Югары Осланда дуңгыз чумасы: мал табиблары куркыныч чирләргә каршы ничек көрәшә?
«31 май 21.00 сәгатьтә Югары Ослан районы Килди авылында Сергей Пашков КФХсында дуңгызлар күпләп үлүе турында хәбәр килеп ирешкән». Хафаланмагыз. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның бу сүзләре бүгенге өйрәнүләр өчен генә әйтелде.
Республика районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә, мал табибларына Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, себер түләмәсе, тилчә ачыкланса, ничек оператив һәм дөрес эш итү кирәклеге искәртелде. Күбесе бу хакта инде бик яхшы белсә дә, кабат-кабат күрсәтүнең зыяны юк. Инфекция ачыклангач, берсе артыннан берсе әллә ничә төрле эш башкарасы. «Без боларның һәммәсен өтеренә кадәр белергә тиеш», — дип кисәтте Алмаз Хисаметдинов.
— Елның яртысын тәмамлап киләбез, йогышлы авырулар буенча әлегә республика тыныч, ләкин ул һәрвакыт килеп чыгарга мөмкин, шуңа уяу булырга кирәк. Әзерлекне тикшерергә дип җыелдык. Ветеринария хезмәте техникасы гел төзек булырга тиеш.
Кабаннар үзебездә дә бар бит, былтыр Алабуга, Зәй, Әлмәттә дә табылган иде вирус. Чит өлкәләрдән дә кертмәскә, үзебездә булган инфекцияне дә таратмас өчен тырышырга кирәк.
Кошларны, дуңгызларны ябык режимда асрау хәерлерәк. Бер сатучы каз бибиен, тавык чебиен 3-4 районда сатып йөрергә мөмкин, аннары кошлар үлә башлый, кош гриппы килеп чыга. Билгесез, документлары булмаган кешедән гомумән бернинди терлек алырга ярамый, — диде Алмаз Хисаметдинов журналистларга.
Әлеге өйрәнүләргә Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та килгән иде. Аңа ветеринария хезмәте техникасын, ветеринария контроле буенча күчмә пунктны, дезинфекция җайланмалары, биопрепаратлар ташу өчен суыткыч камераларны күрсәттеләр.
Биологик калдыкларны утильләштерүгә «Сария» заводына илтүче машина яныннан узганда, Алмаз Хисаметдинов мондый техника әлегә терлек баш саны күбрәк булган 19 районга кайтарылганын әйтте. «Моның белән өмәләрдә агач та төйиләр бугай инде», — дип куйды министр.
Районнда урыннарга чыгып операцияләр ясау мөмкинлекләре булган махсус машиналар да бар. Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, Саба районында авылларга барып, этләргә-мәчеләргә шулай операция ясый башлаганнар. Һәр районда шундый берәр, кайсындадыр икешәр машина бар.
Кисәк, көтмәгәндә берәр вируска каршы көрәшергә дип чыгып китәргә туры килә икән, мал табибларына хәзер куркасы юк: кыр кухнясын, җылытыла торган чатыр хәстәрләп куйганнар.
— Теге вакытта шулай Нурлат районына килдек, ә анда элемтә, юл, ашатыр ризык, йокларга урын юк. Ә хәзер, ул-бу була калса, берничә тәүлек эшләргә туры килсә дә, куркыныч түгел. 200 кешене ботка белән туендырып була. Кыр шартларында эшләп, инфекция чыганагын бетерү буенча эшли алабыз», — диде идарә башлыгы.
Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, техник җиһазланыш МЧС белән берлектә ел саен тикшерелә. «Куркыныч авыруларны бетерү буенча һәр районда өйрәнүләр уза. Чир чыкса, аны тизрәк бетерү өчен махсус отрядлар һәр районда оештырылган. Һәр атна саен берәр зонаны тикшерәбез», — диде. Ул, шулай ук, территорияне төшерергә квадракоптерга заказ биргәннәрен әйтте.
Куркыныч чирләрне бетерү максатыннан эшли торган төркемнәрдән катнаш отряд төзелә. Лаборатор диагностика, хайваннарны тоту һәм йоклату, исәпкә алу һәм хуҗалыктан алып китү, дезинфекцияләү, эпидемиологик разведка, эпидемиологик мониторинг, кыргый хайваннарның санын исәптә тоту, матди тәэмин ителеш, җәмәгать тәртибен саклау, янгын сүндерү төркемнәре эшли.
Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов профилактика чаралары гел кирәклеген искәртте.
— Бездә дуңгызчылык комплекслары, кошчылык фабрикалары бар, халыкта мөгезле эре терлек тә байтак. Без график буенча оешмаларны тикшерергә, кимчелекләрен күрсәтергә, төзәтү срокларын бирергә, кабаттан тикшерергә тиешбез. Республикада ярты млн баш дуңгыз бар. Былтыр кыргый кабаннар буенча вазгыятьне искә төшереп, сакланырга кирәк, — диде ул.
Африка чумасын ачыклау өчен дуңгызның кайсы әгъзаларын тикшерәләр?
Өйрәнүләрнең практик өлешенә җиттек. Иң элек дуңгыз мәетеннән башладык. Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, диагнозны раслау өчен, лаборатория белгечләре урынга барып, дуңгызны ярып, лимфатик төеннәрен, үпкә, талак, бавыр, бөер кисәкләрен алганнарын әйтте. Пробалар ашыгыч рәвештә Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде. Хуҗалык җитәкчесен, чит-ят кешеләрне һәм хайваннарны кертү тыела, дип кисәттеләр.
