Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: «Хатын шаккатыра белә»

news_top_970_100
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: «Хатын шаккатыра белә»
Абдул Фархан

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира яки, Ришатча итеп әйткәндә, Тәтишка көтелмәгән сюрпризлар ясарга ярата. «УНИКС»та узган туган көн концертында да тормыш иптәше җырчыга көтелмәгән бүләк ясаган – гармун бүләк иткән.

«Тәтишкә! Хыяллар чынга аша. Хатын шаккатыра белә инде минем. Башта «бүләксез калдым» дип шаккаттым, аннары – бүләкнең үзеннән.

Бу постны да соңлап кына куям, чөнки буш вакыт килеп чыгу белән шыңгыр-мыңгыр гармун тартам, түзсен генә күршеләр. Үз бүләге булгач, Тәтишка да сүз әйтә алмый. Шунысы кызык, ул аны аңлап бүләк иттеме икән?

Ярар, бераз шомаргач, минем йорт яныннан узып барганда «Бу моң кайдан агыла икән?» дип гаҗәпләнмәгез. Ул мин булырмын», – дип язган Ришат социаль челтәрләрдә. 

Эльмира үзе «Интертат»ка Ришатны туган көнендә бүләксез калдыруы, зур сюрпризны концерт барышында ясарга җыенуы хакында сөйләгән иде.

«Бу видеоны елап карадым. Бер-берегезгә терәк булып, бер-берегезгә кирәк булып, алдагы көндә дә тиңлектә, тигезлектә, тиң мәхәббәт белән яшәгез», «Шәп бүләк», – дип сөенгән тамашачылары да яшь пар өчен. Җырчы Лилия Хәйруллина Ришатны: «Синең хатының бик шәп», – дигән комментарие белән үсендергән.

Тәтишканың сәхнәгә спорт киеменнән чыгуына игътибар итүчеләр дә табылган. «Матур итеп киенә генә белмәгән», – дип язып калдырган бер ачы теллесе.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 март 2023
    Исемсез
    бу жырчы алкоголиктан туган дилэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100