Юбилей концерты: Габделфәт Сафинга – 60, әтисенә – 100
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның юбилей концертларыннан берсен «Пирамида»да үтте. Татар эстрадасы мэтрының 20-30 еллык тамашачысы белән бергә хәбәрчебез дә аның концертларының берсендә булды.
Анасына карап кызын коч, дигәндәй, җырчысына карап тыңлаучысын бәялә, тыңлаучысына карап – җырчыны. Тамашачы җырчыны үз зәвыгына һәм тамашага килү максатларына карап сайлый. Тямаев концертына рәхәтләнеп биергә-күңел ачарга килсәләр, Габделфәткә ностальгия өчен киләләр, дигән хис туды. Габделфәт Сафинның тамашачысы шактый консерватив, тыныч холыклы, җырчының «Акчарлак» газетасы нашире икәнен дә истә тотсак, газета-журнал һәм китап укый торган кеше икән, дип нәтиҗә ясадым. Чөнки җырчының даими тамашачысы арасында бүгенге татар әдәбияты, татар театрында барган спектакльләр турында фикер алышырлык дөнья бәясе ханымнарны очраттым.
Ярый, хуш, тамаша башланды.
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга 60 яшь, әтисенә – 100. Ә инде иҗатына 35 ел икән. Габделфәт Сафинның «Пирамида»дагы чираттагы концерты шушы 3 датага багышланган иде. Чакыру билетына да шулай язылган, җырчы үзе дә сәхнәдән шулай диде.
«Бу – минем юбилей концертым. Октябрьдә миңа 60 яшь тулды, әтигә узган мартта – 100 яшь. Рузилә белән яши башлаганга 35 ел булды. Җырлый башланганга нәкъ 35 ел. Мин инде 84нче елдан бирле җырлый башлаганмын – башта татар халык хоры, аннары «Сорнай» ансамбле, 1 ел филармониядә эшләп алганмын. Аннан үз иҗат төркемемне булдырганмын. Мине шушы көнгә кадәр эшләтеп, миңа көч-куәт биреп торган өчен, Аллаһыга рәхмәтлемен. Икенчесе Аллаһ бәндәләренә – сезгә рәхмәтлемен», – дип башлады ул сүзен.
Әллә математика белән дус түгел Габделфәт, әллә хәтер белән... 1984тән дип санасак, иҗат юлына 40 ел булып килә. Филармониядән санасак – 31, «Ак күлмәк» хитыннан санасак – 30. Дөрес, болар минем шикелле бәйләнчек кеше өчен генә мөһим, 35 икән – 35, Габделфәтнең тугрылыклы тамашачысы барысына да риза иде.
Ике сәгать ярымлык концертта Габделфәт сәхнәгә 4 мәртәбә чыгып, җырлап һәм җыр арасында сөйләштергәләп алды. Үз тормышыннан хатирәләр дә, анекдотлар да (оятсызлар түгел, әлбәттә), дини вәгазь булырлык сүзләр дә, милли горурлык тәрбияли торган өлеше дә булды чыгышларының.
Концерттагы бер җырга аерым тукталасым килә.
«Моннан 1 еллап элек шагыйрь Филүс Хисаметдинов шалтыратып: «Минтимер Шәрипович турында бик матур шигырь яздым. Аның үткәненә, бүгенгесенә, тормышына багышлап яздым, – ди. – Үзенә күрсәткәч, шигыремне бик яратты: «Бу шигыреңне Габделфәткә бир. Үзе композиторын табып җыр яздырыр да үзе башкарыр», – дип әйтте», – ди. Мин бу җаваплы эшкә алындым. Көй язарга әллә кайларга биреп тормадым, чөнки янәшәмәдә автор-башкаручы яши – Рузилә үзе яза, үзе җырлый. Ул бик матур җыр язды. Минтимер Шәймиев – милләтнең горурлыгы һәм зур шәхесе. Ул шушы республиканы ныгыткан һәм әле дә сафта булган бөек шәхесебез», – диде Габделфәт Сафин.
- Филүс Хисаметдинов – Россиянең атказанган ветеринария табибы, ветеринария фәннәре докторы, профессор. Күп санлы җырлар авторы.
«Ак пароход» җыры тәмамлангач, зур кәрзин чәчәкләр күтәреп, залга Филүс ага үзе чыкты. «Башта җырның исеме «Оныталмам сине гомергә» иде. Минтимер Шәрипович исемен «Ак пароход» дип куярга тәкъдим итте. Ул Рузиләнең бик матур җырлавын да әйтте. Бу чәчәкләр Минтимер Шәриповичтан Рузиләгә. Ул сезгә гаилә тигезлеге, гаилә бәхете теләде, «гомерләре мәхәббәтле, мәхәббәтләре гомерле булсын» диде. Рузиләнең ешрак җырлавын теләде», – диде ул, чәчәкләрен Рузилә ханымга тапшырып.
Рузилә җырлады да. Элек мин белгән Рузилә Габделфәтнең концертларын әзерли, газета чыгара, аңлавымча, җырчы иренең тормышын уңайлы итү, аңа җырчы буларак халыкка хезмәт итү мөмкинлеге тудыру өчен барысын да эшли иде. Хәзер ул үз кадерен белә торган кадерле, нәзәкәтле ханымга әверелгән. Үз кадерен белеп кенә сәхнәгә чыкты да, җырын җырлап, башын иеп кереп тә китте.
