Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ышаныгыз, тормышыгыз чәчәк атачак»: аерылышу газапларын үткәннәрдән киңәшләр

Кешеләр нигә «нормально» аерылыша алмый? Бу – безнең менталитет белән бәйлеме? Аерылышу аша узган кешеләргә шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алар үз фикерләрен җиткерде, шул исәптән, аерылышуны җиңелрәк кичерү өчен киңәшләр дә бирде.

news_top_970_100
«Ышаныгыз, тормышыгыз чәчәк атачак»: аерылышу газапларын үткәннәрдән киңәшләр
"Татар-информ" архивы

Бергә күпмедер гомер кичергән кешеләрнең юллары аерылу – авыр хәл инде, сүз дә юк. «Аерылу – канатлар каерылу» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кайвакыт үпкә, әрнү ир белән хатынны шул дәрәҗәгә җиткерә ки, күпчелек очракта алар аралашмый башлый яки бөтенләй дошманлаша. Хәер, уңай үрнәкләр дә очрый: мәсәлән, дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калган Лилия Биктимерова һәм Рөстәм Асаевлар гаиләсе.

«Ир – хатын-кыз өчен трофей кебек»

Җырчы Алинә Сафиуллина «дуслар ук булмасалар да», элекке ире белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калган. «Без моңа аерылышу белән үк килмәдек, араларыбыз көйләнгәнче берничә ел вакыт узды. Балам бүгенге көндә әтисе белән аралашып тора», – ди Алинә. Ул әлеге теманы төрле вебинарлар, психологлар белән туры эфирлар карап өйрәнгән. Аның сүзләренчә, аерылышуның инициаторы, гадәттә, каршы як тарафыннан агрессиягә дучар була. «Психологлар фикеренчә, агрессия ул – вакытлы күренеш, бераз гына сабырлык күрсәтергә кирәк. Тормыш иптәшең көннәрдән бер көнне барыбер тынычланачак», – дип киңәш бирүдән башлады Алинә сүзне.

Алинә Сафиуллина ике кешенең дустанә мөнәсәбәттә калып аерылышуына комачау иткән берничә сәбәпне атады.

«Безнең хатын-кызларның иң зур ялгышы – ирләрен «баланы күрсәтмәячәкмен»дип «шантажлау». Әгәр дә элекке ирең эчкече яки наркоман түгел, эшли, вакытында алиментын түли икән, баланы әтисе белән аралаштырырга кирәк. Хатын-кыз, баласын кулланып, үзен ташлап киткән иреннән үч ала. Әлбәттә, авыр инде ул ир-ат ташлап чыгып китү. Чөнки ир күпчелек хатыннар өчен – трофей кебек. «Уңга-сулга хыянәт итсә итсен, әмма булып торсын», – дип фикер йөртәләр.

Алда аерылу куркынычы торганда, «балаларны күрсәтмәячәкмен» дип янаган очракларны да күп ишетәм мин. Шул рәвешле ир-атны үз янәшәсендә тотып торган кешеләр була. Бер танышымның хатыны, әле аерылышмаган килеш үк, балаларын әтиләренә каршы котырткан иде. Ул дустым бик нык курыкты. Һәм төгәл беләм, хатын-кыз мондый очракларда һич кенә дә баланы уйлап эш итми, ул бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Ә менә күз алдына китерегез, балага «сине әтиең яратмый, ул сине ташлап китте» дигән сүзләрне ишетү – нинди зур стресс! Әлеге сүзләр аның хәтерендә гомерлеккә уелып калырга мөмкин. Ирең нинди генә начарлыклар эшләсә дә, бала синнән әтисе турында тискәре сүз ишетергә тиеш түгел. Бик теләсәң инде, бала шәхес булып формалашкач, психологик травмаларга бирешмәслек булгач сөйли аласың.

