Уфада җырчы Гүзәл Үлмәскулова вафат: «Юаныч булып, истәлеккә җырлары калды»
Башкортстан Республикасы зур югалту кичерә: 17 апрельдә 58нче яшендә Башкортстан дәүләт филармониясе солистка-вокалисткасы, Башкортстанның атказанган артисткасы Гүзәл Үлмәскулова вафат. 18 апрель көнне аның белән Башкортстан филармониясендә бәхилләштеләр, ә кичә аны туган ягы – Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Иске Соболева авылында җирләделәр.
Эх, ул чирне, үзе әйтмешли, корабка салып, гөрләвектә агызып җибәрәсе иде дә... Юк икән шул, мәкерле вирус аямый, начар эзен калдырып китә. Кораб белән агызып җибәрү дигәннән, Гүзәл Үлмәскулова аны үзе сеңлесе Миләгә шулай киңәш иткән булган. Бу хакта Аргаяш районында яшәүче, мәдәният йортында эшләүче Милә Солтанова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләп, балачагына кайтып килде.
– Миңа 6-7 яшь тирәсе булгандыр, март аенда каты гына авырып киттем, температурам югары, берни ашый алмыйм. Апам янымда сыйпап утыра, «Иртәгә кояш чыгачак, яз килә, гөрләвекләр ага башлый, син чыгып, шул гөрләвекләрдә кораб агыза башлыйсың да, бүтән авырмаячаксың», - ди. Чыннан да, иртән уянсам, шундый җылы, кар эри, киендем дә урамга чыктым, кораблар җибәрдем һәм чыннан да терелдем. Әле бер-ике ел элек кенә кабат мартта авырдым. Температура белән ятканда, апага: «Балачакта мине ничек дәвалаганыңны хәтерлим, шул сүзләрең җитми», - дип язып җибәрдем. Ә ул миңа нәкъ шул сүзләрен аудиоязма белән юллады... – диде Милә Солтанова.
Гүзәл Үлмәскулова бер ел элек, 2021 елның мартында коронавирус белән авырган, шуннан тернәкләнеп китә алмаган, өзлеккән. Милә Солтанова туганын соңгы тапкыр күргән мизгелләр белән уртаклашты.
– 20 мартта аның янына бардым, бер атна тордым. Аннары мин киткәч, 3-4 көннән соң әнигә: «Кайтасым килә», – дигән, бертуганыбыз Зилә аны кайтарды. Ун көн әнидә торды, без дә янында идек, аннары өенә кайтасы килде. Зилә апа аны кире алып китте, тик өендә хәле начараеп, реанимациядә вафат булды, - дип көрсенеп куйды әңгәмәдәшем.
«Биш яшендә Гүзәл апам үзлектән аккордеонда уйнарга өйрәнгән»
Гүзәл Үлмәскулова иҗатка гашыйк гаиләдә тәрбияләнгән, бала чагыннан ук җырга тартылган.
– Иң олы абыебыз авылда имам, аннан соң без алты кыз туган. Бик дус, бер-беребезгә якын булып үстек, шуңа күрә авыр. Мин аны юк дип уйламыйм, минем өчен ул бары тик Уфага китте. Әле кичә генә туганнар бергәләшеп искә алып утырдык. Әнигә аккордеон бүләк иткәннәр иде, биш яшендә апам Гүзәл үзлектән шул коралда уйнарга өйрәнгән.
Музыкаль гаиләдә үстек без: әни дә җырлый, әти дә иҗади шәхес иде, курайда уйнады, Сабантуйларын алып барды, төрле чаралар оештырды, кызганыч, иртә китеп барды. Әни – мандолинада, әти курайда уйнап, шулай бергәләп сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар иде. Чиләбе өлкәсендәге бәйгедә гаилә коллективы белән катнашып, Гран-при алган вакытлар да булды. Безнең нәсел – педагог һәм мәдәният хезмәткәрләре династиясе, - дип сөйләде Милә Солтанова.