Концертның тагын бер мизгеле турында языйм әле. Габделфәт әтисенә 31 мартта 101 яшь тулачагын искәртте һәм әтисенең улына һәм тамашачыларга мөрәҗәгатен укыды. «Татарстанның халык артисты һәм халкыбызның яраткан җырчысы, төпчек улым Габделфәткә. Көзге салкын көннәрдә тусаң да, күңелең җылы, саф синең. Җан җылыңны биреп халкыбызга хезмәт итәсең, «халык артисты» исемен лаеклы йөртәсең. Адәм баласы гомере буе бәхет эзли, аны табарга тырыша. Син үз бәхетеңне җыр сәнгатендә һәм нәшрият өлкәсендә таптың. Шул тапкан бәхетеңне югалтмыйча яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа. Җырла, улым, һаман җырла! «Уфалла арбалары» җырларда гына калып торсын, «Ак күлмәк»ләр тузмасын, «Чияләр» пешеп торсын! Синең концертыңа яратып йөргән барлык тамашачыга олуг рәхмәтемне җиткерәм... Синең әтиең».
Габдрахман Сафинның улына мөрәҗәгатен укыгач, җырчы чыгышын халык җырлары белән дәвам итте.
Габделфәт Сафин ял иткән арада, беренче бүлектә сәхнәгә җырчылар – Габделфәтнең даими сәхнәдәше Рәфинә Галиуллина һәм иҗат юлын Габделфәт концертларында башлаган Илгәрәй чыкты.
Рәфинә Галиуллинаны саксыз кагылсаң ватылырга мөмкин затлы бәллүр кебек нәзакәтле итеп хәтерли идем, гөнаһсыз кыз бала имиджлы иде ул. Хәзер ул коралл төсендәге купшы күлмәкле, дөнья күргән ханым имиджында чыкты, бәллүрлеге дә югалган.
Илгәрәй «Буратино»дагы (яки французның урам театрындагы) сагышлы Пьеро образы белән испан мачосы кыяфәтен «болгатып», үз имиджын ясарга маташкан булса кирәк. Ә инде сүзләре вәгазьне хәтерләткәнрәк җырын һәм шул җырны кәттә егетләргә охшарга тырышкан позага басып җырлавын өстәсәк, менә шундый «винегрет».
Икенче бүлектә сәхнәгә Алмаз Шәрифуллин чыкты. Әйе, әйе, 90нчы еллар «Айфара»сының соңгы солисты Алмаз Шәрифуллин мәңгелек «Ак каен»ны җырлады. Ул да төрледән-төрле хәрәкәтләр ясады – кулларын болгады. Әмма бу очракта ул миңа комачауламады. Мин бу җырны мең дә бер тапкыр тыңлаганым бар. Тагын бер кабат рәхәтләнеп тыңладым. Сәбәбе бер генә – ностальгия!
Әйе, концерт ностальгиягә корылган. Сәхнәдә – Габделфәтнең мәңгелек баянчысы Ренат Вәлиев, мәңгелек гитарачысы Светлана Гайнетдинова һәм «Айфара»ның да, Габделфәт Сафинның да мәңгелек клавишнигы Фәнис Мортазин. Әйтерсең лә, 20-30-35 ел узмаган. Әйтерсең лә, без дә, Габделфәт тә яшь, ә Алмаз Шәрифуллин бөтенләй бала-чага. Моның алай түгеллеген белсәк тә, азга гына «вакыт машинасын» кирегә әйләндереп тордык кебек.
Җырлары да әлеге дә баягы мәңгелек шул ук җырлар – мәңгелек тамашачысы шулай диде. «Өч кенә яңа җыр бар иде», – диделәр белгән тамашачылар. «Аз булды. «Хыянәт»не дә җырламады, «Вәгъдә»не дә җырламады. Концерты да кыскарак булды. Миңа тагын ярты сәгать кирәк иде», – дип зарланды залдан чыкканда мәңгелек тамашачылардан бер төркем. Аларга кушылып дәвам итә алам. «Кәтүк түти»не дә җырламады, «Соңгы кыңгырау»ны да, «Берләшик»не дә... Күрәсең, ул 35-40 ел дәвамында җыелган хитларны төрле концертларына бүлергә карар иткәндер, без караганына «Ак күлмәгем» һәм «Чияләр» эләкте. Хитларның да хиты!
Нәрсә ошамадамы? Сәхнә бизәлеше, дөресрәге, компьютер дизайнлы «задник». Арытты ул агрессив хәрәкәтләнеп торган бизәкләр. Нык арытты. Хәзер бөтен эстрада концертларының артында компьютер ясаган бизәкләр биешеп торамы ул?
Габделфәтнең ак күлмәкле классик стильдәге киеменә – «5»ле, Рузиләнең матур күлмәгенә «5»лене плюс белән куярга да риза.
Мин юбилей концертында җырчының тормыш юлын чагылдырган, иҗаты анализланган, төгәл структуралы тамаша көткән идем. Әмма иҗатка күпмедер нәтиҗә ясый торган андый кичә-концертка иртәрәктер, күрәсең. Юбилей даталары буларак 50 белән 60 кына түгел, 70, 75, 80 һәм аннан соң һәр өстәлгән 10 ел юбилей санала. Нәтиҗәләр-анализлар булыр әле.
Хәер, анализлы чыгышлар юбилей кичәләренә карыйдыр. Гомерен эстрадага багышлаган татар җырчысы өчен туган көн, аеруча, түгәрәк даталысы, концертка тема өчен инфосәбәп кенә ул. Элеккеге хитларны кабатлап концерт кую өчен менә дигән сәбәп.
Әлбәттә, программаның халыкта милли горурлык кузгата торган өлеше дә бар иде. «Без татарлар – җырлы-моңлы халык, җыр-моң сеңгән безнең каннарга...» дип шигырь дә сөйләде җырчы финалда һәм «Яшәргә! Яшәргә! Яшәргә!» дип җырлады.