Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасына «югалып торган» ике җырчы кайта

news_top_970_100
Татар эстрадасына «югалып торган» ике җырчы кайта
социаль челтәрләр

«Татар эстрадасына элек актив иҗат иткән 2 җырчы кайтып килә», – дип хәбәр итә популяр алып баручы Фәнил Вакказов үзенең социаль челтәрендә. Алар – Альберт Вәлиуллин һәм татар дискотекалары йолдызы, «Дөбер-Шатыр» төркеме солисты Илназар.

«Альберт Вәлиуллин 2 «мощный» җыр белән сәхнәгә кайтып килә, дуслар. Икесен дә җан дустым Булат Шәрипов иҗат иткән. Егетләр, үпкәләмәгез, бу җырны быелгы туйларда башкармый булмас.

Альберт элек тә җырлый иде. Аның: «Пар энҗедәй күзләреңә карап туялмам, җаным», – дигән матур җыры бар иде. Хәзер иҗатка ныклап тотынган.

Илназар да эстрадага кайтып килә. «Синең «вкус» бар бит, дускай, тыңлап карале», – дип, «Телеграм»га яңа җырларын җибәрде. Киләсе елга концерт куярга җыена икән», – дип сөйләгән Фәнил дуслары турында.

Альберт Вәлиуллинның бу көннәрдә «Араларга ятлар кермәс» дигән җырының клибы да чыкты. Илназар исә соңгы елларда композитор буларак актив иҗат итте, бик күп популяр җырчыларның репертуарын яңа җырлар белән тулыландырды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100