Сочи Сабан туеннан репортаж: «Хыялыбыз – Сочида татар мәчете төзү»
25 июньдә Сочи шәһәре тарихында 19нчы тапкыр татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. «Татар-информ» хәбәрчесе Адлер ял итү һәм күңел ачу паркында оештырылган Сабантуйда катнашып, Сочи татарларының тормыш-көнкүрешен, хәл-әхвәлләрен һәм моң-зарларын белеп кайтты.
«Мәчет булмауга сусап яшәгән татарларыбыз»
Сабантуйның төп оештыручылары - Алик Уразаев белән Радик Илалов. Сочига биш ел элек күченгәннәр. Сабантуйның барлык чыгымнарын күтәрүчеләр дә нәкъ алар. Төгәл суммасын әйтергә кыенсынсалар да, якынча 500 мең сум тотылганын исәпләп чыгардылар. Оештыручылар Сабантуйны киләсе елда тагын та масштаблырак үткәрергә тели.
– Сочига килгәч, Радик белән таныштык, - дип башлады сүзен Алик әфәнде. – Татарлык белән җан аткач, күченеп килү белән милләттәшләребезне эзләргә тотындым. Татарлар күмәкләшеп «Голубые дали» микрорайонында урнашкан бинада җыелыша икән, алар белән аралаш башладым. Сөйләшә торгач, иң элек Сочида мәчет төзергә ният иттек, чөнки монда мөселманнар бихисап.
Җирле татарлар белән безне пандемия берләштерде. Бергәләшеп табибларны, күп балалы гаиләләрне тәм-томнар әзерләп алып барып сыйладык.
Биш ел вакыт аралыгында төрткәләшеп, әйткәләшеп алган чаклар да булды. Бер мәлне бөтен эшне ташлап чыгып китәсе килде. Әмма аксакалларыбыз белән киңәшләшеп, җәмгыять өчен шулкадәр эш башкарып та, аны туктатсак дөрес булмас иде, дидек. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан Корылтае, Татарстан Диния нәзарәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, - дип сөйләде оештыру комитеты рәисе Алик.
Алик чыгышы белән Төмән ягыннан. Алты баласы бар, хатыны белән тигез-тату тормышта яшиләр.
Оештыру комитеты рәисе урынбасары Радик Илалов – Татарстанның Нурлат шәһәреннән. Әңгәмәне дәвам итеп, ул киләчәктәге планнары турында сөйләде.
– Төп максатыбыз – Сочида барлык татарларны берләштерү. Алар монда бик күп, сигез мең тирәсе. Без 50-100 кешене белә торганбыздыр. Араларында төрле югары урыннарда эшләүче татарларыбыз да бар, ләкин алар ничектер кырыйда тора, үзләренчә яши. Аларны да җәлеп итмәкче булабыз.
Сочидагы университетлар белән дә элемтәдә торабыз, андагы татар студентларын барлап чыктык. Һәм, әлбәттә, мәчет төзергә телибез. Безгә хәзер мәчет төзер өчен Сочи шәһәре хакимияте, җитәкчеләренең рөхсәтен алу кирәк. Дагыстан яки чечен стилендә түгел, ә нәкъ татар стилендә төзеттерәсебез килә, - диде ул киләчәктәге хыяллары турында.
«Татарлыкны сакларга тырышабыз. Әмма оныкларыбыз инде татарча аңламый»
Пальмалар, магнолияләр үскән курорт шәһәрендә милләттәшләребезнең калфак-түбәтәй кигәнен күреп, күзләр камашты. Татарстаннан әллә кайда читтә яшәгән милләттәшеңне күреп, күңел үзеннән-үзе сөенгән иде. Алар бер дә оялмыйча «без - татарлар» дип, татарча сөйләшеп, күкрәк киереп, горурланып йөрде. Аларга карап, без дә үзебезне өебездә кебек хис иттек. Иркенәеп, ләззәт чигеп йөрдек.
Калфак киеп, мөлаем гына басып торучыларның берсе – Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән күченгән хезмәт укытучысы Зифа Шәяхмәтова иде. Ул Сочида сигез ел яши.
– Монда күченеп килергә кызым күндерде. «Син оныгыңны карарсың, мин эшләрмен», - диде. Кызым чит илдә яшәп алды, чит телдә сөйләшә. Мин дә эшли башладым. Күченгәннән соң бер ел үткәч, нык күңелсез булды. Беркемне белмисең бит инде. Оныгыма: «Утыр инде!» – дип үзем сизмәстән кычкырып әйткәнемне бер әби ишетеп калган да, минем татар булуым турында сорады. Каян белдегез дигәч, «инде дип әйткәнгә күрә», - диде. Шулай итеп, ул әби мине мондагы татарлар белән таныштырды.
