Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юбилей кыйссасы: «Казан утлары» кичәсенә һәм фойега бер караш

100 еллыгын үткәргән әдәби журналның юбилей кичәсеннән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Юбилей кыйссасы: «Казан утлары» кичәсенә һәм фойега бер караш

«Казан утлары»ның 100 еллыгына багышланган юбилей кичәсе башланырга ярты сәгать бар иде әле. Камал театры фойесы язучылар һәм язмаучылар белән шыплап тулган иде инде. Гардеробтан менгән вакытта каршыга театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев очрады. «Монда язучылар бармы?» – диде ул. «Монда барасы да язучы, почти барысы да», – дим. «Күрсәтә аласыңмы?» – ди. «Күрсәтүен күрсәтермен дә... Син бит татар зыялысы! Ничек инде танымаска мөмкин?!» - дим. «Укучының танымавы аларның да проблемасы», – ди ул тыныч кына. Мин аны уңга-сулга-артка-алга боргалап язучыларны күрсәтә башладым, ул фотоаппаратына баса тора.

Разил абыйның Европада дәваланып кайтканнан соң беренче тапкыр дөньяга чыгуы икән. «Тагын кемнәрне язасың?» - диде. Мин кем соң әле дип уйланып торган арада: «Гөлүсә Батталова белән әңгәмәне укыдым», – диде. «Шәп бит Гөлүсә?» – дим. «Фикерле», – ди ул. Тагын нидер әйтим дигән иде, арага Йолдыз Шәрапова керде. «Разил абый, Тукай премиясенә кемнәр үтте икән?» – ди. Йолдыз Шәрапова – быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән унтугыз кандидатураның берсе. «Белмим шул, мин бит хәзер комиссиядә түгел», - ди Разил абый. «Белсә дә әйтмәс иде, алардан бит быел аеруча ныклап әйтмәүне сораганнар», – дим. «Аны ел саен сорыйлар инде», – ди Разил абый. Йолдыз Шәрапова, безнең темадан читләшә барганны чамалап, Разил абыйны кабат «эләктереп» алды: «Кемнәр икәнен ишетеп тә белмисезме?» Разил абый төрле сүзләр генә йөрүен, тәгаен генә белмәвен кабатлады да, як-ягына каранып Батулланы күреп алды һәм, гафу үтенеп, аның белән исәнләшергә китеп барды.

Мин Рәмиснең башын гардеробтан менеп килгән баскыч ягына бордым. «Төшер, әнә Корбан менеп килә». «Кем?» - дип аптырап калды Рәмис, шулай да баскалады. «Бу язучыны әйттеңме?» – диде аннары килеп. Кадрда Баязит тора иде. Ркаил Зәйдулланың улы. Юк инде, бу әле язучы түгел. Бу татар язучылары «предводителе»нең улы», – дим.

«Әнә - Корбан, әнә – Батулла, әнә – Илфак абый, Миләүшә Хабетдинованы төшерми калма...» – дим.

Дания апа Гарәфиева очрады. Мәрхүм Рәфикъ Юнысның хатыны ул. Аны зурлап соңгы юлга озаткан ханым. «Килдем әле. Чакырдылар», – ди ул моңсу тавышы белән.

Ул арада Фаил абый Ибраһимов күренде. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры. Әлеге театрга нигез салган шәхесләрнең берсе! Быел аның Равил Сабыр пьесасына куелган «Абага алмасы ачы була» пьесасы Тукай премиясенә дәгъва итә. «Ну унтугыз кандидатны дә унтугыз якка чәчеп аттың син», – ди Фаил абый затлы елмаеп, минем Тукай премиясенә кандидатларга багышланган язмама ишарәләп. «Ну каты эшлисез, Фаил абый, минем үтүгем дә «абага» дип чыжлый башлады», – дип ике ай чамасы көн-төн «Абага алмасы ачы була» спектакленең пиарлануына ишарәләп. «Әйе, матбугатның көче», – дип елмайды ул. «Равил Сабырның максатчанлыгы», - дип уйлап куйдым мин.

Фырт кына Ләбиб Лерон узып китте. Тукай премиясенә кандидатларның тагын берсе. Быел премия ала дип фаразлана торган кандидат. Берсенә дә яхшы хәбәр көтеп, мөлдерәп карамый иде ул. Аның аурасы ук Тукай премиясе белән нурланган кебек күренде.

Фотографтан Рүзәл Мөхәммәтшинны, Луиза Янсуарны төшерттем. Читтәрәк Лилия Гыйбадуллина басып тора. «Бу безнең быелгы иң «крутой» шагыйрь! Төшерми калма. Бу елның йолдызы!» – дип таныштырам. «Андый крутой булгач, «Сноб» интервью алдымы соң әле?» – дип сорый Рәмис. «Рузилә Мөхәммәтова алды», дим. «Ә алайса ниндидер «Сноб»лар кирәкми инде», – дип безгә кушылып көлә ул.