Безнең илдә, чынлап та, юллары аерылгач, бик сирәк гаиләләр генә яхшы мөнәсәбәтләрдә кала. Адекват аралашкан очракта да, элекке ир белән хатын бер-берсенә кунакларга йөрешерлек дәрәҗәдә дуслаша алмый. Кунакларга йөрешкән кешеләр турында белсәләр дә, «юләрләр» дип тәнкыйтькә дучар булулары ихтимал. Безнең менталитетта кабул ителә торган нәрсә түгел бу.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Кыйныймыни? Ярар, түз, бөтен кешене дә шулай кыйныйлар инде»

Бездә татар хатын-кызларының түзәргә тиеш булуы турындагы фикер формалашкан. Аерылышкан хатын-кызларга: «Син түзәргә тиеш идең», – дип, бик еш һөҗүм итәләр. Безнең халыкта «мәхәббәт» сүзе – «сабырлык» сүзе белән янәшә йөри. «Әй, читтә йөри дә, туйгач кайта ул», «Кыйныймыни? Ярар, түз, бөтен кешене дә шулай кыйныйлар инде», «Эчәме? Эчми торган ир-ат бармы инде ул хәзер дөньяда?» Юк, дөрес сүзләр түгел бу. Хатын-кыз түзеп яшәргә тиеш түгел. Бөтенләй башка заманнар бит хәзер. Беренчедән, бүген хатын-кыз үз-үзен дә, баласын да тәэмин итә ала. Ирләреннән дә артыграк акча эшләүчеләре күп. Нәрсә генә булса да, хатын-кыз – үзен кулга алып, барлык кыенлыкларны да ерып чыгарга сәләтле зат. Ә менә ир кеше бала белән ялгыз калса, депрессиягә бирелеп, мескенләнеп бетәчәк.

Безнең илдә хыянәт шелтәләнми. «Бөтенесе дә «гулять» итә инде аларның», – диләр. Игътибар, моны хатын-кызлар әйтә! Үзләре үк шулай дип торгач, ир-ат рәхәтләнеп килешә дә килешә инде шушы роле белән. Ә менә чит илләрдә дә шулаймы икән? Әллә инде анда хатын-кыз үзен күбрәк хөрмәт итәме?

«Иремне сөяркәсе алып китте», – дип зарлана хатын-кызлар. Гаиләсе бозылганга ире түгел, сөяркәсе гаепле, янәсе. Ничек була ул «алып китте»? Ир бит ул – бәрән түгел, камил акыллы адәми зат. Әллә нинди хәйләләр уйлап табып хыянәт итәргә башы җиткән бит. Аны бит караватка бәйләп салмаганнар. Алып китмәгәннәр, үзе киткән ул!

Ирләрдән дә нинди генә сүзләр ишетмисең. «Менә без хатыным белән бергә яшибез. Ләкин күптән арабызда җылылык юк. Без, хәтта, аерым йоклыйбыз», – дип сөйлиләр. Хыянәт итәр өчен уйлап чыгарылган «әкият»!

Икенчедән, чит илләрдә бездәге кебек күп бала тапмыйлар. 1 бала белән ялгыз калу 2-3 бала белән калуга караганда барыбер җиңелрәк әле ул. Аннан аларда алимент түләү системасы да икенче төрлерәктер, дип уйлыйм мин. Бездәге кебек үз баласына алимент түләүдән качып йөрмидер аларның ир-атлары. Андый мәсьләләр дәүләт тарафыннан хәл ителәдер, һәм шуңа да хатын-кызны бала белән ялгыз калу проблемасы бездәге дәрәҗәдә борчымыйдыр. Бездә бит качып йөргән «алиментщик»ларны эзләүче дә юк. Ә инде ирнең «югарыда» утыра торган дуслары бар икән, еллар буе алимент түләмичә дә яшәргә мөмкин әле ул. Шуңа да хатын-кызның ирләрне янәшәләрендә «тотып тору» гадәте бар. Ник шунда көне-төне «гулять» итми, әмма паспорт буенча законлы ире булып яшәргә тиеш. Тормышның сыйфатына карап торучы юк», –- дип сөйләде Алинә.

«Уйларны контрольдә тотар өчен дин яки психология – бер дигән инструмент»

Алып баручы Гөлназ Миньязова белән ире Илнур Фәйзрахманов 4 ел аерым яшәгәннән соң, кире кушылды. Гөлназның фикерләрен тыңлау да кызыклы булды.

«Чебен дулап тәрәзә ваткан» дигән сүз бар бит. Мин бу нәрсәләрне безнең менталитет белән дә, милләт белән дә бәйли алмыйм. Ләкин күпчелек чит илләр безнең илдән бер 30-40 елга алда бара – анысы бәхәссез. Бүген бездәге гаилә мөнәсәбәтләре яки тормыштагы башка мәсьәләләр буенча тискәре вазгыять  күпчелек халыкта инде үтелгән. Кеше нишли, башкалар шуңа карап иярә. Кешеләр бит гомер буе күмәк булып яшәгән. «Ул шулай итә бит, нигә син дә шулай итмисең» дигән әйбер безнең татарда да бар.