Татарлар монда күп, җыелганы җыела. Күрешкәндә җырлыйбыз, биибез, гармунчыбыз бар, татар милли ашларын пешерәбез. Ничек тә булса татарлыкны сакларга тырышабыз. Әмма оныкларыбыз инде татарча аңламый, русча сөйләшергә туры килә. Татарлар булган җирдә башкортлар да бар, алар да безнең бинада. Барлык чараны бергәләп уздырабыз, - диде Сабантуй координаторы Зифа ханым. Ул Сабантуйга милли киемнәр дә тегеп биргән.
«Татар икәнлекләрен белмәгән кешеләр дә бар»
Күзгә чалынган матур татар әбисе – акъәби Әлфия апа Нәҗипованы да очраттык. «Ничә яшь бирәсез», - дип сорагач, югалып калдык. 80 яшьне тутырган икән инде ул. Бик сокландык үзенә. Татарлар белән аралашу, күрешү тансык булган ахры аңа.
– Сочида 20 ел яшим. Мин килгән елда татарлар бик аз иде, 20-30 кеше булганбыздыр. Хәзер 270тән артык кеше автономия әгъзалары булып санала. Монда татар икәнлекләрен белмәгән кешеләр дә бар. «Әни кайчандыр миңа татар булуым турында әйткән иде», - диде миңа бер хатын. Шундыйлар да бар шул. Безнең автономия барлыгын белеп, шатланып киләләр.
Без бик күмәк булып яшибез. Ураза гаете, Корбан чалу, Сабантуй кебек бәйрәмнәрне ел саен уздырып торабыз. Намазны калдырмаска тырышам. Җомга көнне оешмабызның бүлмәсенә килеп укыйбыз. Әрвахларга догалар кылабыз, исем кушу, сөннәтләү кебек йолаларны да үтибез. Хәзрәтләребез вафат булгач, укып йөрергә кеше ир заты булмады. Намаз укып, догаларны белгәч, миннән догалар укырга сорый башладылар. Ике елга якын абыстай булып йөрдем.
Шөкер, аннан соң ир-атлар килде. Муллабыз юк иде бит. Бу вазифа Мансур дигән егеткә күчте. Хәзер укый торган бабайларыбыз да бар, безне гарәпчәгә укырга да өйрәттеләр, - диде ул. Әлфия апа чыгышы белән Чиләбе шәһәреннән, әти-әниләре Татарстанның Мөслим районыннан күченеп килгән булган.
«Әйтеп-аңлата торган түгел, могҗиза шәһәр бу»
Татар бизәнү әйберләрен сатып торучы, татар милли киеменнән киенгән Гүзәл ханым Дасаеваны игътибар уңыннан калдыра алмадым. Ул «Минем Россия» этнография үзәгендә «Казан» павильонында эшли, Татарстанны тәкъдим итә. Казаннан күченгән. Сату ноктасында бизәнү әйберләреннән тыш нокта техникасы белән ясалган картиналары, чүлмәкләре, үзе теккән милли киемнәре бар иде.
– Мин рәссамнар гаиләсеннән. Барысын да үз кулыбыз белән эшлибез. Улым Алмаз зәркән әйберләрен җитештерү оешмасын җитәкли. Үзем иҗат белән шөгыльләнәм. Сочида ошагач, калырга булдым. Нокта техникасы белән ясалган картиналарны кеше алмый. Аның белән шөгыльләнү отышлы түгел. Үземә ошаганга күрә генә шөгыльләнәм, үз эшемнән ләззәт алам. Акча безгә бизәнү әйберләрен, сувенир эшләнмәләрен сатканнан керә. Нигездә, күргәзмә өчен эшлим инде, - диде ул.
Без сөйләшеп торган арада аның ярдәмче кызлары балчыктан чүлмәк ясау буенча остаханә уздыра башлады.
Тагын бизәнү әйберләрен сатып торган бер урын бар иде. Дүрт ел элек Әлмәттән күченгән Асия апа Иксанова эшли анда.
– Миңа 72 яшь. Исәнлекне ныгытыр өчен диңгез буена килергә уйладым. Диңгез һавасыннан зур файда күрдем. Бер танышым ничә еллар буе җәфаланган авыруыннан монда килеп дәва тапты. Үземнең дә өянәкләрем бар иде, ләкин Сочи һавасы булышты. Әйтеп-аңлата торган түгел, могҗиза-шәһәр бу.
Хәзерге вакытта «Голубые дали» микрорайонында урнашкан татар автономиясе бинасына намаз укырга йөрим. Һәр җомгада намазга җыелабыз. 5-6 кеше йөри. Намаз укыганнан соң, Коръән китабыннан сүрәләр яңгыратабыз, кешеләрнең әрвахларына догалар кылабыз .Татарстанга барып, гарәпчә укырга, язарга өйрәндем, мәдрәсәләргә барып, белем алып йөрим. Ниятем – дин буенча белемемне киңәйтү. Мәчетебез юк шул. Шуңа күрә кыенга туры килә, - дип өстәде ул.
