Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов концерты: «Мин – артист, сез – тамашачы» барьерын гадилек бозды

Ришат Фазлыйәхмәтов концертына «Интертат» журналисты барып кайтты.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов концерты: «Мин – артист, сез – тамашачы» барьерын гадилек бозды
Абдул Фархан

Журналист уйланулары

Тырыш кешеләрне мактарга кирәк. Тырышлык – ул батырларның, үзләренә ни кирәген төгәл белүчеләрнең сыйфаты. Кызганыч, барыбыз да, ниндидер максатка ирешү өчен адымнар ясый башлагач, төрле каршылыклар белән очрашабыз. Мәсәлән, шул ук тәҗрибә җитмәү. Тәҗрибә барысын да үз урынына куя һәм осталыкка өйрәтә. 

Менә шундый уйлар белән кайттым Ришат Фазлыйәхмәтов концертыннан. Аның тәҗрибәсе юк түгел, ул бар, тик әллә шушы тәҗрибәне Ришат төгәл итеп эшкә җигә белми, әллә башкасы… Мин шәхсән үзем бүгенге көнне Ришат Фазлыйәхмәтовны эстрададагы егетләр арасында төзелгән унлыкка бер уйламыйча кертер идем. Аның тамашачысы бар. Үз моңы, үз стиле бар. Мәскәүдән, бер делегация булып, ханымнар концертка рәхим иткән иде. Димәк, аны тыңлыйлар.

Бу концертта иң яхшысы һәм тамашачыга кирәклесе – ул Ришатның җырлавы. Җырчыдан җырлау өмет итәбез бит инде, килешерсез. Ниндидер цирк номерын яки башасын түгел. Ришат әйбәт җырлады, алып баручылар – Таһир Гайнуллин һәм Рамил Шәрәфиев (алар турында соңрак) әйтмешли, «кан тамырларын бөтереп» җырлый ул. 

Ришат 2012 елда – әтисен, 2016 елда әнисен югалта. Әнисенә һәм әтисенә багышлап берничәҗыр башкарды Ришат. «2012дә – әтине, 2016 елда әниемне югалттым. Дуслар, үзегезне минем урыныма куеп карагыз. Нәрсә дип әйтер идегез микән сез миңа? Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтле мин. Аллаһ мине шушы юлдан алып чыгып, сәхнәгә бастырып, тамашачым белән күрештерде. Мин сезнең алда баш иям», – диде ул.

Ришат җырларны аңлап, җиренә җиткереп башкара. Ришатның әти-әнисен сагынуына, исән чакта аларның кадерен белүгә өндәве ихлас иде. Ничә яшьтә әниеңне һәм әтиеңне югалтсаң да, бик авыр. Җырчы бу теманы артык эксплуатацияләмәде, «артык кызгандырмады», дип уйлыйм мин. Мисал өчен, Илнат Фәрхуллин үзенең концертында «тамашачыны кызгандыру» ысулын куллануны бераз арттырган иде. Җырчыларның, тамашачы җыям дип кайбер темаларны «каезлауларына» бәйле бер әллә чын, әллә юк мәзәк шикелле хикәят сөйлиләр. Фирзәр Мортазин Салаватка, шаяртып: «Жәл, әниең исән, әнине югалту турында бер җыр язган идем», – дигән булган, имеш. Җырчылар арасында шулай сөйлиләр. 

Мәхәббәт турындагы җырлары да күңелемә ятты. Мин Ришатның концертында беренче тапкыр булдым. Үтә дә матур җырлары бар икән аның. 

Авторларны атап җырлавын да мактап үтик. Һәрберсен әйтте, аларны истә дә калдырырга кирәк бит әле. 