Талашып, кычкырышып аргач, «бергә яши алмыйбыз» дигән фикергә килеп аерылышканнан соң, нигә матур мөнәсәбәтләрне саклап кала алмыйбыз соң без? Моның сәбәбе, бер җөмлә белән генә әйкәндә, кайсыбер карарлар кабул иткәндә психик үсеш тоткарлануда. Югыйсә, талашып аерылышу белән кеше үзенә һәм баласына гына зыян сала. Үзенең сәламәтлеге, тыныч төннәре кадерле булса, сәламәтлеге, баласы турында уйласа, талашлар булмас иде. Әмма юк, аның ачу-үпкәсе бөтен нәрсәдән дә көчлерәк. Шуңа да психологлар үзеңнең нәрсә кичергәнеңне аңларга, хисләреңне контрольдә тотарга өйрәнергә кушалар. Тик, кызганыч, без алай яши белмибез шул. Менә хәзер нәрсә хис итәбез – шул хис биргән көчкә алданып, сабыр итә, анализ ясый белмибез, агрессиягә биреләбез.

Әмма үпкә турында нәрсә диләр? Үпкә ул – бер стакан агу ясап, шул агуны әкрен генә эчеп утыру. Ул үпкәң синең башка кешегә барып җитмәскә дә мөмкин.

Икенчедән, кеше психологик яктан үсәргә тиеш. Әгәр бергә үткәргән еллар өчен кеше рәхмәтле була белеп, кат-кат мал бүлешмәсә, бала белән манипуляцияләр ясамаса, тыныч кына аерылыша алыр иде. Аерылышу процессын узган ата-ана, аеруча хатын-кыз, почмакка китереп кыскан төлке баласы кебек югалып кала.

Аерылышу кичергән хатын-кызларга, иң беренче итеп үзе, баласы турында уйлый башларга киңәш итәр идем. Бер генә кешенең дә аерылышканнан соң ач калганы юк. Теләсә, хатын-кыз бөтен дөньяны җимерә, әллә нәрсәләргә сәләтле ул хатын-кыз. Әмма шул рәвешле үзен бетерә, баласының киләчәк язмышына балта чаба. Ничек тә сабырлык табып, тыныч кына аерылышырга, материаль якны да уртага салып сөйләшеп бетерергә кирәк.

Аннан бездә шундый мөнәсәбәтләр киң таралган: яратмасалар да, күптән бергә йокламасалар да, көне-төне талашсалар да бергә яшиләр һәм баланы да шул атмосферада үстерәләр. Иң начары – бала моны нормаль күренеш дип кабул итә һәм киләчәктә үз гаиләсен дә шундый итеп корачак. Балага башка төрле мөнәсәбәтләр дә була алганны, тыныч кына аерылышып булганны һәм сезнең аны кабул итә белгәнне күрсәтергә кирәк. Мондый гаиләдә үскән бала үзе гаилә корып яши алмый, корса да, бәхетле булмаячак.

Һәм, әлбәттә, иң кирәклесе – гафу итә белергә һәм үткән елларга рәхмәтле булырга өйрәнергә кирәк. Кайчандыр сез бер-берегезне яраткансыз, уртак балагыз бар. Ир дә, балалар да безгә үз-үзебезне үстерер, нәрсәнедер аңлар өчен бирелә. Әгәр дә аерылышкансыз икән, моның белән дөнья бетми. Сез, бәлки, бер дигән итеп яңа гаилә корып җибәрерсез, бәлки, элекке ирегез белән кавышырсыз. «Ул шундый иде, миңа хәзер беркем карамас инде, бөтен ирләр – кабәхәтләр», – дип санарга кирәкми. Нәрсә сезнең башыгызда – тормышыгызда шулай була. Шуңа күрә уйларыгызны, сүзләрегезне контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен дин яки психология – бер дигән инструмент.