Ул әниләре татар, әтиләре башкорт милләтеннән булуын әйтте.
«Ул балаларны бик ярата иде, балалар да аңа тартылды»
Ул Гүзәл Үлмәскулованың киңкырлы шәхес булганын, спорт белән дә шөгыльләнеп алганын искәртте.
– Башта укытучы һөнәрен сайлап, педагогик училищены тәмамлады, аннары пединститутка читтән торып укырга керде. Кияүгә чыкты, кыз бала тапты (кызы Земфира, 3 һәм 5 яшьлек оныклары бар), ләкин артист булу теләге күңеленә кереп оялаган иде. Кечкенә кызы белән Уфа сәнгать училищесына вокал бүлегенә укырга китте. Ә моңа бер профессор, якташыбыз этәргеч бирде – берсендә бездә кунакта вакытта әти Гүзәлнең җырлап күрсәтүен сорады. Дамир Җәвәтович Вәлиев Гүзәлнең тавышына мөкиббән булып, аңа Уфада училищега керергә тәкъдим итте. Музыка белеме булмаса да, аны икенче курска алдылар. Аннары институт тәмамлады, филармониягә эшкә урнашты, соңгы көнгәчә шунда эшләде.
Ул көй язарга да хирыс иде, сүзләре дә, көе дә үзенеке булган җырлар бар. Башкортстанның күп кенә артистлары аның җырларын башкара, «Юлдаш» радиосында ишетеп торабыз.
Гүзәл балалар өчен дә җырлар иҗат итте. Безнең балалар, оныклар аның җырларын тыңлап үсте. Гомумән, ул балаларны бик ярата иде, балалар да аңа тартылды. Баскан җиреннән балаларга мавыктыргыч әкият уйлап чыгарып сөйли белә иде. Гүзәл апаларының авылга кайтуы безнең балаларга зур бәйрәм иде.
Педагогик училищедан соң ул әле күпмедер вакыт үзенең туган авылында да эшләп алырга өлгерде. Кичә укучыларыннан кайгы уртаклашу сүзләрен алдык.
Без, кыз туганнар, бергә җырларга яратабыз. Ничек ул җырны әллә ничә тавышка бүлә алды икән дип гаҗәпләнәм, «Өфе юкәләре» җырын өч тавышка җырлаганыбыз хәтеремдә. Бу безнең яраткан җыр, без алты туган кыз еш кына шулай күп тавышка җырларга ярата идек. Ул халык җырларын да бик матур башкара иде. Шулай ук әнинең һәр юбилеена яңа җыр бүләк итә торган иде. «Укы әле, әсәй, догаңны» дигән матур җыры, мандолинага багышлап чыгарылган җыры да бар, - дип уртаклашты Милә Солтанова.
«Ул вакыйгаларны әдипләрчә матур итеп тасвирлый белә иде»
Гүзәл Үлмәскулованың барлык кыз туганнары бүген авылда, әниләре янында. Сандугач тавышлы кызын югалткан 84 яшьлек анага алар бүген зур терәк. Мәрхүмәнең тагын бер сеңлесе Зилә Әһлиуллина да туганы рухына иң җылы сүзләрен җиткерде.
– Гүзәлнең балачактан шундый сәләте бар иде: ниндидер вакыйгаларны әдипләрчә матур итеп тасвирлый белде. Бергә укыганда, аның җәйне ничек уздыруы турында иншасы иң яхшысы дип табылган иде. Ул балачагында бер чукрак әби белән урманга карлыганга баруын сурәтләгән иде. Көн саен иртәнге 5тә торып, без шул әби белән карлыган җыярга бара идек. Ул безгә авыл, нидидер кешеләр язмышын сөйли иде. Без инде карлыганнан бигрәк, шул хикәяләрне тыңларга бара идек. Шул инша әнидә һаман сакланган.
Чиләбедә педучилищеда укыганда да Гүзәлнең тавышын югары бәяләделәр. Нәзифә Хәбибуллина татар-башкорт җыры ансамблен булдырган иде, апабыз шунда солист булды, - диде Милә Солтанова.
