәчәк атты, шуңа күрә уңыш яхшырак булды. Ләкин тулаем алганда юкә балы узган еллар белән чагыштырганда быел күбрәк», - ди ул.
Фото: © «Татар-информ»
Аның сүзләренчә, быел карабодай балы күп булачак. «Карабодай дымны ярата. Быел яңгыр җитәрлек булды, өстәвенә ул бер айга якын чәчәк ата. Хәзер рапс белән көнбагыш та чәчәк ата башлады. Көнбагыш балы да мул булыр дип көтәбез.
Юкә балы ачык сары төсе һәм үзенчәлекле әчкелтем тәме белән аерылса, карабодай балы куерак, кара төстә һәм хуш исле була. Ә чәчәк балының төсе дә, тәме дә бал җыелган үсемлекләргә һәм җирлеккә карап үзгәрә. Гомумән, быел бал җитәрлек», - дип аңлатты ул.
Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда бал бәясе уртача 200-300 сумга арткан. Моңа ягулык бәясе һәм инфляция йогынты ясаган.
«Умартаның бөтен әйбере дә файдалы»
Биектау районы Сая авылыннан умартачы Алмаз Шакиров фикеренчә, быелгы уңыш былтыргыдан бераз кимрәк.
«Татарстан буенча күп кенә умарта кортлары кыштан чыкмады. Кемдер яңадан гаиләләр булдырды, ә кайберәүләр бөтенләй умартачылыктан баш тартты», - дип аңлатты ул моны.
Шулай да сатуга килгәндә проблема юк икән. «Бер атна элек юкә балы аерткан идем, сатылып бетте диярлек. Умартачылар белән үзара 3 мең сумга сатарга килешкән идек, шул бәядән саттым. Мәсәлән, базарларда һәм кибетләрдә юкә балының 1 кг – 1400, ә 3 литры 6 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Умартачылардан алу 2 тапкырга отышлырак булачак», - дип искәртте ул.
Алмаз Шакиров бал белән генә чикләнми. «Прополистан ясалган ирен буяуларын җитештерәм. Киләсе елга ана корт сөте дә җыеп карарга уйлыйм. Аны Татарстанда җитештерүчеләр бик аз.
Ана корт сөте - бик көчле табигый иммуномодулятор, хәтта артык кулланырга да ярамый. Аны 25 көн буе 1 мл күләмендә эчеп торырга кирәк. 1 мл бәясе Татарстанда 700 сумга чыга, ягъни тулы курс 18-20 меңнәр тирәсе. Әгәр дә ул кыйммәт булса, бал белән перганы кушып ашау да яхшы нәтиҗә бирә», - дип аңлатты умартачы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Юкә балы: 1 кг/700 сумнан башлана, 3 л/3000-4000 сумга хәтле;
Кыргый чәчәкләрдән җыелган бал: 1 кг/530 сумнан башлана, 3 л/2300-3000 сум;
Карабодай балы: 1 кг/530 сумнан башлана, 3 л/2300-3000 сум;
Авыл хуҗалыгы басуларыннан җыелган бал: 1 кг/360 сумнан башлана, 3 л/1500-2500 сум;
Кәрәзле бал: 1 кг 800 сумнан башлана – 1500 сумга кадәр. (Алмаз Шакиров тәкъдим иткән бәяләр – иск. «Интертат»)
«Аллаһка шөкер, бал әйбәт кенә булды»
Ютазы районы Көрәш-Бүләк авылыннан умартачы Гөлчәчәк Мостафина бал уңышының яхшы булуын әйтте.
Ул умартачылык белән инде 25 ел шөгыльләнә, 100гә якын оя тоталар. «Кайчандыр умартачылык белән шөгыльләнү әтиемнең иң зур хыялы иде. Тик аны тормышка ашырырга өлгермәде – авырып китте. 2000 нче елларда йортта торучы умарта оясына бер күч үзе килеп кергән иде. Шул чакта: «Әтине сөендерим әле», - дип, 22 яшемдә умартачылык белән кызыксына башладым. Соңрак үземә дә охшап китте, бүгенге көнгә кадәр умартачылык белән шөгыльләнәм», - дип бүлеште ул үзенең тарихы белән.
Фото: Гөлчәчәк Мостафинаның шәхси аккаунтыннан
Мустафиннар гаиләсе шулай ук балдан тыш башка продукция дә җитештерә. «Серкә, перга, төрле үлчәмдәге кәрәзле бал, шәмнәр, бүләк җыелмалары, кремнар һәм мазьлар әзерлибез», - дип сөйләде умартачы ханым.
Юкә балы – 3л/3300 сум;
Карабодай балы – 3л/2500 сум;
Чәчәк балы – 3л/2300-2700 сум (төренә карап). (Гөлчәчәк Мостафина тәкъдим иткән бәяләр – иск. «Интертат»
«Сатыла торган балның 70 процентына кадәре ялган булырга мөмкин»
Быел «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы тикшерелгән умартачылар исемлеге тупланылган карта да булдырган. Әлеге сылтама аша кереп танышырга була.
«Статистика буенча, кибетләрдә һәм маркетплейсларда сатыла торган балның 70 процентына кадәре ялган булырга мөмкин. Шуңа күрә без «Татарстан умартачылары балы» дигән бренд булдырдык. Сайт ачтык, анда ышанычлы умартачылар турында мәгълүмат һәм аларның телефон номерлары урнаштырылды.
Өстәмә сораулар туса, сатып алучылар алар белән турыдан-туры элемтәгә керә ала. Без, оешма буларак, әлеге балның сыйфаты өчен җавап бирәбез. Әгәр сатып алучыга продукция ошамаса яки кимчелекләр ачыкланса, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый очракларда акчаны кире кайтарабыз яки балны алыштырабыз. Моннан тыш, безнең оешмага яңа умартачылар да кушыла ала. Алар турында да мәгълүматны сайтта урнаштырабыз», - диде Шәүкәт Хәйруллин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ялган бал белән көрәшү өчен, оешма умартачыларны һәр сортның үзенчәлекләрен сатып алучыларга аңлатып, балны дөрес итеп тәкъдим итәргә дә чакыра.
«Мәсәлән, рапс балы начар бал түгел. Аның үзенчәлеге шунда: ул 1-2 атна эчендә утыра. Рапс юкә белән кушылган булырга мөмкин, ә кеше тота да юкә балы дип сата. Ә җәй көне беркемнең дә утырган бал ашыйсы килми. Шуңа күрә бераздан катып өлгергән балны күрәләр дә: «Бу – ялган бал», - дип уйлый башлыйлар. Ул – чын бал, ә менә ялган бал, киресенчә, озак вакыт кристаллашмый», – дип аңлатты Шәүкәт Хәйруллин.