Ришатның концертына мин бары тик матур җырлавын гына ишетергә килдем. Әйе, җырчы сөйләргә тиеш инде ул, әмма артыгы белән түгел. Бу концертта Ришат күп сөйләде. Артыгы белән. Менә мин уйландым да шушы күп һәм тиз сөйләүнең нидән килеп чыкканын аңладым. Бу – Ришатның гади булуының бер сыйфаты. Артист һәм тамашачы арасында барьер булырга тиештер. Әллә кая ераклашу да кирәкмәс, тик аның «практически» ачылып бетүе дә бик урынлы булмады. Эчүен дә сөйләде ул, хатыны Эльмирага машина бүләк итүен дә әйтеп үтте, аннан соң сәхнәгә менгән һәркем турында ниндидер бер тарих сөйләде, тамашачыны сәхнәгә менүче белән таныштырды һәм башкалар. Үз-үзеңне тота белү кирәк. Син бит сәхнәдә, син – артист, ә кайдадыр кунакта түгәрәк өстәлдә утыручы түгел. Серлелек сакланырга тиеш. Сөйләрлек сүзләр бардыр инде ул, тик бу бит Ришатның соңгы концерты түгел, Амин. Бу концерт – соңгы мөмкинлегем, шуңа күрә барысын да чыгарып чәчәм әле, дигән кебек килеп чыкты. 

Алып баручылар 

Концертны «Татар радиосы» баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев һәм «Салават» җыр театрында 16 ел дәвамында эшләгән Таһир Гайнуллин алып барды. «Экспериментальный дуэт» дип язып чыккан идек алар турында. Эксперимент уңышлы булды, дип үк әйтә алмыйм инде мин, гафу. Рамил белән Таһир – бик аерылып торучы шәхесләр. Таһир әфәнденең концерт дәвамында ничә тапкыр «Аллаһка шөкер» дигәнен санап бетерә алмадым. Бигрәк күп әйтте ул аны. Рамилнең тавышы куелган, ул – конферансье, ә Таһир абый – ничә еллар дәвамында көлкеле образларны уйнаган артист. Таһир абый кычкырып сөйли, ә Рамил бер тонда гына алып бара. Шушы контрастны кабул итә алмадым мин. Кызык микән инде… Таһир Гайнуллинның нигә Салаваттан китүе, кайда эшләве, ничә бала үстерүе әйтеп үтелде. Бу бит аның концерты түгел. Берара Таһир әфәнденең бенефисына килеп утырган кебек тоелды. Рамилнең дә өйләнүе яки өйләнмәве кызык, мәсәлән, тик аныкы әйтелмәде.

Аннан соң Рамил үзенең сәләтен тиешле дәрәҗәдә кулланып бетә алмады. Тыйнаклык микән инде бу? «Үз тәлинкәсендә» булмады кебек тоелды.

Кайбер шаяруларны халык кабул итмәде, юмор турында, гадәттә, «атмады» диләр. Ул юмор еш кына «стенд-ап» форматында булды. Аны отып алыр өчен, алып баручыны тыңларга кирәк.

Ике алып баручы булгач, Ришатның сөйләве, язып үткәнемчә, кирәкми иде. Җыр – әз, ә сүзе күп булды кебек. 

Тагын бер мактауга лаеклы як

Самир исемле бер егет чыкты сәхнәгә. Мин – хыялый, уйлап утырдым: татарчасы әйбәт, димәк, татар эстрадасының әле киләчәге бар. Раяна исемле бер кыз да чыгыш ясады. Салават абый белән чагыштырдылар Ришатны. Салават абый үз шәкертләрен сәхнәгә чыгара, ә менә Ришат – сәләтле балаларны. Охшаш яклар булса да – мәсәлән, көлү манерасы, Ришатны легендабыз белән чагыштырасым килми…

Җырчыны кем беләндер чагыштырып, охшаш якларны табу – ул аны түбәнәйтү. 