Милә Солтанованың кызы Янзилә Котлыхуҗина да апасын сагынып искә ала.
– Гүзәл апа бик мәрхәмәтле иде, балаларга үлеп гашыйк, балалар да аны бик яратты. Аның авылга кайтуы безнең өчен бәйрәм булды. Куертылган сөт һәм искитмәле коймаклары белән сыйлануыбыз мәңге онытылмас. Ул безнең янда сәгатьләр буе утырып, әкиятләр сөйли, безгә балалар җырлары җырлый иде...Син мәңгегә безнең күңелләрдә, апабыз, - дип язган ул.
Гүзәл Үлмәскулованың килендәше Раилә Иксанова да мәрхүмәне бик якты, талантлы кеше дип бәяләгән.
– Гүзәл белән планнар кора идек: минем шигырьләргә ул көйләр языр дип хыялландык, аның белән тулы бер альбом эшләү нияте дә бар иде. Кызганыч, өлгермәдек, әле бер, әле икенче эш… Гүзәл белән аралашуы да кызык иде, төрле темага сөйләшеп булырлык кеше иде ул. Ул биргән сюжетлар нигезендә мин берничә хикәя яза алдым. Киләчәктә ул үзе дә язучылык турында хыяллана иде, тик Ходай Тәгалә насыйп итмәгән... Ул хәлсезлеге турында әйтә иде, ләкин болай җитди булыр дип уйламадык, савыгыр дип өметләндек… Юаныч булып, истәлеккә җырлары калды. Бик зур югалту, туганнарына сабырлык, түземлек, рух көче телим, - дип җиткергән Раилә Иксанова.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Гүзәл Үлмәскулованың туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын!
Сопрано тавышлы җырчы Гүзәл Үлмәскулова (Гүзәл Ҡашшаф Ҡыҙы Үлмәҫҡолова, Гузель Ульмаскулова Кашшафовна) 1965 елның 12 мартында Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Иске Субул (Старая Соболева – Тик-Турды атамасы да кулланыла) авылында дөньяга килгән.
1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгать кафедрасын тәмамлаган. Укыган елларында ук «Язгы көйләр-95» башкорт җыры конкурсы лауреаты булган. Шул ук елны Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенә музыкаль-әдәби лекторий солисткасы буларак эшкә урнаша. Көнбатыш һәм рус композиторларының классик әсәрләрен, романслар, халык җырларын, бүгенге көн композиторлары әсәрләрен, балалар өчен җырлар башкарган.
1997 елда Г.Әлмөхәммәтов исемендәге Ачык республика конкурсында лауреат исеменә лаек була.
Гүзәл Үлмәскулованың рус, чит ил, татар, башкорт композиторлары җырлары яңгыраган концертларына халык бик яратып йөрде. Ул бик күп республика, хөкүмәт бәйрәм чараларында, төрле юбилей кичәләрендә халык яратып тыңлый торган җырчылар исәбендә иде.
Заманында җырчы Россия концерт берләшмәләре берлеге әгъзалары – Россия филармонияләре директорлары каршында чыгыш ясап, югары бәя алды.
Үлмәскулова Мәскәү, Волгоград, Оренбург, Йошкар-Ола, Чиләбе шәһәрләренә даими гастрольләр белән барды. Башкорт милли сәнгатен ике тапкыр Төркиядә тәкъдим итте, Башкортстан сәнгать осталары белән Словакиягә, Германиягә барды.
2008 елда Гүзәл Үлмәскулова «Башкортстанның атказанган артисткасы» мактаулы исеменә лаек була. Гүзәл Кашшаф кызы Үлмәскулова турында якты хәтер күңелләрдә мәңгелеккә сакланыр. Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе Гүзәл Үлмәскулова вафаты уңаеннан туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә Башкортстан дәүләт филармониясе сайтында.
«Яз килә»
«Укы әле, әсәй догаңны»