 

Фото: © Гөлназ Миньязованың шәхси архивыннан (Гөлназның рәсми рөхсәте белән урнаштырыла)

«Аерылышкач, идәннәрдә аунап еладым»

Илнур белән минем мөнәсәбәтләргә килгәндә, без, әлбәттә, аралаштык. Авыр булдымы? Идәннәрдә аунап елый идем кичерүләре шулхәтле авыр булганга. Чөнки мин бала идем. 35-37 яшьлек бала идем. Ирем артына качып, бала акылы белән яшәдем, үземә җаваплылык алырга курка идем. 2 баланы ничек үстерермен, дип уйладым, гәрчә мин эшләп торсам да. Башыма «ничек яшәрмен, и, үләрмен инде, мин беркемгә кирәк түгел инде» дигән уйлар килде. Шундый авыр булды. Әмма шушы кыенлыклар аша үтү кешене рухи яктан үстерә, без ныгыйбыз.

Бер-беребезгә начар сүзләр дә әйтештек. Мин күбрәк әйттем, әлбәттә, Илнур дәшмәде. Әйтәсен әйттем, кычкырасын кычкырдым. Аннан, ул вакытта әле психология белән кызыксынмасам да, миндә «балалар хакы» дигән әйбер көчле иде. Бала мәнфәгатьләрен беренче урынга куярга тиешлегемне, әтиләренең аларны ничек яратуын мин белә идем. Һәм, ачуым көчле булса да, минем йөрәктәге «балаларга аталары кирәк бит» дигән хис көчлерәк булды. Аралашуларына , авылларына кайтып йөрүләренә беркайчан да каршы килмәдем. Әлбәттә, без аерым яшәгән 4 елда үси-пүси килеп сөйләшмәдек. Әллә нигә бер генә мин аны күрә идем. Соңрак мин эзотерика белән кызыксына башладым. Төрле тренинглар үтә-үтә, башкалар белән форумнарда аралашып, фәнгә – психологиягә килеп җиттем. Туры эфирлар уздыра, башкаларга да киңәшләр бирә башладым. Психологка укыдым. Шушы 4 ел авырлыклар мине үстерде.

Аерылыгыз да 4 ел буе психология өйрәнегез, дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Һәр кешенең үз юлы, үз язмышы. Әгәр мөмкинлек булса, үземнең белемнәрне күчереп кенә куяр идем сезгә. Елый-елый сөйлим хәзер дә мин боларны. Әмма сезнең үзегезгә болар аша үтәргә кирәк. Ышаныгыз, тормышыгыз чәчәк атачак. Җибәрегез эчегездәге негативны. Үзең негативта яшәгән вакытта проблемалар берсе өстенә берсе өелә бит ул. Андый халәттә хатын-кыз озак яши алмый, я чирли башлый ул, я күңелсезлекләргә юлыга. Шуңа да, үзегез һәм балаларыгыз хакына, җибәрегез тискәре энергияне.

Миңа медитацияләр бик булышты. Ходайдан: «Үземә насыйп яр җибәр», – дип, елый-елый сорый идем. Һәм безнең юллар кире Илнур белән кавышты. Тик минем Аллаһы Тәгаләдән: «Илнур белән яңадан кавышыйм», – дип сораганым булмады. Аллаһка шөкер менә, барысы да яхшы. Фильм караганда геройлар өчен кайгырып утырабыз бит әле, хәзер ауный-ауный елауларым, ул вакыттагы кара көннәрем шул кино сыман гына. Минем белән булды ул хәлләр, әмма алар минем җанымны актармый», – дип сөйләде Гөлназ.

«Ирем безне мыскыл итте, балаларыма психологик җәрәхәт ясады»

«Болгар кызлары» триосы солисты Айгөл Зәйнуллина, аерылышканнан соң, ире тарафыннан төрле кыерсытуларга дучар булган хатын-кыз. Биредә дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калу турында сүз дә бара алмый. Айгөлнең элекке ире, балаларын урлап китеп, күпмедер вакыт кайтармый тотты.

«Аерылышулар турында сөйләгәндә, безнең илдә бер картина ачык күзәтелә. Ир белән хатын аерылыша да, хатын-кыз балалары белән ялгыз кала. Ә ир-ат балаларының язмышына төкереп бирә. Ул үз тормышын көйләү белән мәшгуль. Балаларын ташламаган ирләр дә бар, ләкин андый сәламәт мөнәсәбәтләр көнкүрешебездә бик тә сирәк очрый.

Балаларны ялгыз үстерсәк тә, безнең илдә аерылышкан хатын-кыз ялгыз әни булып саналмый. Югыйсә, минем очракны карасак та, аерылышкач та, балалар өчен җаваплылык һәм аларны тәэмин итү тулысынча минем җилкәдә калды.

Ирем белән аерылышканда, аның балалар белән аралашуларын, балаларның яшәү урынын билгеләү буенча суд булды. Элекке ирем суд карарларын ачыктан-ачык бозып яшәде. Кайчан теләде – шунда килде, нәрсә теләде – шуны эшләде. Опека органнарына мөрәҗәгать иткәч, «ул да – балаларның әтисе, аның да балаларга сезнең кебек үк хокукы бар» дигән сүз ишеттем. Дөресен әйткәндә, үкереп елыйсыларым килде. Мин тулысынча тормышны үзем генә тартам, балаларымның өсте бөтен булсын дип тырышам һәм аның балаларга тулы хакы бармы? Безнең илдәге законнар менә бу моментларны бөтенләй күздә тотмый. Кечкенә вакытларында исенә дә алып карамады,, мөстәкыйль була башлагач, кисәк кенә балалары кирәк булып чыкты. Ул аларны, урлап, Казахстанга алып китте. Моның өчен ул хәтта штраф та түләмәде, җинаять җаваплылыгына да тартылмады. Кеше безне мыскыл итте, балаларыма психологик җәрәхәт ясады, ә мин хастаханәгә эләктем, операция өстәленә кадәр барып җиттем. Ә ирем һәрвакыттагыча судан коры чыкты.

Нинди нәтиҗә ясыйсым килә: танышларым арасында минем кебек язмышлы әниләр бик күп. Кайберләре еллар буе балаларын кайтара алмый һәм аларның элекке ирләренә моның өчен берни янамый. Әни кешеләр кая барып бәрелергә белми, судтан судка чаба. Мондый ирләрне җаваплылыкка тарта торган законнар юк бездә. Алар үзләренә берни дә булмаячагын яхшы белә, шуңа да нәрсә тели – шуны кыланалар.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Әгәр дә мин артист булмасам, ул вакытта балаларымны кире кайтара алган булыр идемме икән? Миңа сәхнәдәшләрем дә, Татарстан Президенты да ярдәм итте. Мин барысына да бик рәхмәтле. Ләкин медиа-шәхес булмасам, берәр нәрсә үзгәртә алыр идемме икән? Минем кебек хатын-кызлар бик күп, аларга урамда һөҗүм итеп, балаларын урлап киткән очраклар да бар. Безнең кебек хатын-кызлар дәүләт тарафыннан берничек тә якланмаган.

Улларым бүген әтиләре белән аралашмый. Аны ата хокукыннан мәхрүм иттеләр. Ул хәзер безнең тормышыбызда юк. Балаларга: «Әтиегез белән очрашасыгыз килсә, каршы килмәячәкмен», – дип әйттем. Аларның үзләренең теләкләре юк. Кайвакыт әтиләре белән булган вакыйгаларны сөйлиләр дә, чәчләрем үрә тора. Ул аларны куркытып кына торган икән.

Дөресен генә әйткәндә, мин ул вакытта иремнең нәрсәгә үчләнгәнен дә белмим. Минем ул чорда иҗатым чәчәк атты, фатир мәсьәләсе хәл ителде, тормышымда башка кеше барлыкка килде. Шуларга эче пошкандыр, бәлки.

Бүгенге көндә безнең илдә гаилә кыйммәтләре юкка чыгып бара. Син беркемгә берни тиеш түгел, дигән девизга басым ясала. Иң беренче чиратта сиңа яхшы булырга тиеш. Ә бит гаилә ул – бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңә яраклашу. Ә безнең илдә «башта үзеңне кайгырт» дигән пропаганда бара. Кызларга кияүгә чыкканчы ук егетнең машинасы, фатиры булуы, кыйммәтле бүләкләр бирүе кирәк. Егетләр әйбәт кызлар очрата алмый. Дөнья акылыннан язган кебек. Хатын-кызлар да үзләрен ирләр кебек тота башлады. Кайвакыт мин үземнең хатын-кыз икәнемне дә онытып җибәрәм. Минем ял итү түгел, туктап тын алырга вакытым юк. Гел каядыр чабарга, балаларны, үземне тәэмин итү өчен хәрәкәттә булырга туры килә. Иҗат та күп чыгымнар сорый.

Безнең илдә гаилә мөнәсәбәтләре институты юк дәрәҗәсендә. Бер җенестәге никахлар хуплана, яшьләр шуны күреп үсә. Мәскәү ягына карасаң, анда инде бөтенләй аяныч хәлләр майтарыла. Болар, кызганычка, барысы да – замана кайтавазы.

Казахстанда, мәсәлән, балаларга гаилә мөнәсәбәтләрен өйрәтүче фән бар. Балалар аны 7 ел дәвамында укый. Ул фәнне уку программасына Назарбаевның хатыны керттергән. Әлеге тема бик актуаль бит, һәм гаилә мөнәсәбәтләренә өйрәтү, чыннан да, мәктәп партасы артында башланырга тиеш», – дип сөйләде Айгөл.

 

«Әгәр дә бу фотоны күрсә, әни мине «атып үтерә»

Социаль челтәрләрдә игътибарымны бер пост җәлеп иткән иде. Италиядә яшәүче Алсу Гомәрованың әтисе (әти-әнисе Татарстанда яши), картайган көнендә, 30 ел бергә гомер кичергән хатынын, физик мөмкинлекләре чикле баласын (Алсуның сеңлесе тумыштан инвалид) ташлап, башка хатын-кызга киткән. Алсу постында мәхәббәт булмаган тулы гаиләдә тәрбияләнгән үзен һәм ялгызы гына үстергән улын чагыштыра.

«Мин улыма 4 яшь вакытта ирем белән аерылыштым. Үземне бик гаепле итеп хис иттем.

Хәзер улыма 18. Һәм бүген ул миңа түгел, ә мин аңа үземнең әти-әниләремнән зарланам.

Әти-әниемнең ызгыш-талашларын, әлеге гаугалар өчен үземне гаепләвем, алар өчен «яхшы кыз» булырга тырышканнарымны хәтерлим.

Улымның минем әти-әниемә кагылышлы газаплануларымны аңламавына мин бик тә шат. Аның бу темага күңел җәрәхәтләре юк. Димәк, мин барысын да дөрес эшләгәнмен», – ди ул.

Алсу сәхифәсенә улының бабасының яңа хатыны белән төшкән фотосын да урнаштырып: «Әгәр дә бу фотоны күрсә, әни мине «атып үтерә», – дип язып куйган. «Әти белән әни бер-берсен 1нче сыйныфтан белә. 30 ел никахта яшәгәннән соң, әтинең шулай өйдән китүен әни, әлбәттә инде, кичерә алмады. Улымның үги әбисе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булуын да кабул итү кыен бирелә», – дип аңлатты ул бу сүзләрне.

«Үзегез элекке ирегез белән нинди мөнәсәбәтләрдә калдыгыз? Улыгыз әтисе белән аралашамы?» – дип тә кызксындым әңгәмәдәшемнән.

«Ирем белән аерылышкач, без, Маратка 12 яшь тулганчы, Мәскәүдә яшәдек. Соңыннан хәзерге ирем белән бергә Италиягә күчендек. 17 яше тулгач, улым, университетка керү максаты белән, әтисе яшәгән Казан шәһәренә кайтып китте. Ул бүген дә әтисе белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Әтисе аны университетка йөртә, аерым яшәсә дә, һәр көн диярлек аларда кунак була. Минем беркайчан да улымның әтисе белән аралашуына каршы төшкәнем булмады. Чөнки аның белән мин аерылыштым, улым түгел. Марат элек тә җәйге каникулларын әтисе янында Казанда уздыра иде. Элекке иремнең хәзерге хатыны да бик ягымлы хатын-кыз булып чыкты. Алар Марат белән дуслар. Кунакларга йөрешмәсәк тә, бер-беребезгә бүләкләр җибәрешеп торабыз.

Улымның минем хәзерге ирем белән дә аралары якын. Әле күптән түгел бергәләп сәяхәт иттеләр. Ул да улымны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Улымның ике гаиләсе бар, дип, горурланып әйтә алам мин», – дип сөйләде Алсу.

«Хатыны эшләмәсә, аны элекке ире тәэмин итеп торырга тиеш»

Италия – Европада аерылышучылар саны иң түбән ил санала. Әмма, һич кенә дә, романтиклар илендә мәхәббәт озын гомерле, дигән сүз түгел бу. Алсу фикеренчә, аерылышучылар монда да күп, милләтенә һәм кайда яшәвенә карамастан, бик авыр процесс. Ләкин биредәге халык аерылышкач та «психик сәламәт мөнәсәбәтләр» саклап калырга күбрәк сәләтле.