«Зәм-зәм суы»

Ришатка бер тамашачы Зәм-зәм суын бүләк итте. Сөбханаллаһ! «Рәхмәт» дип ал да бетте бит инде. Юк, Ришат «Колхуалла»ны укыды. Башта исенә төшерде, соңыннан дога кылды. Кирәкми иде, дип уйлыйм. Тамашачыга ярыйм дип, артык кылану кирәкми! Менә мин дога да беләм, дигән кебек булды инде бу. Ничек бар – шундый булуын теләдем Ришатның. Артист бит инде белеме буенча, тик, күрәсең, актерлык осталыгы дәресләренә бик йөрергә яратмаган ул. Яисә, «театрда артык уйнап күрсәтүең уртача уйнавыңа караганда яхшырак» дигән сүзләрне кагыйдә итеп алып, чамасын онытты.

Остазларыннан Татарстанның халык артисты Кирам абый Сатиев бар иде. Башкаларны күрмәдем. Фирзәр Мортазин килергә тиеш булган, тик килү җае чыкмаган, күрәсең. 12нче рәт, гомумән, буш иде диярлек. Ә ул рәттә, гадәттә, чакырылган кунаклар, дуслар утыра. Килмәделәр микән, әллә Ришат чакырмаганмы?

Һәр адым безне ныгыта. Бу концерт Ришатка күп дәресләр биргәндер, хатыны Эльмира аңа, өйгә кайткач, тәмләп, җитешеп бетмәгән якларын әйткәндер. Программа буш түгел. Сүз куп булса да, ниндидер истә калган мизгелләр бар. Мунча себеркесе, ягъни миллек тә булды. Ришатның хатынын күпләр «Тәтишка» дип белә бит. Хатынының исемен дөрес атаучы тамашачыга бүләк ителде ул миллек.

Эльмира үзе дә сәхнәгә чыкты. Ул иренә үткән туган көне уңаеннан баян бүләк итте. (Җырчының туган көне – 15 февральдә. Ришат Илһам Шакиров һәм Муса Җәлил кебек шәхесләр белән бер көнне тууы белән горурлана). Шул бүләкне биргәндә дә инде, и кочаклаштылар! Ришат хатынын чөеп тә алды –бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, кабат артыгы белән уйнадылар. Ихлас булганга, эмоцияләргә биреләләр микән алар? «Тыкылдама», – дип, үзе сөйләде Эльмира. Монысы да кирәкми иде, сез бит абзар артында түгел, ә сәхнә түрендә. 

Аңлавымча, Ришат үзе баянда уйный белми. Шуңа күрә җырчы сәхнәгә укытучысын Кирам Сатиевны дәште. Кирам абый «Әйткән идең» көен уйнады, Ришат аңа кушылып җырлады.

Сүз уңаеннан, Эльмираны мактап үтим. Концертның бер 67 проценты – аның тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсе. 

Сәхнә бизәлеше дә ошады. Команда да тулы: ике баянчы, ике бэк-вокалист, гитара, барабан, биючеләр.

Мине иске карашлы димәгез, иң колакка бәрелгәне – Ришатның сәхнәдә «Артистлыкка укыдым да, ни х...на да артист түгел» диюе булды инде. Сәхнәдән сүгенү сүзенең иң әшәкесен кулланмаса да, үзен контрольдә тота алмавы – бер дә мактала торган гадәт түгел. Бу – аның гадилегедер. Әйтәм бит, барьер юк. Мин – артист, ә сез – мине тыңларга дип килгән тамашачы – менә концепция. Концертта дуслар, туганнар кебек булу, «бар да нормально», үзебезчә ял итәбез бүген» дигәнне кабул итмим. Син ял итмисең, Ришат, син эштә! Синең иңнәрендә җаваплылык ята, мин, тамашачы буларак, сине хөрмәт итеп килгәнмен. Син дә миңа –тамашачыңа – хөрмәтле бул. Ихтирамлы бул миңа, дустыңа караган кебек: «Аңа ярый инде», – дип карама. 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 19 март 2023
    Исемсез
    Концерт чыннан да чиле- пешле булды: кирэксез артык суз, мэгьнэсез килеп чыккан шаярту, тавышын да саклап бетерэлмэн Ришат. Бу
  • 26 февраль 2023
    Исемсез
    Бик акыллы мэгьнэле сузлэр.
  • 26 февраль 2023
    Исемсез
    Даааа
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100