Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ренат Ибраһимов вафат

news_top_970_100
Җырчы Ренат Ибраһимов вафат
"Татар-информ" архивы

Җырчы, РСФСРның халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Мәскәү татарлары «Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте. 

«Бүген 19.01 сәгатьтә йөрәге туктаган. Кызы белән дә, тормыш иптәше белән дә сөйләштем. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм берничек тә ярдәм итә алмаган.

Ренат безнең штабта бик еш була иде.  Сәламәтлегенә зарланганын ишеткәнем булмады. Әле ике атна элек кенә дә килгән иде. Шундый талантлы кешенең арабыздан китүе бик кызганыч», – диде ул. 

Ренат Ибраһимовка 74 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте. 

Ренат Ибраһимовның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Җырчы Украинаның Львов шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Россиянең халык артисты, Татарстанның Тукай премиясе лауреаты. Әтисе Ислам педагог, сугыш вакытында артиллерист булырга укый. Ренат Ибраһимов Казанның №6 мәктәбен һәм музыкаль мәктәбен тәмамлый, консерваториядә укыгач, опера театрында эшли. 1975 елда Сочида узган «Красная гвоздика» җыр конкурсында беренче урын алгач, союз күләмендә таныла. 

Хатын-кызлар белән илһамланып яшәгән Ренат Ибраһимов өч тапкыр өйләнә. Хәзерге тормыш иптәше Светлана иреннән 40 елга яшьрәк. Алар ресторанда танышканнар, Светлана анда официант булып эшләгән. Аларның уртак 4 балалары бар. 

Ренат Ибраһимовның элекке никахларыннан да балалары бар.

Беренче никахы – Тамарадан ике кызы – Надежда (Франциядә яши) һәм Вера (Мәскәүдә яши) бар.

Икенче хатыны Альбинадан улы Солтан, кызы Айя туа. 

Светланага Ренат Ибраһимов 2009 елда өйләнә. Кызы Асылбикә (2008), Аиша (2010), Мәрьям (2017), Атилла (2013). 2018 елда алар тагын бер балалары туачагын хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100