Беренчедән, Италиядә ялгыз калган хатын-кыз бик күп өстенлекләргә ия. «Ирем китте, баламны ничек ашатырмын» дип борчылырга аның бер сәбәбе дә юк. Икенчедән, Италия – аерылышу процессы еллар буенча сузыла торган ил. 3 ел эчендә ир белән хатын яңадан дуслашып кую ихтималы да зур.

Итальян халкы 40 яшькә кадәр әти-әниләре белән яши, яки хатын-кыз белән торган очракта да, никахын рәсмиләштерергә ашыкмый. Чөнки алдагысын уйлап эш итә. Алай-болай гаиләсе килеп чыкмаса, бу илдә аерылышу – бик күп нервы таләп итә торган, озак һәм катлаулы процесс. Аеруча да милек бүлешү. Бездә ничек? Ир белән хатыннын аерып куялар да: «Ярты машина сиңа, яртысы – миңа, ярты фатир синеке, яртысы – минеке», – диләр. Парның ничәдер ел буе җыйган малы урталай бүленә дә, бетте-китте.

Италиядә дәүләт кануннары ялгыз калган хатын-кызларга төрле яклап ярдәм күрсәтү яклы. Мәсәлән, ир, аерылышканнан соң, элекке хатынына яңа фатир сатып алырлык күләмдә акча түләргә тиеш. Аның өстенә, әгәр дә хатыны эшләми икән, балаларына алимент түләүдән тыш, аны да тәэмин итеп торачак әле ул. Исең китмәле, әйеме? Шуңа да итальянкалар моның белән бик оста файдала. Элекке ире ашатып торганда нигә дип эшләп йөрсен, рәхәтләнеп ял итә ул.

Әгәр дә ире эшләми икән, киресенчә, хатыны иренә акча биреп торырга тиеш була.

Шулай да гаилә бәхете челпәрәмә килеп, ир белән хатын аерылышырга карар кыла икән, Италиядә моның бик озак еллар дәвам иткән һәм бик күп чыгымнар сорый торган процесс икәнен аңларга кирәк. Аерылышканчы, пар «сепарационе» дигән этап уза. Яки бу – ир белән хатынга дуслашырга мөмкинлек бирә торган вакыт, үзенә күрә бер карантин.

Аерышырга гариза биргәннән соң, ир белән хатын аерым яши башлый. «Сепарационе» 3 ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә аерышырга теләмәгән як, тормыш иптәшенең ышанычын яңадан яулау өчен, кулыннан килгән бөтен нәрсәне дә эшли ала. Әгәр дә 3 елдан соң да аралары җылынмаса, суд аларны рәсми рәвештә аера. Ә инде милек бүлешү буенча сораулар күп булса, яки хатыны иреннән күбрәк акча таләп итә калса, аерылышу процессы бик күп елларга сузылырга мөмкин. Биредә аерылышырга гариза биреп, гомерләренең ахырына кадәр аерылышып бетә алмаган парлар да күп.

Италиядә суд баланың кем белән яшәячәген дә төгәл хәл итә. Россиядә 95 процент очракта бала әнисенә тапшырыла. Баланың әтисе белән күрешү вакытын, ешлыгын әни кеше билгели. Ә Италиядә әти кешенең дә баласын тәрбияләргә тулы хакы бар. Биредә бала бер атнада әнисендә, икенче атнада әтисе гаиләсендә яшәргә мөмкин, һәм бу – нормаль күренеш.

Италиядә ялгыз калган хатын-кызлар дәүләт тарафыннан якланган, аларның һәрберсе үз хокукларын яхшы белә. «Мескен ана 3 бала белән ялгызы, урамда калган», – кебек сүзләрне биредә беркайчан да ишетмәссез. Ир белән хатын аерылышкач та аралашырга, балаларын бергәләп тәрбияләргә мәҗбүр булып чыга. Шуңа күрә алар тискәре мөнәсәбәтләрдә яши алмыйлар», – диде Алсу.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2022
    Исемсез
    Ирлэреннэн аерылаларда, аннары ир сугеп яталар. Мин уземдэ , мин узем диеп. Ир булышмый, балаларны белмидэ диеп яталар. Аерылдын икэн, димэк узен шулай телэден. Тыныгызны чыгармыйча яшэгез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100