Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова, сүгенә-сүгенә, мәктәп кирәк-яраклары бәяләреннән зарлана

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова, сүгенә-сүгенә, мәктәп кирәк-яраклары бәяләреннән зарлана
«Татар-информ» архивы

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә шатлык – кызлары Асылбикә 1нче класска бара. «Безне котлый аласыз – безне мәктәпкә кабул иттеләр. 25се көнне беренче «пробный» көн, диделәр. Булды, безнең бала 1нче класска бара, әлхәмдүллилләһ. Барлык әти-әниләргә сабырлык, һәммә кешенең барысы да килеп чыксын», – дип сөйләгән Гөлназ социаль челтәрендәге сторисларда.

Гөлназ кызларына рюкзак сайлауны да социаль челтәренә урнаштырган. Ул сторисларда мәктәп кирәк-яракларына бәяләрнең кыйммәт булуыннан зарланган. «Сез миңа аңлатыгыз, зинһар... Рюкзаклар 6 мең, 4 мең тора. Күн сумкалар да арзанрак тора кебек», – дигән Гөлназ. Һәм 5999 сумлык рюкзакны фотога төшереп, «ох...ть» дип тә язган.

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың социаль челтәреннән

Шулай да киләсе сторисларда ул Асылбикәгә 4 меңлек рюкзак алуын сөйли. «Минем балама әйбәт ранец алырга мөмкинлегем бар. Рәхмәт. Һәм бренд өчен түгел, сыйфат өчен түләргә әзер», – дигән Гөлназ. Рюкзакны һәм алган чекны да төшереп керткән.

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың социаль челтәреннән

«Без мәктәпкә «Вьетнамка»да киенгәндә, беркемне дә сыйфат, бренд та борчымый иде – бары «доступно» иде. Адоратскийда исә кыйммәтрәк иде», – дип үзенең мәктәптә укыган елларын да искә алган җырчы.

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың социаль челтәреннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100