Язучы халкы арасында балкып елмаеп Газиз басып тора. Равил Фәйзуллинның улы. 78 яшьлек Равил аганың егермеләрдәге улы. «Газиз, син бөтен татар кичәләренә үз теләгең белән киләсеңме? Әллә әтиең әйткәч каршы киләлмичә генәме?» – дип сорыйм. «Миңа әтием белән аралашу, аның янәшәсендә булу бик рәхәт. Мин үзем теләп аның белән бөтен чараларга да йөрим», – ди ул елмаеп. Равил абый үзе дә дәшә: «29 апрельдә Түбән Камага барабыз бит инде, әйеме?» «Әлбәттә. Барырбыз, Алла бирсә», - дим. Бу көнне анда «Театрда шигърият» кичәсе була, Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» спектакле дә күрсәтелә. 

Балкып яшь язучы, «генераль-генерал» Фирдүс Гыймалетдинов күренә. Ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 2нче урын алган журналист – ГТРКның генераль директоры. Ркаил Зәйдулланың «Роман язган журналист – ул генерал», - дигән сүзләре хәтердә яңара. 

Иксез-чиксез озакка сузылыр кебек тоелган кичәгә мораль әзерләнеп залга үтәбез. Кадерле кунаклар урынының түрендә – Марат Әхмәтов. Янәшәсендә Равил Фәйзуллин. Башка бөекләр…

Мондый кичәләр җитәкчеләр янына килеп ниндидер проблемаларны хәл итәргә дә уңайлы вакыт. Марат Әхмәтов янына да киләләр. Хәл ителәме-юкмы – анысы башка мәсьәлә.

Кичә башланды...

Сәхнәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күтәрелә.

Марат Әхмәтов: «Хәерле кич, кадерле дуслар! Иртәгә бөек Тукаебызның туган көне. Габдулла Тукай безнең туган телебезнең символы. Мин сүземне «кадерле» дип башладым, сез кадерле шуның белән дә – сез телебез сагында торучылар. Аның әдәби матурлыгын танып, күңел аша үткәреп, шуның белән яши торган милләттәшләребез. Безнең бер гасырлык тарихы белән билгеле булган юбиляр журналыбыз да нәкъ менә телебез сагында торучы. 100 еллык тарихы булган журнал – 100 еллык илебез язмышы дигән сүз. Никадәр әдәби мирас бу журнал аша үткән! Ул аны түкми-чәчми үзенең укучысына җиткерергә тырышып яшәгән фидакяр хезмәт еллары. Әдәбият белән бергә тиңдәш яшәгән милләттәшләребез сугыш чорында да үз басмасын югалтмаган. Туксанынчы елларда бик күп төрле мәгълүмат чаралары барлыкка килүгә карамастан, журнал үзенең төсен-йөзен, кыйбласын югалтмаган. Журнал бүген дә милли традицияләребезгә, сәнгатебезгә хезмәт итә. Журналыбызга игелекле эшләре өчен хөрмәтләр рәхмәт әйтик әле».

Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналы коллективына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аларны баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин кабул итеп алды.

Əдәби журнал юбилеена кунак булып төрки әдәби журналларның баш мөхәррирләре килгән иде. Аларның залда булуы әйтелеп, экраннан гына сәламләдек.

Кунаклар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галимҗан Ибраһимовка багышлап уздырган фәнни-гамәли конференциядә, «Татмедиа»да матбугат конференциясендә катнаштылар. Иртәгә көн дәвамында Тукай туган көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашачаклар. Кич белән аларны Татарстан язучылар берлегендә Рафис Корбанның 65 яшьлеге уңаеннан кичә көтә.

Инсценировкасын Рүзәл Мөхәммәтшин әзерләгән кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрде. Экраннан Марсель Галиев, Батулла, Илфак Ибраһимовның видеофикерләре яңгырый. Яшьләр блогы итеп Лилия Гыйбадуллина белән Фәнил Гыйләҗевне чыгардылар.

Шигырьләрне Камал театры артистлары укыды. Сәхнәдә Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры иде. Җырчылар Рузилә Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Базарбай Бикчәнтәй һәм башкаларны алкышладык.

Кичә тәмам. Оештыручыларга рәхмәт – ике сәгатькә сыештык.

Кайтырга чыккач, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов очрады. «Иртәгә Тукай премиясенә багышланган телетапшыруга син дә чакырулы дип беләм. Барасыңмы?» - ди. «Әлбәттә, Әлфәт абый», – дим һәм һәрберебез үз юлын дәвам итә. Хәтта кемнәр җиңү-җиңмәве турында да фикер алышмыйбыз. Гомумән, бу тема бүген актуаль түгел иде, ахрысы. Нигәдер... Нигә икән?..

«Казан утлары» журналының йөз еллыгына багышланган кичәдән фоторепортажны сылтамага кереп карый аласыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 май 2022
    Исемсез
    Бу язма нәрсә турында булды соң?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100