Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алай көлмәгез артистлардан» – Азнакайда бер ханым Илзидә Госман булып җырлый башлаган

news_top_970_100
«Алай көлмәгез артистлардан» – Азнакайда бер ханым Илзидә Госман булып җырлый башлаган
социаль челтәрләр

Җырчы Илзидә Госманның кулына сәер видео килеп кергән. Никах мәҗлесендә бер ханым Илзидә Госманның җырын куя да, аны микрофонга үзе җырлаган кыяфәт чыгара. Һәрхәлдә, видеоны карап, Илзидә Госман да, аның күпчелек язылучылары да шундый фикергә килгән. Артистка видеоны танышлары юллаган.

«Азнакайда тагын бер «Илзидә Госман» бар икән бит. Танышларым җибәргәч, моңа ни сөенергә, ни көенергә белмәдем… Җырлыйсы килгәч, ник баянга кушылып, я а`капелло, рәхәтләнеп, үз тавышы белән җырламый икән, болай кеше алдаганчы? Җитмәсә, никах мәҗлесендә. Сез ничек уйлыйсыз?» – дип үз фикерен белдерә җырчы әлеге видеога карата.

«Җырлыйсыгыз килгәч, үз тавышыгызга яздырыгыз. Илзидәмә кушылып, авызына микрофон терәп кабатлый. Алай көлмәгез артистлардан. Һәркем үзе булып, үз тавышына җырласын»;

«Кеше алдау була түгелме соң бу??? Алай ярамый инде… Бик тә дөрес әйтәсез, Илзидә»;

Илзидә Госманованы тыңлаган тамашачы аның тавышын беркемнеке белән дә бутамас, аның тавышы үзгә. Күренеп тора бит инде, анын җырын куеп боргалана, кешене шулкадәр алдап була, ди, микән?» – дип ябырылганнар әлеге ханымга Илзидәнең «подписчик»лары.

«Үз тавышы белән җырлыйдыр, дип уйлыйк. Монда Илзидәнең тере тавышыннан аерыла, эмоцияләре дә аз. Илзидә, сөен җырыңны җырлауларына, һәр кешенең үз юлы, үз моңы»;

«Охшаш тавышлар була инде ул, ник алай язасыз, кызлар. Мирсәет Сөнгатуллинның тавышы Илһам Шакировныкына охшаган. Абау, каты әйтәсез», – дип, әлеге ханымның шулай җырлый алуында шикләнүчеләре дә; «Студиядә яздырган җырларыгызны яратып тыңлыйм. Концертыгызга бер бардым – шул җитте... Фонограммага колагым тонып кайтты», – дип, Илзидә Госманның үзен «эләктереп» алучылары да бар.

Бу хәлгә йомгак ясап, Илзидә Госман, тагын бер вакыйга турында сөйләп үткән.

«Әлеге постка карата фикерләр күп килде. Теләктәшлек белдерүчеләр дә, сүгеп язучылар да булган.

Мин җырымны ошатсалар, башкарсалар – сөенәм генә. Әмма ул ханымның минем тавышны үз тавышы итеп җырлаганына гаҗәпләндем.

«Минус» дигәннән, үзем белән узган сезонда булган хәлне сөйләп үтәсем килә. Узган сезонда мин Ирек абый Габдрахманов оештырган концертларда Башкортстанда гастрольләрдә булып кайттым. Мине махсус кунак буларак чакырдылар. Бер зур гына авылга килеп төштек. Клуб мөдирләре матур итеп табыннар белән каршылады. Әмма шунда эшләүче бер апа миңа зурлап үпкәсен белдерде. «Менә шушы җырның «минус»ын сорап язган идем, син миңа җибәрмәдең», – ди. «Килер, күренер ул кыз, клубыма кертмәм, дип әйткән идем», – ди. Мин инде уен-көлкегә борып җибәрдем. «Мөмкинлегем булганда җибәрәм, күрмәдем дә, хәтерләмим дә», – дидем. Чыннан да сез бик күп. Һәрберегезне яратсам да, барысын да укып бетереп булмый. Концерт куйдык, халык яратты, фотоларга төштек. Ә инде күпмедер вакыттан соң оештыручым: «Илзидәнең генә концертын оештырыйк», – дип сораган. «Юк, мин ул кызны аяк та бастырмыйм», – дигән. Ярар, минәйтәм, куйдырмаса, ил буйлап меңәрләгән район, авыл. Менә шундый мәшәкатьле яклары да бар артист тормышының», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100