Мәчет– көн кадагында торган мәсьәлә
Мәчет – көн кадагында торган мәсьәлә. Кем белән генә сөйләшмә, барысының авызыннан «мәчет» сүзе чыкты. Милләттәшләребезнең мәсьәләсе хәл ителер дигән өметтә калабыз.
Сабантуйда «сәдака» дигән тартмачык янында басып тора торган апа янына да килдем. Ул язучы Ольга Иванованың әнисе – Фәүзия апа Грачева булып чыкты. Мин Ольга ханымны татар җанлы рус кешесе дип уйлый идем, карасаң, яртылаш татар кызы икән бит. Фәүзия апа сәдаканы намаз укый торган бүлмәгә тапшыру өчен җыя икән.
– Әти-әнием Казан татарлары. Үзем Себердә туып үстем, монда күптәннән күчендем. Мәчет кирәк шул, мөселман зираты да юк монда, якындагы мөселман зиратына илтеп җирлиләр, - диде ул.
Каршыбызга җирле Аксакаллар шурасы рәисе Рәшит Заһиров очрады. Ул Сочида 21 ел яши, аңа кадәр 30 ел хезмәт иткән, хәрби кеше.
– Моңарчы Сабантуйны оештырырга әби-бабайлар ярдәм итеп килде, - дип сөйләде Рәшит абый.
«Сочида татарларны яраталар»
Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алия Мәүлетова Сочида татарларга яхшы караш булуын әйтте.
– Монда горурланып «мин - татар кызы», дип әйтәм. Безне беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Грузиядә мәктәптә укыганда татар булуымнан оялырга туры килсә, монда горурланып «мин – татар кызы», дип әйтәм.
Рәис булудан тыш, Октябрьский шифаханәсендә табиб-педиатр булып эшлим. Автономияне биш ел буе җитәклим. Сочида торганыма 12 ел булды. Бирегә Грузиянең Батуми шәһәреннән күченеп килдем, чыгышым белән Ульяновск ягыннан. Кызларыбызны да татар теленә өйрәтергә тырышабыз. Олы кызым намаз укый. Ирем – Ульяновск татары.
Автономиядә нинди дә булса авырлык була калса, аны үзебез хәл итәргә тырышабыз. Мондагы татарлар да, башкортлар да дус яши», - диде ул..
Сочи Сабан туеның абсолют батыры: «Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым»
Сабантуйның батыры Казаннан Ильмир Сафиуллин булды.
«Дуслар белән ял итәргә дип килгән идек. Көрәшеп карарга булдым. Бу үзенә күрә туган көнгә бүләк тә булды. Иртәгә минем туган көнем», – диде ул.
Җиңүчеләр исемлеге:
70 кг үлчәм авырлыгы:
- 1нче урын – Айнур Замадиев;
- 2нче урын – Джаминбек Камилов;
- 3нче урын – Флазибек Новрузов.
85 кг үлчәм авырлыгы:
- 1нче урын – Илнур Ярмөхәммәтов;
- 2нче урын – Ильмир Ямалов;
- 3нче урын – Альберт Шәмгәрәев.
90 кг үлчәм авырлыгы:
- 1нче урын – Ильмир Сафиуллин;
- 2нче урын – Таһир Хуҗагалиев;
- 3нче урын – Илфир Галимуллин.
Көрәшчеләрнең берсе – алып баручы, җырчы Ильмир Ямалов Сабантуйга өч баласы белән ял иткән җиреннән - 400 чакрым ераклыктагы Геленджик шәһәреннән гаиләсе белән килгән. «Сабантуй буласын ишеткәч, ял итә торган җиребез Геленджик шәһәреннән килергә булдык. Элек мин гел көрәшеп йөрдем», – дип сөйләде ул.
Краснодар өлкәсендә көрәш буенча турнирның вице-президенты Гадел Камеев оештыручыларга Сочида татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйның матур һәм күңелле итеп үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Милләтебезнең бәйрәме беркайчан да бетмәсен, өзелмәсен»
Чакырылган кунаклар арасында танылган татар көрәшчесе, СССР һәм Европа чемпионы Хабил Бикташев та бар иде. Сәхнәгә чыгып ул, барлык милләттәшләрне сәламләде:
– Сочида дусларым бик күп. Сочи – күпмилләтле халык, шуның 60 проценты – әрмән халкы. Калганнары – башка милләттән. Шуңа күрә, Сочины татар шәһәре дисәк тә була! Милләтебезнең бәйрәме беркайчан да бетмәсен, өзелмәсен иде. Үзебезнең татарларның дөньяда барлыгын белгертеп торып, бәйрәмнәрне уздырырга язсын. Дәртләнеп, бергә яшәргә язсын, - дигән теләкләрен җиткерде ул.
Тарихи ватаныннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә Сабантуй бәйрәмен киләчәктә дә үткәрергә насыйп булсын.