news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ышанасым да килми...» - көрәшче, эшмәкәр Илмир Сафиуллин вафат

news_top
«Ышанасым да килми...» - көрәшче, эшмәкәр Илмир Сафиуллин вафат
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айрат Сафиуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә авыр хәбәр җиткерә. Аның дусты, эшмәкәр һәм көрәшче Илмир Сафиуллин вафат булган. 

«Ышанасым да килми… Урының оҗмахта булсын, Илмир», – дип яза ул. 

Айрат сәхифәсенә дусты белән бергәләп җырлаган видеосын да урнаштырган.

Илмир быел Сочида узган Сабантуеның абсолют батыр булып калган иде. «Дуслар белән ял итәргә дип килгән идек. Көрәшеп карарга булдым. Бу үзенә күрә туган көнгә бүләк тә булды. Иртәгә минем туган көнем», – дип сөйләгән булган ул хәбәрчебезгә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар