Югалып торган җырчы Альберт Вәлиуллинга тамашачысы: «Нигә без сезне моңа кадәр белмәдек?»
«Кайда йөргән моңарчы бу матур тавыш!» – дип бәя бирә халык соңгы елларда югалып торып, «Араларга ятлар кермәс» җыры белән кире татар эстрадасына кайткан Альберт Вәлиуллинга.
Альберт – Салават Фәтхетдинов шәкерте. Үзенең дә тавышы остазыныкына тартым. 2000 еллар башында сәхнәдә «Пар энҗедәй күзләреңә карап туялмам, җаным» дигән матур җыры аша танылган иде. Бу чорларны комментарийларда бер журналист: «2005 елларда ук сезнең чыгышларны күреп яраткан идек. Студент чагыгызда Габдерәхим белән интервью да эшләгән идек. Күп вакыт узган», – дип искә алган.
Альберт соңгы вакытта яңадан популярлык җыя, яшь тыңлаучылары да күп. Халык аны «Рәхәт миңа синең белән», «Бер көнеңне миңа бүләк ит», «Утырчы яныма» кебек җырлары аша белә. Күпчелек җырларының көй авторы – Булат Шәрипов.
Артистның социаль челтәрдәге сәхифәсе күбрәк иҗатына багышланган. Аның җырлары белән кызыксынучыларның Альбертның үзе, шәхси тормышы турында да беләселәре килә. Ләкин җырчы ачылырга ашыкмый, серле йомгак булып кала бирә. Шулай да виртуаль дусларының күпчелеге Альберт Вәлиуллинның моңына һәм мәгънәле җырларына гашыйк.
«Сездәге тавыш! Җырлар бик матур, авторларга һәм башкаручыга – афәрин»;
«Җырлавыгыз да, җырларыгыз да бик ошый. Соңгы вакытта плей-листта сезнең җырлар гына»;
«Матур, мәгънәле җырларың»;
«Нигә без сезне моңа кадәр белмәдек икән»;
«Моңлы сандугачыбыз», – дигән комментарийлар калдырганнар алар.
Бу темага: