Югары уку йортлары абитуриентлар көтә: ничек документ тапшырырга, бюджет урыннары күпме?
Россиядә 20 июльдән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Быелгы кабул итү кампаниясендә нинди үзенчәлекләр бар, уку йортлары нәрсәләр тәкъдим итә һәм нинди өметләр баглый. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында сөйләштеләр.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының яңа боерыгы нигезендә быел абитуриентларны кабул итү тәртибендә үзгәрешләр бар. Бу боерык 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип аңлатты Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Ул үзгәрешләрдә кыскача тукталды.
Нинди үзгәрешләр кертелгән?
Бюджетка укырга керү өчен, аттестатның төп нөсхәсе урынына, 1 югары уку йортына керү турындагы ризалык документын тапшырырга кирәк.
Документларны 5 югары уку йортына, һәрберсендә 5 белгечлеккә тапшырырга мөмкин.
Кабул итү кампаниясенә кадәр югары уку йорты тарафыннан билгеләнгән түләүле уку урыннары саны үзгәрә, арта алмый.
Ләйлә Фазлыева Татарстандагы һәр югары уку йортының кабул итү үзенчәлекләре булуын да ассызыклады. «Шәхси казанышлар да исәпкә алына, һәм бу эштә зур рольне югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүче заказчы оешма уйный. Алар кабул итү кампанияләрендә актив катнаша», – дип билгеләп үтте ул.
Фото: © «Татар-информ»
Мисал өчен, максатчан квота буенча укырга керүчеләр заказчы һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашкан өчен өстәмә 5 балл алырга мөмкин. Бу баллар шәхси казанышлар балларына өстәлә. Шулай итеп, «целевик» абитуриентның 15 өстәмә балл алу мөмкинлеге бар.
Кемнәр өчен аерым квоталар каралган?
Ләйлә Фазлыева махсус квота буенча укырга керүче абитуриентлар категориясен атады. Инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен махсус квота каралган. Квотаны югары уку йорты билгели, ул бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10%ын алып тора.
Моннан тыш, аерым квота бар. Бюджет урыннарының ким дигәндә 10%ын Россия Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары өчен каралган. Алар аерым квота кысаларында имтиханнарсыз кабул ителә. (Иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар булганда гына искәрмә).

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Документларны ничек тапшырырга?
Документларны ничек тапшырып була?
- Онлайн: РФ Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) «Поступление в вуз онлайн» сервисы яки университетның мәгълүмати системасы аша
- Уку йортына барып, шәхсән
- Почта элемтәсе аша
Документлар 20 июньдә кабул ителә башлады. Өстәмә имтиханнарсыз уку йортына керүчеләр өчен документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә. Керү өчен иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар каралган булса, документлар кабул итү 20 июльдә тәмамлана. 20 сентябрьдә югары уку йортларында түләүле белем алуга документлар кабул итү тәмамлана.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Кайсы юнәлешләрдә иң күп бюджет урыннары?
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, югары белем программаларына 45 югары уку йорты кабул итә. Быел Татарстан югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча бюджет нигезендә укырга кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда бюджет урыннары саны 4,5 процентка арткан.
«Бюджет урыннарының якынча 60 проценты традицион рәвештә 3 эре югары уку йортына туры килә: Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ).
Иң күп бюджет урыннары инженер-техник юнәлешләр һәм педагогикага бүлеп бирелде. Бу – мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше һәм башка белгечлекләр», – дип аңлатты ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Шәхси казанышлар өчен күпме өстәмә балл алып була?
Министр аңлатканча, быел кайбер юнәлешләргә керү өчен профильле булмаган предметлар төшереп калдырылган. Мәсәлән, инженер-техник юнәлешләргә кергәндә, чит тел буенча БДИ нәтиҗәләрен тәкъдим итеп булмый.
Шул ук вакытта барлык белгечлекләр һәм юнәлешләр өчен рус теленнән БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри.
Ул югары уку йортлары нинди шәхси казанышлар өчен өстәмә балл бирә алуын аңлатты. Бу балларның суммасы 10нан арта алмый, ә максатчан рәвештә укырга керүчеләр өчен – 15тән. Һәр казаныш өчен баллны югары уку йорты үзе билгели.
Максатчан укырга керү өчен нишләргә?
Министр максатчан уку механизмы турында да сөйләде.
«Заказчы оешмалар максатчан укыту турында килешүләр төзү тәкъдимнәрен ачык рәвештә «Россиядә эш (Работа в России)» порталы – хезмәт базары һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Бердәм цифрлы платформада урнаштыра. Эш бирүчеләрнең тәкъдимнәренә Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән абитуриент җавап бирә ала. Бу – кабул итү кампаниясе вакытында гариза һәм документлар тапшыру чорында башкарыла. Абитуриент кайсы заказчының тәкъдиме буенча укырга керүен күрсәтә.
2025-2026 уку елына кабул итү кысаларында «Россиядә эш» порталына абитуриентлар өчен 1900дән артык эш бирүчедән 4000 меңгә якын гариза урнаштырылган», – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Сораулар булса – кайнар линия
Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, 9 июль көнне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. «Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин белән бергә кайнар линия һәм гражданнарны кабул итү уздырачакбыз», – диде ул.
Кабул итү мәсьәләләре буенча сорауларны 16.00-19.00 сәгатьләрдә биреп булачак.
Сораулар өчен телефон номеры: 8(843)294-95-29
Шул ук вакытта, 9 июль көнне, гражданнарны шәхси кабул итү дә оештырылачак. Язылу өчен телефон номеры: 8(843)264-76-73
Гражданнарны кабул итү адресы: ТР Мәгариф һәм фән министрлы, Кремль урамы, 9 нчы йорт. Анда республиканың югары уку йортлары вәкилләре дә катнашачак.