Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юбилей концерты, хейтерлар, райдер – Зәйнәб Фәрхетдинова белән «Гадел әңгәмә»

Зөфәр Билалов сәхнәдән нигә киткән? Артистның фонограммага җырлавын ничек сизәргә? Юбилей концертын кайчан көтәргә? Җыр сүзләрен онытканда нишләргә? Бу һәм башка сорауларга «Гадел әңгәмә» тапшыруында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова җавап бирде.

news_top_970_100
Юбилей концерты, хейтерлар, райдер – Зәйнәб Фәрхетдинова белән «Гадел әңгәмә»
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

«Пластик операцияләр ясатканым юк»

Зәйнәб апа, сез елдан-ел яшәрә, матурая барасыз. Сере нәрсәдә моның?

Күңел халәтенең үзгәрергә теләмәве. Әйт әле, кемнең олыгаясы, матурлыктан китәсе, яшьләренә яшь өстисе килсен? Бер кешенең дә күңеле белән үзгәрәсе килми. Мәрхүм әнием «Сиксән ел яшәдем. Сигез ай яшәгән кебек тә булмады, күңел һаман нәрсәдер көтә, һаман үзгәрми күңел, балакаем», дип әйтә торган иде.

Димәк, күңел халәте тышкы кыяфәттә дә чагылыш таба?

Шулай инде. Күңелнең дә төрле халәте була бит. Бик моңсуланган, тынгысызланган чаклар була. Яшәргә тырышасың. Динебездә дә кычкырып еламаска кушкан. Андый авыр вакытларда да елмаерга тырышасың. Үзебезгә тиешлесен үткәрергә, күрергә тиешбез. Синең кырыңдагыларны да боектырасың килми. Аның кәефе шәп икән – син моңсуланып, аның кәефен боза алмыйсың.

Сезне пластик операцияләр ясатуда гаепләүчеләр дә бар.

Пластик операцияләр ясатканым юк. Нинди пластик операция ясатыйм инде? Бөтенесе урынында. Табиблар белән киңәшләшкәнем бар. Иртәрәктер. Сәхнәдә йөргән, телевидениедә, кеше күз алдында булган кешеләргә алтмышлардан соң, бәлки, кирәктер ул. Ләкин үзем андый карашта түгел. Беренчедән, мин куркам. Ул бер дә җиңел әйбер түгел бит. Тәвәккәлләп, курыкмыйча тотынган кешегә Аллаһ ярдәм бирсен. Афәрин, дип әйтәсе килә. Курыкмыйча тотынырга кирәк бит әле аңа.

«Зөфәр белән иҗат кавыштырды»

Иҗатка килү тарихыгыз бик кызык. Медицина университетына документлар тапшырырга килеп, мәдәният өлкәсенә киткәнсез. Ничек шулай кисәк кенә фикерегезне үзгәрттегез?

Үзем дә аптырыйм, Гадел. Язмыш. Димәк, язмышның язылган юлына кереп киткәнмен инде мин. Бүтән өлкәгә, медицинага, төзелеш, архитектурага киткән булсам, мин барыбер сәхнәгә килгән булыр идем, дип уйлыйм. Иҗат тартты. Җырлыйсым килде. «Мин бу җырны матур итеп башкара алам бит», - ди идем. Күңелем шулай яралгандыр инде минем.

Ялгышмасам, Зөфәр абый белән дә сезне нәкъ менә җыр, иҗат кавыштырган.

Әйе. Без бергә «Кулекта», хор бүлегендә укыдык. Таныштык, бергәләп «Иделкәем» ансамбленә йөрдек. Кичләребез бик күңелле итә иде. Җыр белән бик мавыгып үтте безнең яшьлек.

Зөфәр Билалов сәхнәдән нигә киткән?

Туксанынчы еллар уртасында күбрәк Зөфәр абый белән дуэтта чыгыш ясасагыз, соңгы арада Зөфәр абый артка плангарак күчте кебек. Бу нәрсә белән бәйле?

Зөфәр абыең: «Юк әле, мин сәхнәгә, гастрольләргә чыкмыйм. Теләсәң, үзең тырышып кара», - диде. Күңелемнең һаман җырдан китә алмаганын белә бит ул.

Ә хәзер сәхнәгә чыгарга теләмиме?

Чакырганда җырлый, дуэтларыбызны башкарабыз. Ул бит җырчы кеше. Барыбер күңелендә, беренче чиратта, җыр аның. Сәхнәдә булмаса да, өйдә баянда уйнап җырлый. Мине үзенә шулай гашыйк иттерде дә инде ул. Укыган вакытта баян күтәреп керә иде дә, «Ал Зәйнәбем»не җырлый иде.

Әлегә Зөфәр үзе җырламаска тели икән, димәк, бу аның карары. Димәк, аның бүтән эш белән шөгыльләнәсе килә. Дуэтларыбыз туктамас ул, Аллаһ боерса. Җырлар чыгып тора, башкарабыз. «Сөю җыры» дигән җырны башкардык менә. Көтмәгәндә генә репертуарга килеп керде ул.

