Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган Гүзәлне якыннары өзелеп көтә: “Мин ышанам, балакаем кайтыр, әшәке кешеләр кулыннан котылырга гына язсын”

"Әшәке кешеләр кулына гына эләккәндер дим. Исән-сау котылырга гына язсын балакаема. Бик көтәбез кызыбызны", - дип өзгәләнә ана йөрәге. Әйе, билгесезлек - иң яман, авыр хисләрнең берседер. Башкортстанда Газетдиновлар гаиләсе ике атна инде ут йотып яши. Газизләре Гүзәлнең 16 нчы гыйнвардан бирле бер хәбәр-хәтере юк.

news_top_970_100
Югалган Гүзәлне якыннары өзелеп көтә: “Мин ышанам, балакаем кайтыр, әшәке кешеләр кулыннан котылырга гына язсын”

16 нчы гыйнвар көнне 22 яшьлек студент кыз Уфа шәһәрендәге Минһаҗев урамындагы тулай торактан чыгып китә, автобус тукталышына бара. Шуннан суга төшкәндәй юк була. Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетында бишенче курста укучы Гүзәл Газетдинованың шулай эзсез югалуы бөтен шәһәрне аякка бастыра. 

Без Гүзәлнең курсташы - төркем старостасы Эльвина Гайсина белән элемтәгә кердек. Төркемдәшләре Гүзәлнең шулай укырга килми калмавы бик сәер икәнен әйтә.

Гүзәл курсташлары белән. Гүзәлнең социаль челтәрдәге аккаунтыннан.

"Авырса да, дәрескә килә иде"

– Без аны югалыр алдыннан бер көн алдан күрдек. Ул көнне бергә укып кайттык. Ә юкка чыккан көнне искә төшерсәк... Ул башта иртән йоклап калганы турында язды, аннары "дәрескә ашыгам, чабам" дип хәбәр итте. Соңрак бөтенләй "килмим, форс-мажор килеп чыкты" дип язды. Безнең дәресләр төрле хастаханәләрдә үткәрелә. Ул көнне килмәде һәм шуннан соң элемтәгә дә бүтән чыкмады. 

Гүзәл дәрескә гел вакытында килә иде, беркайчан соңга калмады, дәресләрне калдырмады. Бик нык авырган вакытта да, мүкәләп булса да килә торган иде. Бөтенләй килмәгәч хафага төштек. Бу гамәле аның холкына бөтенләй ошамаган иде. Башта без беренче көнне әти-әниләренә кайтып киткәндер дип уйладык. Ул көнне әти-әнисенә шалтырата алмадык, аннары икенче көнне анда шалтыратып, Гүзәлнең булмавын белдек, - дип сөйли Эльвина.

Кешеләргә артык ышанучан идеме әллә, холкы ниндирәк иде дип сорыйм. Эльвина Гүзәлнең читләрне якын китермәвен әйтте. Гүзәл тулай торакта дус кызлары белән торган. Кияүгә чыгарга уенда да булмаган. Чыгасы килми дип тә әйтә торган булган.

- Акыллы кыз ул. Без бит инде бергә биш ел, безнең белән иркен аралаша иде, ә таныш булмаган кешеләр белән ачылып китеп, якыннан сөйләшмәде, үзенә якын китерми иде. Безгә дә алай бернинди мәхәббәт мөнәсәбәтләре турында сөйләгәне булмады. Ул, гомумән, кияүгә чыгарга теләмим дип тә әйтә иде, - диде.

Гүзәл Газетдинованың әти-әнисе Башкортстанның Краснокамск районында яши. Эльвина әйтүенчә, районга бер өч сәгатьлек юл булса да, Гүзәл өенә чагыштырмача еш кайткан. Гаиләдә ул олы бала, энесе 11 нче сыйныфта укый икән.

– Без белгәнчә гаиләдә мөнәсәбәтләре яхшы. Ике-өч атнага бер тапкыр өенә кайткалый иде, ди әңгәмәдәшем.

"Гүзәл югалгач, икенче аккаунтына тап булдык"

Безнең карашка, бу вакыйгада тагын бер сәер факт – “Вконтакте” челтәрендә Гүзәлнең ике аккаунты бар. Икенче аккаунтында төп фотода Гүзәлнең үз фотосы торуы да сәер. Әмма анда төркемдәшләреннән беркем юк.

– Без ул бит турында белмәдек тә, Гүзәл югалгач, “Вконтакте”да казынганда очраклы рәвештә генә тап булдык, ди Эльвина.

Төркемдәшләре белән аралаша торган битендә кореецлар белән сәеррәк фотосурәтләр булуы да уйга калдырды.

– Ул кореецлар белән мавыга иде, корея музыкасын тыңлады, корея сериалларын карады. Аңа корея актерлары ошый иде, - дип ачыклык кертте Эльвина.

– Без нәрсә уйларга да белмибез, әти-әниләре күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иткән, алар Гүзәлне бер ир тоткарлап тора, дигән. Әнисе шул версиягә өмет итә, - ди ул.

 Гүзәл Газетдинова белән әти-әнисен шактый ара аерып торса да, телефоннан алар еш аралашкан.

Гүзәлнең курсташлары белгән аккаунтыннан фото.

Гүзәлнең ике аккаунтында да Корея җырчысы Чон Джонгук фотолары бар. Бу - ике аккаунтының уртаклыгы дип әйтергә була. 

"Алдаша белми иде"

Гүзәлнең әнисе журналистлар белән аралашырга теләми. Әмма Татарстаннан дигәч, безнең белән сөйләшергә ризалашты.

– Бер көн алдан сөйләшкән идек, кичтән тавышында бернинди сәерлек тоелмады. Гадәттәгечә матур итеп, тыныч кына, вак-төяк сүзләр сөйләштек. Алай игътибарга алырлык берни булмады. Гадәттәгечә “кызым, барысы да әйбәтме, берни дә борчымыймы” дип сорадым. “Юк, әни, барысы да яхшы” диде. 

Йөргән егете юк иде дип беләм. Аңа гашыйк булганнарын да белмим. Анысын бергә яшәгән кызлары белгән булыр иде инде. Безгә бит инде ул ялларга гына кайтып йөрде, андый әйбер сөйләмәде. Аңа 22 яшь бит инде, бәлки, серләре дә булгандыр. Әмма ул кадәр яшереп йөри алмас иде дип уйлыйм. Алдаша да белми бит ул, безнең балалар гомумән ялганлый белмиләр, - ди әнисе.

Төшенкелеккә бирелгәндә, колак ишетәсе килгән сүз әйтсәләр, күрәзәчеләр сүзенә дә ышанасың. Бу очракта да шулай. Гөлсинә ханымны күрәзәчеләрнең өметләнерлек сүз әйтүе күңелен бераз җылыта. 

"Әшәке кешеләргә генә эләккәндер дим"

 – Экстрасенслар “куркырлык әйбер юк, ул исән, кайта” диләр. Без бит хәзер шулай – берәр нәрсә булса, тотабыз да йөгерәбез. Кызым исән, мин үзем дә шуңа ышанып кына торам. Балакаем исән, кайта, Алла боерса. Без аны бик яратабыз, бик көтәбез. Әтисе, энекәше шулкадәр көтә. Әтисе шулкадәр ярата Гүзәлне. Гаиләбез бик тыныч, тату безнең. Мөмкинлек булуга өйгә кайта торган иде ул.

Әле өйдә эте дә бар, ул безгә эт кайтарып бирде. Ул токымлы матур эт булып чыкты. Аның өчен Гүзәл үлеп тора иде, әллә нинди витаминнар алып кайтты. 

Төрле фаразлар йөри, имеш хәзер бала-чага чыгып китә дә, йөреп туйгач кайта, дип әйтүчеләр бар. Кешенең уе шулайрак, әмма минем кызым андый түгел. Шушы эте өчен генә булса да бу адымга бармас иде ул. Этен шулкадәр ярата. Шалтыратсам, сорап кына тора иде – “әни, шул витаминын бирдеңме, әни, ашаттыңмы, ничек аның хәле” дип. 

Гыйнвар башында бездән ял итеп китте, озатып калдык. Әшәке кешеләргә генә эләккәндер дим инде. Исән-сау котылырга гына язсын балакаема. Бик көтәбез кызыбызны. Ичмасам, төшемә дә керми нигәдер, инде догалар да укып карыйм, өшкерә торганнарын да укыйм. Гел генә шуны уйлап йөргәч, әллә төшемне онытаммы икән, дип тә уйлап куям, - дип уфтана Гөлсинә ханым.

Гүзәл турында әлегә бернинди яңалык булмаса да, әни кешенең хокук саклау органнарына өмете зур.

Бөтен өметебез полициядә

 – Эзлиләр, анысына сүз әйтә алмыйм. Полиция эзләми дип әйтә алмыйм, әмма бернинди эз юк әле. Күрәзәче күрәзәче инде ул, полиция эшләсен, бөтен өметебез полициядә. Тоткын итеп алсалар, акчасын сораган булырлар иде инде. Ике атна юк бит инде бала. Нәрсәләр булды балакаема, белмибез. Ул бит бик акыллы, җаваплы бала. Үз гамәлләре өчен җавап бирерлек яшендә бит. Шулхәтле зур иде планнары. “Укып чыгам, әни, эшлим” диде. Без көчләп түгел, үзе табиб булырга теләде. 6-7 дә укыганда ук, “мин табиб булам” дия иде. Укуы да яхшы гына барды. Яңа елга кадәр ике имтиханын бирде. Бер “койрыгы” да юк иде, уку буенча борчуы булмады. Төркемдәшләре белән бик тату иделәр. Старосталары да, бергә яшәгән кызлары да хәзер шалтыратып торалар. Ниндидер хәл булган бит инде, бала чыгып китеп, эзсез юкка чыга алмый. Башка берни дә эшләп булмый, көтәргә кала. Тиз арада табылсын иде инде, - диде.

Эзләүләр соңгы тапкыр узган якшәмбе Агыйдел елгасы буенча уздырылган. Волонтерлар 8 километр тирәсе территорияне айкап чыккан, тик эзләүләрнең нәтиҗәсе булмаган. Карлы-буранлы көннәрне эзләүләрне туктатып торганнар, әмма эзләүне дәвам иттермәкче булалар.

Волонтерлар Агыйдел елгасы тирәсендә Гүзәл Газетдинованы эзли. "Башинформ" фотосы.

Гөлсинә апа өметен өзми. Шулай булмый ни, бәгырь җимеше кайтырга тиеш. Аның бит укуын тәмамлап, диплом алып, табиб булып эшлисе, тормышын корып, әти-әнисенә оныклар да бүләк итәсе бар...

Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитетында "Үтерү"маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар юкка чыгуның бөтен версияләрен карый. Бүлмәсеннән ноутбук һәм кайбер шәхси әйберләре алынган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100