Җырчыларның мәктәп еллары: Алсуның беренче үбешүе, дәрестән качучы Динә, оялчан Рафаэль
5 октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Сез яраткан җырлар» дигән караоке-концерт узды. «Интертат» хәбәрчесе Укытучылар көненә туры килгән тамашада артистлардан аларның беренче укытучылары, мәктәп еллары турында сораштырды.
«Сез яраткан җырлар» концерты караоке форматында оештырылган. Җырчылар сәхнәдә җырлый, теләгән тамашачылар өчен аста, сәхнәнең ике ягында микрофоннар куелган, кем тели – торып кушыла ала.
Балачакның кызыл төсле әлеге китабын күпләр хәтерлидер. Әлеге концертта да күңелгә тигән моңлы җырлар яңгырады. Иң беренче булып сәхнәне Сәйдә Мөхәммәтҗанова гөрләтте. Ул тамашаны халык җырлары белән башлап җибәрде, тамашачылар беренче җырда ук аңа кушылып җырлады.
Концерт Укытучылар көне белән туры килү сәбәпле, мин җырчыларның беренче укытучылары, мәктәп еллары турында сораштырырга булдым. Алар исә мәктәптә булган кызыклы тарихлары белән бүлештеләр.
«Кызларны сугышып яклый идем»
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова:
Беренче укытучыбыз бик абруйлы укытучы иде. Ул инде пенсионер булса да, балалар белән эшли белә торган, «Сталин вакытыннан калган» бик акыллы ханым иде. Беренче укытучы бит истә кала, аның йомшаклыгы, балалар белән сөйләшүе… Мин укырга һәрвакыт ашкынып бара идем. Бик яраттык, хөрмәт иттек, «юк, мәктәпкә бармыйм» дигән әйберләр булмады бездә. Менә 3нче сыйныфта яңа, яшь укытучы килде. Безне укытырга дип студентка җибәрделәр, ул – янып торган кып-кызыл чәчле апа иде. Шул 3нче сыйныфта бераз киреләнеп алдык инде.
Сугыша идек, дип әйтә алмыйм, әмма кайчакта мин кызларны сугышып яклый идем. Ләкин ничектер сүз белән дә сөйләшә ала идек. Мәктәптә бик тыйнак идем, әтиебез – коммунист, әби безне шундый дөрес юлда тәрбияләде. Укытучыларга нәрсәдер әйтергә – син нәрсә, кеше белмәсен, ишетмәсен дип, үзебезне кулда тота идек.
Укытучы һөнәре һәрвакыт авыр булган. Шуның хәтле күп энергия, шундый чыдам булырга кирәк. Үзеңне тоя белергә дә, вакытында дөрес сүз белән юата белергә дә, укымый торган баланы «әйдә, укыйбыз» дип ничектер «төртергә» дә кирәк.
Улым Сөләйман мәктәптә укыганда, мине конкурс өчен ниндидер постановка куярга чакырган иделәр. Мин анда 3 сәгать кенә булдым, балалар янында, шул көнне кайттым да яттым, аудым. Чөнки бөтен көчемне бирдем ул балаларга, бер көн генә әле бу. Мин шушы вакытта укытучының ничек арыганын аңладым. Бик авыр хезмәт, аларга саулык-сәламәтлек, сабырлык телим. Нервы какшата торган балалар әзрәк булсын, күп иттереп акча телим.
«Ничектер башым китте минем анда...»
Дилә Нигъмәтуллина «завуч кызы» булган икән, мәктәп елларын ул елмаю белән искә алды:
Беренче укытучыбызны күптән түгел генә озаттык. Бик җылы хатирәләр бәйләнгән аның белән, безнең сыйныф та бик дус иде. Без хәзер дә еш очрашып торабыз, иң актив чат – шушы «сыйныфташлар» чаты. Минем сыйныфтагы кызлар да – иң якын дусларым. Бүген дә мине концерттан соң көтеп утыралар, кайчан киләсең, дип.
Мәктәптә укыганда мин бик-бик тыйнак булдым. Укытучы кызы идем, завуч кызы. Уңга да, сулга да уйлап кына атлый идем. Укытучы балаларының инде һәрвакыт башларында «әни янәшәдә» дигән уй яшидер, ул беркайчан да китми. Синнән аеруча да күп сорыйлар, җаваплылык зуррак. Син тәртипле булырга тиеш, «син – укытучы кызы» дигән шундый тамга гомергә.
Мин 10нчы сыйныфта әзрәк уйнап алдым. Ничектер «башым китте» минем анда – кыска итәкләр киеп йөри башладым, дәресләрдән кача идем. Менә нәрсә ярамый, шуларны эшли башладым инде. «5»кә генә укый идем, әзрәк төшеп калдым. Укытучылар: «Дәрт кердеме әллә», – дип сүгә иделәр. Ләкин аннары ничектер тынычландым, хәзер мәктәп елларын җылы хатирәләр белән генә искә алам.
Фәридә – Алсу дуэты: «Без укытучылар булырга тиеш идек»
Фәридә:
Беренче укытучымны, әлбәттә, хәтерлим, ул шундый мөлаем, мәрхәмәтле иде. Без бит Алсу белән укытучылар булырга тиеш идек, икебез дә Казан педагогика университетын тәмамладык. 4 курста безнең мәктәптә практика булды, шуннан соң диплом алгач, 1996 елда дуэт буларак чыгыш ясый башладык, башка юлдан киттек. 2 елдан безнең дуэтка 30 ел була – юбилей.
Алсу:
Мин үзем Башкортстан республикасы Бакалы районында үстем. 1нче сыйныфка барганда укытучым Лилия Петровна каршы алды, бик мөлаем апа иде. Бүген дә хәтерлим, ул миңа Маяковскийның авыр шигырен ятларга кушты – «Разговор с товарищем Лениным», ул шигырьне һаман да яттан беләм.
Бик кызыклы хатирә исемә төште: 5-6 сыйныфларда укыганда, мәктәптә биюләр оештырырга өйдән магнитола алып барган идем, бик авыр иде ул. Шуны алып кайтырга бер егет булышты, кайтып җиткәч, аны битеннән үбеп алдым. Мәктәптә беренче үбешү булып шушы мизгел истә калган.
Кызганыч, безнең мәктәптә татар теле юк иде, гаиләдә генә татарча аралашып үстек. Гаиләдә русча берәр сүз әйтсәң, әти һәрвакыт «аңламадым, кабатла әле» дия торган иде. Мин аңа бик рәхмәтле, алар да бит инде – безнең өчен укытучылар. Бүген барлык укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә, аларга күбрәк игътибар бирсәк иде.
Кызларга «5»ле куючы Рафаэль Латыйпов
Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйпов өчен укытучы һөнәре аеруча да якын, чөнки ул 11 ел мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән. Динә Латыйпова аны сәхнәгә дә «кызларга «5»ле куючы Рафаэль Латыйпов» дип чакырды. Рафаэль абый мәктәп елларыннан үзенең истәлекләре белән бүлеште:
Беренче укытучым Гыйльметдин исемле абый иде. 1-4нче сыйныфларда укытты. Кечкенә генә абый инде ул, таяк белән генә йөри иде. Барыбер бик әйбәт белем бирде, без аны бик ярата идек. Әле дә күз алдымда тора ул.
Мин мәктәптә бик тыныч бала идем, алай әллә нәрсәләр эшләмәдем. Кызлар артыннан йөрмәдем, оялчан идем. Шул чәчләрен тарта идек инде, чынлап, ничектер сугышканым булмады. Спорт белән шөгыльләнә идем, рәсем ясый, стена газеталары чыгара идем. Һәр ел чаңгычылар бәйгесендә катнаштым. Бик матур урында, күл буенда үстек без. Җәй көне шунда йөзә идек, кыш көне чаңгыда йөри идек. Уен белән узды мәктәп елларыбыз, ул вакыттагы балачак бөтенләй башка иде инде ул, хәзерге белән чагыштырып булмый. Бик күңелле була иде, урамнан кайтып китми идек.
Кызык хәлләргә килсәк, балалар бакчасыннан качып киткәнемне хәтерлим. Бер иптәш малай белән качтык, күлне чыктык та, шунда яттык көн беткәнче. Өйгә кайтырга ярамый, орышырлар дип куркабыз, көне буе яттык шунда.
Бүгенге көндә укытучыларга сабырлык телисем килә, әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен яхшы беләм, бик күп көч, энергия таләп итә. Исән-сау яшәргә, белем бирергә язсын.