Хейтерлар турында

Сезне зәвыксызлыкта гаепләүчеләр дә бар. «Болай итеп киенеп буламыни?» – диләр.

Зәвыклар төрле. Кемгәдер зәңгәр, кемгәдер кызыл, кемгәдер сары төс ошый. Стиль дигән әйбер бар. Үз стилеңне булдыру кешене кабатлау түгел, ә үзеңә туры килерлек итеп эшләү. Әйтсәләр әйтәләр инде. Нишлисең? Бөтен кешегә ошап бетеп булмый бит инде.

Хәтта «Стилистыгызны алыштырыгыз», - дип тә язып куйганнар.

Язалар инде, әлбәттә. Кешенең гәүдәсендә үзе генә белә торган җитмәгән яклары булырга мөмкин. Кемнеңдер күкрәге зур, аягы кәкре... Кеше башта шул якларны каплау турында уйлый, шуңа яраклаштырып тегә.

Стилистыгыз алып килгән образлар үзегезгә ошыймы?

Минем стилистлар алып килгән әйберләр белән канәгатьләнгәнем юк. Мин аларны үзгәртәм. Материал мәсьәләсендә дә шулай. Кеше тәкъдим иткән әйбергә берничек тә ризалаша алмыйм. Үземә ошамаса, стилист алып килгән әйберне кия алмыйм. Менә шундый кире инде мин. Нәрсә әйтсәләр дә, үземчә киенәм инде, ачуланмасыннар.

Хейтерлар турында сөйләшә башлагач, әйтим инде. Кайберәүләр сезнең биюегезне дә ошатып бетерми. Хореографыгыз бармы?

Юк. Мин үзем кешегә бию куя алам. Гомергә биергә яраттым. Биюне дә тоемлау үземнеке. Биюче булсам, коллективта булсам, хореограф куйган әйберне биер идем, бәлки. Андый чыгышлар булды. Юбилейда биючеләрем белән биегән булды.

Ләкин һәрвакытта тере килеш, үзем җырлаганга күрә, җырлаганда үземә уңайлы хәрәкәтләр ясыйм. Элек биюләр, гомумән, булмаган. Хәзер заман үзгәрә. Әйтик, фонограмма барлыкка килде. Шуның аркасында тыпыр-тыпыр биеп йөреп була.

Җырчы сәхнәдә бии икән, димәк, ул фонограммага «җырлый»?

Артистның тавышы сәхнәдән идеаль яңгырый һәм шул ук вакытта ул, арттырып әйтәм инде, ниндидер акробатик күнегүләр ясый икән, димәк, ул фонограммага җырлый?

Акробатик күнегүләр ясамыйча тыпырдап йөрсә дә, димәк, аның анда фонограмма. Берсүзсез, биегәндә җырларга була. Ләкин матур килеп чыкмый ул. Ничек тырышсаң да, акырып килеп чыга, тиешенчә булмый. Ә инде шоу вакытында, музыка каты булганда, бөтенесе нык итеп биегәндә, кешенең акырып, бозып җырлавы сизелми.

Илсөя Бәдретдинова турында: «Бөеклек турында сөйлисең икән, чүпрәк тапочки турында сөйләмиләр»

Бервакыт сез Илсөя Бәдретдиновага карата үпкә катыш пост урнаштырган идегез. Нәрсә булды?

Концерттан видео җибәрделәр. Сәхнә артындагы булган әйберне ник шулай чыгарып әйтә?

Нәрсә дигән соң ул?

Грим бүлмәсендә тапочки белән йөрисең бит инде. Беренчедән, статусы, яше, эшләгән эше буенча олырак кешеләр янына керткәннәре өчен рәхмәт әйтсен. Ул күрмәсен анда нәрсәдән йөргәннәрен. Ертык киемнәнме, тапочкидан йөриме ул – аның эше юк. Сәхнә артында булган әйберне, чыгып: «Нинди бөек җырчылар тапочки белән йөри», - дип әйтергә хакы юк.

Бәлки, кәефе булмагандыр. Әмма залда төрле публика. Аларның үзенең яраткан артисты турында ишетәсе килмәгән әйберне ишетүе бер дә матур түгел. Бөекме, бөек түгелме... Мин бөек булырга тырышып йөрмим бит. Нигә ул: «Менә безнең бөек артистларыбыз...» – ди? Ничек бөек? «Легендар, бөек артистларыбыз» дип әйтеп, чүпрәк тапочки турында сөйләмиләр. Бөеклек турында сөйлисең икән, әйт бүтән нәрсә.

Бездә андый хәлләр булмады. Нинди генә бөек артистлар белән эшләмәдек. Илһам абый, Әлфия апалар, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкуловлар белән. Шундый күңелле гастрольләр йөреп кайта идек. Аларга сокланып кайта идек. Кешенең эшенә тыгылып йөрмәдек.

Бүгенге көндә аралашасызмы?

Аралашабыз. Ул чакта ул шалтыраткан булган, минем вакытым булмады. Концертларда очрашабыз. Бер гримеркада. Барысы да яхшы, конфликтка кергән юк.

«Җырның сүзләрен онытып, шунда ук яңа сүзләр уйлап тапкан булды»

Сәхнәдәге кызык очракларыгызны хәтерлисезме?

Бар инде ул. Бер җырны ике төрле тональностьта эшләткән идек. Шуның югарысын куеп чыкканмын. Чыктым да җырлыйм... Җырның уртасында: «Бу бит минеке түгел», - дип уйлыйм. Искесе калган. Нишлисең инде. Югары булса да, башкарып чыктым. Анда катырак акырырга кирәк инде. Халык аны-моны әйтмәде, әйбәтләп алкышлады.

Сизмәгәннәрдер аны.

Шулайдыр. «Ник акыра бу Зәйнәб? Нәрсә булган соң моңа, нигә болай җырлый бу?» – дип аптырап утыручылар да булгандыр инде. Зәйнәбнең күзе маңгаена менгәнен аңламыйлар, күрмиләр.

Сүз онытып, шунда ук яңа сүзләр уйлап тапкан вакытлар бик күп булды. Туктарга ярамый. Хәер, туктаган чак та булды бугай. «Тукта әле, бу болай булырга тиеш түгел иде. Әйдә яңадан», - дигән булды. Сүзләре белән буталып кереп киттемме... Вакытында ул кызганыч, аннан соң ияләшәсең. Сәхнә кешесе төрле ситуациядән чыга белергә тиеш. Менә шуны аңласаң, чын мәгънәсендә сәхнә кешесе буласың.

«Райдерымда коньяк, вискилар таләп иткәнем булмады»

Райдерыгыз бармы?

Татар артистларында соң керде ул. «Нәрсә әзерләп куярга?» – дигәндә, Мәскәү, Петербургка барганда, әйтә идем. Печенье белән бер стакан чәй инде. Сөтле чәй булырга мөмкин. Беркайчан да коньяк, вискилар таләп иткәнем булмады.

Әллә нәрсә таләп иткәнне аңлап бетерә алмыйм. Лилия Муллагалиева җырындагы кебек, без бит авыл кызлары. Кая райдер анда? Хәзер генә модага керде бит ул. Элек берәр клубта тишектән суык өреп утырмаса ярый. Кул юарга су да юк иде бит, булса да сап-салкын иде.

Хәзер, Аллага шөкер, ремонтлар китте. Шул ремонтларын, клубларын күреп кайтырга теләгем бар. Хәзер җырчылар бик яхшы шартларда эшли. Мәрхүмкәйләрем, ул бездән алда җырлаган артистлар нәрсә генә күрмәгән инде. Киез итекләр белән чыгып җырлаулар үзебездә дә булды. Трактор арбаларына, чаналарга утырып барып җиткән очраклар... Кунган урыннарны гына искә төшерәм әле. Әллә нинди урыннарга барып йоклаган, ял иткән вакытлар булды инде. Кая монда райдер таләп итеп яту.

Оештыручылар үзләре сораганда, әлбәттә, рәхәт. Җылы караш, игътибар, күңелгә рәхәт, Татарстаныбызның дәрәҗәсе зур икәнен сизеп куям.

Зәйнәб апа, Аллаһ боерса, быел юбилеегыз. Бу уңайдан концерт белән турга чыгарга уйламыйсызмы?

Бу сорауны бирүеңә зур рәхмәт, Гадел. Әзерлегем бара, Аллага шөкер, программам әзер, җырларым тупланган, аларны тагын да ныграк куеп бетерергә генә кирәк. Кайберләрен биюләр белән куярмын дип торам. Кайсы шәһәрләргә барасы әле билгесез.

Туган көнем августта булса да, концертлар сентябрь айларыннан булыр дип уйлыйм. Бәлки, концертны башта яздырырмын. Шуны чыгарганнан соң йөрермен, дигән уйлар да килә. Стабильлек юк бит. Заманында авыл, районнарда концертлар белән бик күп йөрдек, Аллага шөкер. Хәзер дә тамашачы янына барып, «Мин дә исән, мин дә эшлим»,  дигән уйлар белән «Сез дә исән-саумы?» дип барып, күрешеп кайтырга телим.

  • Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 май 2022
    Исемсез
    Зәйнәп Фәрхетдинова - халкыбызның моңлы сандугачы, бүген үк легенда диярлек, ул бит бөтен бер стильгә нигез салучы, татар эстрадасында кызлар, шул ук Уразова да Зәйнәпкә охшатып җырлый, ә егетләр - Салаватка! Ә Ильсия ул "халыкчан" булам дип түбән тәгәрәп бетте ахры, аның "бунтарь" җырчылыгы Илфак мәрхүм аркасында гына иде, ә карап торсаң - гади бер хатын. Зәйнәп Фәрхетдинова - без сезне яратабыз, концертлар белән килегез, сезнең затлы моңнарыгыз кирәк безгә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100