Җырчы Рамил Галимҗановның дүртенче улы туган! Сөенечле хәбәрне «Күңел» радиосының «ВКонтакте» сәхифәсендә җиткергәннәр.
«Әти-әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз зирәк акыллы, тәүфыйклы, сәламәт булсын!» – диелә котлауда.
Рамил Галимҗанов – Әлмәттә яшәп иҗат итүче җырчы. Ул күпләргә Эльмира Сөләйманова белән дуэтлар башкаручы буларак та таныш.