Лабораториядә Африка дуңгыз чумасы дигән диагноз куйгач, кагыйдәләр буенча, бер тәүлек эчендә бу территориядә карантин кертелергә тиеш икән. Шулай ук чир таралу куркынычы янаган чикләр билгеләнә. Килдидән 5 км ераклыкта авыллар — беренче куркыныч зонасы, 100 км кадәр ераклыктагы районнар — Буа, Әтнә, Алексеевск, Апас, Апас, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Теләче районнары, Казан шәһәре — икенче куркыныч янау зонасы.
Кош гриппына һәм себер түләмәсенә анализ алу тәртибе
Кош гриппына шик булганда, томшыгын ачып, трахея өлешендәге сыекчасы һәм тавык гәүдәсе тулаем экспертизага җибәрелә. «Үзебезнең лабораториядә раслап, параллель рәвештә Владимирда тагын бер кат раслауга җибәрәбез», — диде Айрат Гәрәев.
Себер түләмәсенә анализ алганда, бозау яткан яктан колагы бәйләнә һәм кисеп алына. Киселгән урынны көйдереп алдылар.
— Көчле йогышлы авыру булганлыктан, ярырга ярамый. Патологик материал алганда, инфекция таралырлык булмасын, пычрак калырга тиеш түгел. Тилчә шулай ук көчле йогышлы авыру, авыз куышлыгы, тел бик бозыла. Шуңа күрә теле, борын өлеше, тояк арасыннан материал алына. Материал яхшылап, ачылмаслык итеп, герметик пакетларга салына, лабораториядә 48 сәгать эчендә тикшерелергә тиеш, — диде республика лабораториясе башлыгы.
Аннары бозауны тирәнлеге 2 метрдан да ким булмаган аркылы-торкылы ясалган чокырга салып яндырдылар.
Өйрәнүләр барышында карантин кертү һәм гамәлдән чыгару буенча документлар әзерләү, дезинфекция техникасы эше искәртелде. Үлгән дуңгызларны, кошларны, алар тукланган азык-төлекне юк итү, вирус таралган урында эшләгән кешеләрнең киемнәрен йә юкка чыгару, йә чистартуның үзенең алтын кагыйдәләре бар. Аларны инде ветеринария хезмәткәрләре төнлә уятып сорасаң да шалт итеп сөйләп бирә белергә тиеш. Алмаз Хисаметдинов әйтмешли, «өтеренә кадәр». «Өйрәнүләргә генә җыелырлык булсын инде, чынлыкта булмасын», — дип тә өстәде ул.
«Планнан тыш тикшерүләр булачак»
Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, Россиядә кош гриппы вирусының 4 очрагы билгеле: Ростов, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае, Дагыстанда.
— Татарстанда кош гриппы узган елда теркәлгән иде. Бүген без аеруча куркыныч инфекцияләр таралмасын өчен тырышырга тиеш. Моны бигрәк тә шәхси эшмәкәрләргә, шәхси крестьян хуҗалыкларына җиткерергә кирәк. Идарә вәкилләре дуңгызчылык, кошчылык предприятиеләренә кагыйдәләрнең үтәлешен даими искәртеп тора. Хөкүмәт йөкләмәсе буенча, 2020 елда Татарстанда барлык кошчылык һәм дуңгызчылык предприятиеләре, кошлар, дуңгызлар асраучы шәхси эшмәкәрләр, КФХлар тикшерелде.
«Камский бекон», «Яратель» дан тыш, барлык хуҗалыкларда диярлек хокук бозулар ачыкланды. Аларга хилафлыкларын бетерү өчен кисәтү кәгазьләре бирелде. Якын арада идарә хезмәткәрләре кисәтүләр үтәлешен тикшерү өчен чыгачак.
Быел идарәдә дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләренә планнан тыш тикшерүләр планлаштырыла. 117 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә, ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланды, — дип сөйләде Иванов.
Бик еш очраучы хокук бозуларга килгәндә, ул территориягә кеше яки транспорт, шулай ук кыргый хайваннар керүен чикләү өчен киртәләр куелмаганын әйтте. Бу «Авангард», «Труд», «Салман» җәмгыятьләре.
Бинага керү юлында дезинфекция эремәләре белән махсус келәмнәр «Әшрәфуллин», «Сафин», «Яңа тормыш», «Кузнецов», «Нәүрүз», «Труд», «Салман» хуҗалыкларында булмаган.
«Ялтау» һәм Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкларда терлек азыгына һәм продукциягә ветеринария документлары булмаган.
— Дуңгызчылык предприятиеләрендә бер-берсеннән аерылган зоналарга бүлгәләү юк. Идарә дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясе әйләнеше буенча контрольне көчәйтте. Автотрассаларда йөк ташый торган машиналар даими тикшерелә. «Малиновка» постында 300ләп машина тикшерелде, һәр унынчы машинада ветеринария кагыйдәләре бозылганы ачыкланды. Башка төбәкләрдән керә торган дуңгыз, кош продукциясен, пробалар алып, лаборатор тикшерүләр үткәрү өчен гел күзәтеп торабыз, — диде Евгений Иванов.