news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә Салават белән яши торган адашы белән танышкан

news_top
Җырчы Нурзадә Салават белән яши торган адашы белән танышкан
"Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдинов виртуаль дуслары һәм тамашачылары яратып карый торган йорт кошларын даими күрсәтеп тора. Ул күптән түгел Нурзадә кушаматлы тәвә кошы белән таныштырды.

«Бергә ашыйбыз, эшлибез, ял итәбез, йокламыйбыз гына. Исеме – Нурзадә», – дип таныштырган иде җырчы ул вакытта.

Җырчы Нурзадә Салават Зәкиевичның кош-кортлары янына барып, адашы белән танышып кайткан. Видеода күренгәнчә, җырчыга яңа танышының исе китмәгән, ул, борылып та карамыйча, атлавын дәвам итә.

«Кәбестә яратамыни? Нәкъ минем шикелле икән, охшаса да охшар. Нурзадә, иптәш, карагыз инде, кил әле. Менә бит Нурзадә исемле тәвә кошы. Бу кадәр миңа охшагансың син», – дип, җырчы адашын сыйпап та карый.

Фото: © Нурзадәнең социаль челтәрдәге битеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар